Очты дөнья читлегеннән Уку өчен 3 минут

Гали Рәхим (1892-1943)

Язучы, әдәбият һәм тел галиме, фольклорчы, тарихчы Гали Рәхим (Мөхәммәтгали Мөхәммәтшакир улы Габдерәхимов) – гомерен милләткә хезмәт итүгә багышлаган, әмма каһәрле язмышка дучар булып, золым репрессиясенә тарыган олпат шәхесләребезнең берсе.

Гали Рәхим. 1913 ел.
Гали Рәхим. 1913 ел.

 

1930 елда Гали Рәхимнең татар авылларын комплекслы рәвештә өйрәнү өчен кулланма буларак уйланылган «Авылны өйрәнү» исемле китабы басылып чыга. Шуннан соң күп тә үтми, матбугатта тәнкыйть мәкаләләре күренә башлый. Авторлар Г.Рәхимне милли буржуаз идеологиягә бирелгәнлектә, сыйнфый алымнар һәм марксизм методологиясе белән санлашмауда гаеплиләр.

«Элекке заман хәлләренә карата биргән сораулары һәм бөтен карашлары аның һаман да җәдитче байлар, муллаларның ихлас хезмәтчесе булуын күрсәтеп торалар», – дип яза Гомәр Толымбайский.

Фатих Сәйфи-Казанлы тәнкыйть темасын колачлырак ала: «Борынгы әдәбият тарихы» белән дә, беренче Тюркология хисабын язып, анда яңалифка каршылык, азәрбайҗаннарга каршы ясаган сәяси зур әдәпсезлеге, 1928 елда «Кызыл Татарстан» гәҗитендә «Хан кызы» турында язылган «ханнарны» сагынган рецензиясе, Г.Камал әсәрләренә сүз башы язып, аны пролетариат әдибе дип йөртүе һәм башкабашкалары белән дә танылган идеалист, эшче сыйнфы идеологиясеннән ерак торган Г.Рәхимгә авылны «өйрәтүгә» кушу үзе сәяси бер хата».

Мондый гаепләүләр, бердән, республикада «солтангалиевчелек»кә каршы «көрәш»нең бер өлеше булса, икенчедән, Миркасыйм Госманов искәртүенчә, инкыйлабтан соң әдәбият мәйданына килгән яңа буын татар язучыларының инкыйлабка кадәр формалашкан югары белемле татар зыялыларын кабул итмәве нәтиҗәсе була.

Шушы дулкын сугып, Гали Рәхим фәнни һәм педагогик эшчәнлегеннән читләштерелә, 1931 елның 8 маенда кулга алына; 1932 елның 11 маенда ОГПУның махсус коллегиясе аны 5 елга концлагерьгә хөкем итә. Әдип Ак диңгез – Балтыйк каналы (Беломорканал) төзелешендә катнаша. 1934 елның 22 августында, намуслы хезмәте өчен, вакытыннан алда азат ителеп, Казанга кайта. Октябрьдә Казан университеты китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенә эшкә урнаша. Аннан китәргә мәҗбүр ителгәч, Дәүләт банкында гади хезмәткәр булып эшли.

Гали Рәхимгә куелган истәлек тактасы янында Айдар Ногманов сүз әйткән мизгел. 2022 ел.
Гали Рәхимгә куелган истәлек тактасы янында Айдар Ногманов сүз әйткән мизгел. 2022 ел.

 

1937 елның 22 июлендә1 кабат кулга алына. Башка татар зыялылары белән бергә, аңа «буржуаз милләтчеләрнең Совет хакимиятенә каршы оешмасы» эшендә катнашу гаебен тагалар. Әдип 1940 елда 8 елга төзәтү-хезмәт колониясенә озатыла. Сәламәтлеге какшау сәбәпле, 1943 ел башында вакытыннан алда иреккә чыгарыла.

Бу урында Мөхәммәт Мәһдиевнең «Каһәрләнгән язмыш» мәкаләсенә мөрәҗәгать итик: «Менә 1943 елның февраль уртасында Г.Рәхимнең сеңлесе Зәйнәп апага хәбәр килә: «Абыегыз кайтты, ул йөрерлек хәлдә түгел, килеп алыгыз». Кайсы төрмәдән, кем китергән, болар – билгесез. Гали Рәхимне, каенана йортыннан кул чанасына төреп утыртып, Зәйнәп сеңлесенә алып киләләр (хәзерге Горький урамы, 4 нче йорт). Зәйнәп апа үзенең бертуган абыйсын танымый: абыйсының тәне тире белән сөяккә калган, аны корчаңгы, бет баскан. Гәүдәсе кәкрәеп каткан. Аны бүлмә уртасындагы «голландка» миченә сөяп утыртып куялар. Ләкин ягарга утын юк. Өс-башын алыштырырга бернәрсә юк, ашарга юк, аңа ипи карточкасы бирелми, Зәйнәп апа эшкә киткәндә, ул, салкын өйдә салкын мичкә сөялеп, ялгыз, ач көе кала. Шуның өстенә, һәр көн участковый килеп боларга бәйләнә: төрмәдән чыкканда, Г.Рәхимне Казанда яшәү пропискасыннан мәхрүм иткән булалар, һәм ул, Сталин законы нигезендә, Кукмара районында яшәргә тиеш икән... Ярым әрвах Кукмарада ничек яшәсен? Кемгә кирәк ул анда?

Гали Рәхим янына [хәл белергә] исә бердәнбер Зәйнәп апа Хәсәни («Аң» журналы редакторы Әхмәтгәрәй Хәсәни хатыны ) килеп китә. Ул Гали Рәхимгә ризыклар, иреннән калган (ире Әхмәтгәрәй 1934 елда ук Сталин корбаны булган) кием-салым алып килгәли. Г.Рәхимнең сеңлесе Зәйнәпнең сәламәтлеге бик мөшкел булганга, поликлиникадан бер врач аның өенә килеп йөри. Шундый визитларның берсендә ул төрмәдә кәкрәеп калган җан иясе Гали Рәхимне күреп шакката һәм аңа ярдәм кулын суза, дарулар китерә. Ләкин: «Абыегыз өч атнадан да артык яши алмас», – ди.

Аның әйткәне рас килә, февральдә төрмәдән чыгарылган Гали Рәхим 3 мартта (1943 ел) сеңлесе Зәйнәп эштә вакытта мичкә сөялеп утырган хәлдә катып үлә…

«Халык дошманы»н кая, ничек күмәргә? Бәхеткә күрә, татар зиратында ул заманда миһербанлы татарлар булган әле. Габделхак ага2 кемне күмәсен сөйләп биргәч, эшне аңлаганнар. Шәфкатьле ирле-хатынлы кешеләр, мәетнең кем икәнен аңлаткач, урын тапканнар, кабер казышканнар. Авыру Зәйнәп апа, өлкән яшьтәге Габделхак ага, кул чанасына утыртып (мәетнең гәүдәсен турайтып булмаган), карлы-буранлы март көнендә Горький урамыннан татар зиратына юл  тотканнар. Юлда барганда, хәрбиләр колоннасына очраганнар. Шулар арасыннан берәү, Зәйнәп апаны танып, аның янына килгән, сорашкан. Кемне күмгәннәрен белгән һәм үзенең моңа ярдәм итә алмавына үкенеч белдергән. Бу юньле адәм Гасыйм Лотфи булган икән…

Гали Рәхимнең кабере өстенә Зәйнәп апа белән Габделхак ага үзләре язып килгән такта утыртканнар. Әмма сугыш вакытында зираттагы андый такталарны бистә халкы мич ягарга җыйган».

Мөхәммәт Мәһдиевнең «Әгәр бәхетең кара булса...» мәкаләсендә дә Гали Рәхимнең дәфен кылынуына бәйле урыннар бар: «...Рауза апа3 йөгереп мәктәптән кайтканда, салкын подвалдагы иске караватта Гали Рәхим үлгән була инде. Ялгызы, бөгәрләнеп. Мәетен юганда да аны турайта алмыйлар. Кабер өчен зираттан урын алырга кирәк, кабер казытырга акча, кешеләр кирәк. Беркем дә юк…

Ләкин юньле кешеләр, элекке, Сталин террорына кадәр аралашып яшәгән танышлар табыла. 1943 елның 3 марты көнне, кабер өлгергәч, Гали Рәхимнең каткан гәүдәсен паласка төреп, кул чанасына салып, зиратка алып китәләр. Шул бөгәрләнгән килеш күмәләр.

– Нәрсә алып барасыз? – дип сорыйлар очраган таныш татарлар.

– Гали абый Рәхимне.

– Теге «Кәккүк»не4 язган шагыйрьнеме?

– Әйе.

...Ул язны, имеш, зиратта кәккүкләр бик күп булган».

Казандагы Яңа Татар бистәсе зиратында 2022 елның 3 ноябрендә Гали Рәхимгә истәлек тактасы куела. Шул көнне «Татар-информ» журналисты Гөлүзә Ибраһимовага биргән интервьюсында тарихчы, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының яңа тарих бүлеге мөдире Айдар Ногманов болай дип сөйли: «Гали Рәхим җирләнгән урынны аның сеңлесе Рауза ханым белгән. 1991 елда бу урынны ул язучы Шаһинур Мостафин һәм Мөхәммәт Мәһдиевкә күрсәткән. Яңа Татар бистәсе зираты турында китап әзерләгәндә, без Гали Рәхим исеменә тап булдык. Барлык чыганакларда, аның җирләнгән урыны билгесез, дип язылган иде. Миңа очраклы рәвештә: «Шаһинур Мостафин белергә тиеш», – диделәр». Тарихчы сүзләренчә, Шаһинур Мостафин белән очрашу 2019 елда булган. Язучы аңа берничә кабер ташы янәшә торган урынны күрсәткән. (Мөхәммәт Мәһдиев тә 1992 елда: «Кая инде «зек»ка урын калсын! Аның өстендә инде ике-өч кабер...» – дип язып калдырган.)

Язмабызны Мөхәммәт Мәһдиев «Ерактан яңгыраган аваз» мәкаләсендә теркәп калдырган шигырь белән тәмамлыйк: «Бу текст, кабат сәхнәгә мендерелмәгән көе, архивларда ята бирә. Хәлбуки, «Кәккүк»нең көе Солтан Габәши тарафыннан Г.Рәхим текстына язылган, һәм беренче тапкыр бу җыр текст авторының үз өендә җырланган. Татарстан радиосыннан Г.Рәхим тексты буенча «Кәккүк» егерменче еллар ахырында еш яңгырый. Җырның тексты болай5 :

«Карлар китте, су килде, яз җитте,

Җир яшәрде, далалар чәчәкле.

Таң алдыннан төрле кошлар

Моңая, сайрый.

Йөрәккәем ник әрни ул,

Нишләп җилкенә икән лә, һай-һай.

Тыңлап кара,

Кара урман күкесе,

Кошларның моңлысы,

Кемнәрнең кайгылы бәндәсе.

 

Иртә белән дә һаман,

Кичләрен дә һаман,

Төннәрен дә шулай

Йокламый, моңая, саргая.

Ул да шул, мескенкәй,

Хәсрәтле бәндәкәй

Гамь чигә минемдәй.

 

Ерактан авазы яңгырый.

Моңлы бала түгел идем,

Миңа ниләр булды икән?

Моңаям, саргаям, мин көям.

Һай, йөрәгем яна…

Син кай җирдә, йолдызым,

Кай җирләрдә ялгызың?

Кәккүк, кәккүк,

Мин саргаймый, кем саргайсын,

Юк янымда йолдызым».

 

Әдәбият:

1. Рахим Г. Избранные труды / Сост. М.И.Ибрагимов, А.М.Гайнутдинов. – Казань: Ихлас, 2018. – 560 с. – Том 2. – Б. 52-56.

2. Мәһдиев М.С. Сызып ак нур белән...: шәхесләребез тарихыннан: фәннипублицистик мәкаләләр / Төз. Г.Хәсәнова, кереш сүз авторы Д.Заһидуллина. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. – 583 б. – Б. 76-97, 391- 400, 490-494.

3. Гөлүзә Ибраһимова. Тарихчы Айдар Ногманов: Гали Рәхим җирләнгән урын очраклы рәвештә генә ачыкланды. Татар-информ, 3.11.2022 (https://tatar-inform. tatar/news/tarixcy-kurenekle-galim-gali-raximnen-bilgesez-kabere-tabylu-tarixynsoilade-5862392).

 


1 Мөхәммәт Мәһдиев «Әгәр бәхетең кара булса...» язмасында мондый мәгълүмат бирә: «Г.Рәхим икенче тапкырын 1937 елдан соңрак алынды дип сөйләгән иде сеңлесе Рауза апа [Габдерәхимова]. Документта башкачарак дата [1937 елның 22 июле]: йә хәсрәтле елларның берничәсе берләшеп хәтерендә калган инде аның, йә Г.Рәхим бер-ике ел судсыз гына тоткынлыкта яткан». Әйтергә кирәк, бүген дә кайбер чыганакларда Гали Рәхимнең 1938 елга кадәр банкта эшләп, шуннан соң гына кулга алынуы турында хәбәрләр очрый.

2 Габделхак Хәбибуллин – журналист Габдулла Хәбибнең (Зәйнәпнең ире, ул да – репрессия корбаны) бертуган абыйсы.

3 Гали Рәхимнең сеңлесе Рауза Габдерәхимова.

4 Гали Рәхимнең булачак хатыны Гайшә Апанаевага багышлап язылган «Кәккүк» шигыре Солтан Габәши тарафыннан музыкага салына һәм үз чорының иң популяр романсларыннан берсенә әйләнә. Җырны тәүге мәртәбә Казанның мөселман яшьләре оештырган бер кичәдә Гайшә Апанаева үзе башкара. Утызынчы еллардан алып романс Әхмәт Ерикәй сүзләренә җырлана башлый.

5 Музыка белгече Зәйнәп Хәйруллина бу җыр текстын композитор Газиз Әлмөхәммәтов архивыннан күчереп алган.

 

Басмага Рүзәл Мөхәммәтшин әзерләде.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи