Чит илләрдәге милләттәшләребез

Чит илләрдәге милләттәшләребез

Милләтебезнең тарихы турында язганда Ватаннан читтә, чит илләрдә яшәгән татарлардан, Голҗада яшәгән милләттәшләргә аеруча тукталырга тиешлебез. Сан җәһәтеннән күп булып, эшләре игътибарга лаек булганга, Шәркый Төркестанда (кытайлар басып алган Шинҗан, ягъни «Яңа җир» дип аталган бу өлкәдә Голҗа, Өремче, Чүгәчәл, Алтай вә башка районнарда да, татарлар яшәгән.

1950 елларда 9-10 мең тирәсендә булып, милләтебезнең тарихына язылырлык күпләгән яхшы эшләр эшләгәннәр.


Мәдәнияттә, сәнгать тәрәккыятендә бик артта калган, табигате бик матур, җир байлыгы мул булган, тормыш өчен һәр тарафтан камил җитешкән Голҗа районы – татарларның иң төп урнашкан урыны. 1850 еллардан башлап сәүдә белән, соңрак вакытында төрле кысылулар аркасында Казакъстанга күчкән татарлар акрынлап Голҗага җыйналалар.


Мамадыш өязе Югары Арбасык авылында яшәгән минем бабам Садри да Ватанын ташлап китәргә мәҗбүр була.


1910 еллар тирәсендә ятим Салихның бер туган абзыйсы Галиәхмәд Голҗада рус почта идарәсе башлыгы вазифасын башкара, әтием дә, кечкенә кибет ачып, сәүдә кыла башлый.


1912 елларда Голҗа каласының көнбатыш районында татарлар, җир сатып алып, татар мәхәлләсен кора башлыйлар. «Яңа кала», ягъни русча «Новый город» дип атала иде. 


Иске каланың мәркәзендә татарлар зур мәсҗид салалар, мәсҗид тирәләрендә 32 кибет салалар (сәүдә кибетләре). Яхшы гына керем керә, татар вакыфы баеп китә. Шунда мәктәп тә була.


1930 елларда Галиәхмәд Садри татар мәхәлләсенә 5 бүлмәле кечкенә мәктәп салган булса да, татарлар бергәләшеп зурайтып 22 бүлмәле клуб вә җыен бүлмәләре белән заманави мәктәп бинасын торгызалар. Хәтеремдә калганча, 1934 елда 573 бала укый иде. 300 татар балалары, 273 уйгур, казакъ балалары иде. 1939-1940 елларда Казаннан мәктәпкә җитәрлек ничәшәр меңләгән уку китапларын алдырттык, латин хәрефләре белән басылган китаплар иде.


Татар мәхәллә эшләрен татар аксакалы башкарса да, мәдәни, мәгариф эшләрен «татар агарту оешмасы» дип аталган идарә башкара иде. Башлыгыбыз рәисе булып һәйбәт әгъзалары төрле бүлемнәрен башкарган.


Мәктәптәге 22 укытучыга, хөкүмәт биргән акчадан тыш, татар вакыфы бер өлеш акча җыеп биргәнгә, мәктәпнең укыту эшләре башка мәктәпләргә караганда бик югары иде. Шуңа күрә дә чит милләт аталары балаларын татар мәктәбенә бирергә тырышалар иде. Мәктәпне бетереп чыккач, уйгыр, казакъ балалары авылларга, ил арасына чыгып, үз халкын укыта иде. Димәк, милләтебез кардәш милләтләребезнең алга китүенә күп ярдәм итте.


Татар һәвәскәрләре – бик кабилиятле егетләр-кызлар төрле сәхнә уеннары, мәсәлән, Галиябану, Башмагым, Асыльяр, Зәңгәр шәл, Таһир-Зөһрә шикелле сәхнә уеннары, концертлар куеп, үз халкыбызны гына түгел, башка кардәш милләт халыкларын да бик рази кыла иделәр.


Татарлар тырышканлыгы, гаделлеге белән һәр тарафтан алда булды. Күбесе диярлек сәүдә белән шөгыльләнделәр. Гаделлекләре белән билгеле булганга, хөкүмәтнең ике банкасында да кассирлар – татарлар иде.


Кыскача итеп әйткәндә, 40 еллык тарихында татарларда бер дә судлашырлык җинаять эше үткәрелмәде. Гаилә тормышында да бик тату тордылар. Барлыгы 2 генә никах бозылды. Ул да булса – бала булмаганлыктан диделәр. Сәүдә, сәнагать эшләрендә татарларның ике зур сәүдә ширкате бар иде. Берсе – Садретдиновлар, гаилә ширкәте, «Янь-Шань» исемле (Тянь-Шань тавының исемендә). Бу ширкәт сәүдә һәм дә зур гына 150 кеше эшли торган тире заводы да тота иде. Икенчесе ширкат – сәүдә белән 6 татар гаиләсен берләштергән «Алтай» ширкате дип атала иде. Башлыгы – Фазылҗан аксакал, бик акыллы, милләтче зат иде; Закиржан Аллари Низаметдин Фәткуллин, Апараи хажи исемле затларыбыз бар иде.


Истанбулда яшәгән, Сөембикә китабын язган Илгаз ханымның атасы билгеле, галим Кяшфеләсрар да мулла-имамыбыз иде. 


1954 ел Совет хөкүмәте белән Кытай килешү төзеделәр. Союздан Кытайга чыккан 45 мең тирәсендә рус, 16 меңнән күбрәк татар кире кайтырга мәжбүр булды. Татарларның күбесе Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстанга кайтты.


Бик аз саннары Кытайда калды.


Агарту оешмасын Галиәхмәд Садри җитәкләде. Соңгы елларында без фәкыйрегез дә кулдан килгәнчә тырышкан булдык. 


Хөрмәт белән: Сәгыйдь Салих улы Садретдинов.

Кульязманы матбугат очен Әнвәр Хәйри әзерләде.

 

«Мирас». – 1992. – №1. – Б.77-78.

 

Сурәт – Голҗа шәһәренең хезерге күренеше

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи