Журнал «Безнең мирас»

Мөнир Вәлиев: «Әтрәчтә дәүләт өчен акча сукканнар»

🏷 Admin

(«Шонгат» фонды директоры, ветеран укытучы, төбәкне өйрәнүче Мөнир Вәлиев белән әңгәмә)

 

– Мөнир абый, төбәкнең брендына әйләнеп киткән «Әтрәч укулары» тарихы ничек башланып китте? Үткәндәге хатирәләрне яңартыйк әле...

 

– 1990 нчы еллар – илнең таркалып бара, гореф-гадәтләр онытыла, бер үк вакытта ислам диненең яңа тамыр ныгыта башлаган вакыты. Шул чакта авыл мулласы Ислам абый һәм аның хатыны белән киңәшеп сөйләштек тә борынгы бабайлардан мирас булып калган урыннарны, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне саклау, тарихыбызны искә төшерү өчен бер мәйдан итәргә теләдек. Эшне тар даирәдә генә – үзебезнең Кече һәм Олы Әтрәч кешеләре катнашында башлап җибәрдек, аннары Алабирде халкы да тартыла башлады. Әлеге күркәм бәйрәм 2006 елга чаклы «Шәфкать шәриф» дип йөртелә торган иде. Ни өчен шулай атадык? Чөнки ул халыктан, үзебездән җыелган иганә һәм сәдака акчасына оештырылып килде. Бу изге урынга җыелып, мәрхүмнәр рухына дога кыла, ә аннары чәй-аш мәҗлесе үткәрә торган идек.

 

2006 елда якташыбыз, күренекле имам, мөгаллим Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм эшмәкәр Фәрит Мифтахов белән киңәшләшкәннән соң, «Әтрәч укулары» дип үзгәрттек – чараның идеясе шул ук калды, әмма масштабы киңәйде. Масштаб киңәю төрле дини һәм фәнни оешмалар белән эшләү мөмкинлеге тудырды. Бирегә тарих һәм археология институтларыннан галимнәрне һәм күренекле дәүләт эшлеклеләрен чакырганыбыз булды.

 

– Әтрәч туфрагы мәшһүребез Туфан ага Миңнуллинның эзләрен саклый дип беләм...

 

– Әйе, 2009 елда бирегә депутат, мәшһүр драматург Туфан ага Миңнуллин килде. Килүенең максаты да изге – мәктәпне тугызъеллык итеп булса да саклап калу иде. Мәрхүм күңел түрендә бер хатирә саклап йөрткән икән. Сабый чагында күршеләрендә генә яшәүче Гайшә исемле абыстай аңа Әтрәч тарихын сөйләгән. «Без, кечкенә балалар, аның сөйләгәнен авыз ачып, таң калып тыңлый торган идек. Борынгы бабайларыбыз нинди батыр, булдыклы һәм һөнәрле булганнар», – дип, күз яшьләре белән искә алды бу хакта атаклы драматург. Туфан ага безгә: «Әлеге җирне күрсәтегез әле», – диде. Бу вакытта борынгы болгар бабаларыбыз җирләнгән зиратның агач ихатасы җимерелеп бара иде. Туфан Миңнуллин: «Әй, бу хөкүмәтебезнең шундый тарихи урынны аяныч хәлдә тотулары! Безнең битарафлык! Биредә халык гомер бакый матди яктан авыр хәлдә яшәде. Бу урынны төзекләндереп булмасмы икән?» – диде. Аннары чишмә буена төштек. Чишмә буйлары аның күңеленә хуш килде. Озак та үтмәде, безгә: «КамАЗ белән килеп җитегез, 4 тоннадан артык материал әзер!» – дип шалтыратты. Шулай итеп, Туфан Миңнуллинның ярдәме белән, борынгы болгар бабалаларыбыз җирләнгән 1 гектар зиратны тимер киртә белән әйләндереп алдык, истәлек билгеләре куйдык. 2009 елның сентябрь аенда «Багышлау бәйрәме» уздырдык. Әлеге күркәм чарага халык бик күп җыелган иде. Кызганыч, Туфан Миңнуллин үзе «Әтрәч укулары»нда нибары ике мәртәбә генә катнаша алды.

 

– Әлеге урын нәрсәсе белән тарихи әһәмияткә ия?

 

– Биредә борынгы бабаларыбызның безнең эрага чаклы ук эзләре сакланган. Һун бабаларыбыз да моннан узган. Менә, каршыбызда гына Калатау урыны. Заманында биредә ныгытма-кальга булган. Күрүегезчә, шәһәр төзү, аны дошманнардан саклау өчен шактый уңайлы урын. «Мең өйле Шонгат» каласы Идел буе Болгар дәүләте чорында гөрләп торган. Монголлар борынгы бабаларыбызны кырып киткәннән соң, аларның туфрагында менә шушы изге чишмә бәреп чыккан. Суның составында көмеш бар. Бөер һәм бавыр өчен шифасы бик зур. Гомумән, химик составы ягыннан чишмәбез Зәмзәм суына охшаш. Аның шифалы суын эчеп файда күрүчеләр бик күп.

 

Якында гына тимерчеләр һәм чүлмәкчеләр бистәләре булган, шул тирәдә үк кирпеч тә сукканнар. Элек биредә адым саен бакыр тәңкәләр, керамика, руда, шлак калдыкларын табарга мөмкин иде. Зиратта мәшһүр сәхабәләребезнең оныклары җирләнгән. Хәзерге вакытта биредә 14 кабер ташы саклана. Болгар чоры эпиграфик мирасының иң бае да Әтрәчтә. Ә XIX гасырда аларның саны 50гә чаклы җиткән. Биредә Госман улы Әтрәч исеме язылган 1236 елгы кабер ташы да булган. Авылның исеме дә әлеге шәхескә бәйле.

 

Идел болгарлары Истанбул шәһәрен яулап алганнан соң, шундагы Әтрәч тау итәгендә өч көн вакыт үткәргәннәр. Шул сугышта батырлыклар күрсәткән кешеләр үзләренә «Әтрәч» исемен тәхәллүс итеп алган. Алардан мирас булып «Әтрәч тавы», «Олы Әтрәч» һәм «Кече Әтрәч» топонимнары сакланып калган.

 

Якында гына «Ыкта җирләре» бар. Элекке вакытта батыр хәрбиләргә һәм мәшһүр дин әһелләренә, кылган изгелекләре өчен, җир мәңгелеккә бүләк итеп бирелгән. Бу җирләрне исә хаҗиларга бүләк иткәннәр. Моны тарихи чыганаклар да дәлилли. Аларның нәселе Әҗем бабайларга барып тоташа. Әлеге җирләргә каһарман шагыйрь Абдулла Алишның борынгы бабасы Галишаһ морза, Галишаһның әтисе Хәкимҗаннар да хуҗа булып тора. Хәкимҗан – йөзбашы, русча әйткәндә, сотник була: илле атлы һәм илле җәяүле гаскәр белән идарә итә. Костромада граф Шереметев белән бергә патша резиденциясен саклый. Ыкта җирләре исә аның улы Галишаһ морза карамагында була. Аның биләмәләре хәзерге Чүпрәле, Апас һәм Тәтеш районнарына керә.

 

Безнең янәшәбездә генә Яршуган таулары. Күрәсездер, ул катлы-катлы итеп өеп куелган кебек. Менә шушы урыннан атаклы Жигули таулары башлана. Аның атамасы да татарча – «Җигүле ат» дигән сүз.

 

Археология, тарих, экология һәм геология фәннәре күзлегеннән караганда, әлеге җирләрнең фәнни әһәмияте искиткеч зур. Һәйкәл булырлык мәйдан 25 гектар җирне били. Әлеге бай хәзинәне өйрәнүгә галимнәрне, дәүләт җитәкчеләрен һәм эшмәкәрләрне күбрәк җәлеп итәсе иде.

 

– Археологик истәлекләр хәзер дә табыламы?

 

– Әлбәттә, табыла. Биредә керамика, төрле металл калдыкларын очратырга була. Ә инде тәңкәләрне кара археологлар күптән җыеп бетерделәр. Үземдә, аерым кешеләрдә биредә табылган тәңкәләрнең бай коллекциясе бар. Алар галимнәр тарафыннан өйрәнелде һәм фәнни әйләнешкә кертелде.

 

Әтрәч төбәге – «Мең өйле Шонгат» – Идел буе Болгар дәүләтенең беренче башкаласы. Анда 26 мең кеше яшәгән. Бу – шул заман өчен искиткеч зур сан. Аннары гына болгар бабаларыбыз, Иделне кичеп, Болгар һәм Биләр шәһәрләренә нигез сала. Биредә, Иран акчалары үрнәгендә, дәүләт өчен алтын, көмеш һәм бакыр тәңкәләр сукканнар. Җирле халык телендә аны «әзгәри» дип атап йөрткәннәр. Читтән килгән һинд акчаларын да археологлар нәкъ менә биредә таба. Ә инде руданы Әтрәч бабайның осталары Чулман һәм Идел елгалары аша төньяктагы Югра ягыннан китергән. Шул ук чималдан эш кораллары да ясаганнар.

 

Географик масштабтан караганда, борынгы болгар бабаларыбыз бу якларга хәзерге Донецк, Донбасс якларыннан китеп, Рязань һәм Мәләкәс киңлекләрен гизеп, су һәм коры җирдән күчеп килгәннәр. Аннары Болгар, Сувар, Биләр һәм Тобольскига чаклы киңлектә барлыгы 135 шәһәргә нигез салганнар. Тау ягында исә шуларның икесе – Тархан һәм Әтрәч шәһәрлекләре сакланып калган. Сәүдәгәрләр һәм мосафирлар мондагы юлдан Болгардагы Ага Базар сәүдә үзәгенә сәфәр кылган.

 

Биредә Тау ягында яшәүче милләттәшләребезнең искиткеч бай тарихы саклана. «Әтрәч укулары»ның изге максаты – бай тарихыбызны хәтердә тоту, борынгы әби-бабайларыбызны искә алып, алар рухына дога кылу. Бу безгә атабабаларыбызның да васыяте! Борынгылар да әлеге изге җирләрнең саклануын, безнең буынга мирас булып калуын теләгәндер дип уйлыйм.

 

 

Әңгәмәдәш – Ленар Гобәйдуллин 

"Безнең мирас". – 2024. – №8. – Б. 44-49.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру