Мәдәният Уку өчен 1 минут

Якташыбыз, горурлыгыбыз

28 октябрьдә Лениногорск шәһәренең Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә якташыбыз – әдәбият галиме, язучы, шагыйрь Әнвәр Шәриповның 85 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат кичәсе узды.

Филология фәннәре докторы, профессор, Россиянең халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Җ.Вәлиди исемендәге әдәби премия лауреаты Әнвәр Мәгъдәнур улы Шәриповның иҗат кичәсе. /Фото – «Чишмә» берләшмәсе архивыннан.
Филология фәннәре докторы, профессор, Россиянең халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Җ.Вәлиди исемендәге әдәби премия лауреаты Әнвәр Мәгъдәнур улы Шәриповның иҗат кичәсе. /Фото – «Чишмә» берләшмәсе архивыннан.

 

Әнвәр Шәриповның язмышы Лениногорск төбәге белән тыгыз бәйләнгән. Ул 1941 елның 9 октябрендә Ютазы районының Кәрәкәшле авылында дөньяга килә, ләкин Бөек Ватан сугышы башланып, әтисе фронтка киткәч, гаилә әнисенең туган авылы – бүген Лениногорск районында урнашкан Зәй-Каратайга күченә. Бу авылда Әнвәр Шәрипов урта белем ала. Мәктәп елларыннан ук әдәбиятка, иҗатка тартылып үсә. Иҗаттагы тәүге адымнары җирле Ш.Бикчурин исемендәге «Чишмә» иҗади берләшмәсендә башлана.

Якташыбызның 85 яшьлек юбилее уңаеннан Лениногорскиның Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә оештырылган тантаналы кичәне шәһәрнең мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлфия Зыятдинова ачып җибәрде. Ул эшчәнлеге, иҗаты белән татар әдәбияты, фән һәм мәгариф үсешенә зур өлеш керткән Әнвәр Шәриповны юбилее белән котлап, Лениногорск районы һәм шәһәре башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.

Кичәдә юбилярның якын дуслары, иҗатташлары, якташлары, әдәбият сөючеләр катнашты. Алар арасында Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр, «Татар гаиләсе» Бөтенроссия фондының Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе, җәмәгать эшлеклесе, мөгаллимә, якташыбыз Гөлия Җамалиева, Чаллыдан килгән шагыйрьләр Айрат Шәйхетдинов һәм Илгизәр Әхмәтханов, юбилярның хәләл җефете Фәйрүзә ханым, әдипнең якын дусты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Ш.Бикчурин исемендәге «Чишмә» иҗат берләшмәсе җитәкчесе, шагыйрь Таһир Шәмсуаров, шулай ук «Чишмә» берләшмәсе әгъзалары Әлфия Сөләйманова, Гөләндәм Кәбирова, Зөлфия Мөхәммәтҗанова, Галия Хәлимова, Саҗидә Мансурова, Әлфия Сенжапова, Гүзәл Талипова, Зөмәрә Шәрәпова бар иде.

Кунаклар котлау сүзләре белән чыгыш ясады, Гүзәл Талипова, Зәмәрә Шәрәпова һәм Гәүһәр Капустина башкаруында юбилярның шигырьләре, әсәрләреннән өзекләр яңгырады. Ләйсән Шәмсуарова, Гөләндәм Кәбирова музыкаль чыгышлар бүләк итте. Әнвәр Шәриповның кызы Чулпан Гайнетдинованың оста итеп башкарган татар биюе юбилей кичәсен тагын да бизәде.

Мәртәбәле чараны Бөтендөнья татар конгрессының Лениногорск җирле оешмасы җитәкчесе, Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлеге мөдире Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова һәм китапханәче Гүзәл Падюкова алып барды.

 

Таһир ШӘМСУАРОВ, Ш.Бикчурин исемендәге «Чишмә» иҗат берләшмәсе җитәкчесе

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи