100 ел элек татар дөньясы
Гатаулла абзыйны карточкасыз калдырганнар
Быел 28 мартта безнең Кукмар волостенда ат переучеты вакытында Зур Җәке авылы крестьяны Гатаулла Габдуллин, язу белмәү сәбәпле, ат карточкасы дип үзенең личный карточкасын биргән.
Ат караучы комиссиядә дүртбиш язу белгән кеше булса да, аның аты шул карточка белән комиссиядән узган. Бер ай ярым вакыт узгач, Гатаулла абзый язу белгән кешедән үз карточкасын аертып, шәһәргә барырга теләсә дә, кулда берсе иске, берсе комиссиядән соңгы – икесе дә ат карточкасы булып чыккан.
Шулай итеп, комиссиядәге күзле сукырлар Гатаулла абзыйны карточкасыз калдырганнар.
Зыя Куликов.
«Кызыл Татарстан». – 1921. – 3 июль. – Б.4.
Балыкларны ясалма рәвештә үрчетү
Бу яз Татарстан җир эшләре халык комиссариаты тарафыннан куелган осталар Идел һәм Кама елгаларында балыкларны ясалма рәвештә үрчетү эшләрен алып бардылар. Болар 800 мең данә чүкә балык (стерлядь) уылдыгын аталандырдылар.
«Кызыл Татарстан». – 1921. – 3 июль. – Б.3-4.
Казанда күкертле су
Казан университетында укучы С.Г.Пархоменко Казаннан 15 чакрымлыктагы «Күк күлләр»дә күкертле су барлыгын белгән. Химия-бактерия институтында тикшергәннән соң, яхшы нәтиҗәләр күренгән. Бу кыш көннәрдә катмый торган күлләрдән киләчәктә дәвалану урыны (курорт) өчен файдалануны көтәргә була.
«Кызыл Татарстан». – 1921. – 3 июль. – Б.4.
Казанда тыйбби музаханә
Бу көннәрдә Тукай урамында 88 нче йортта, татарлар арасында тыйбби аң-белем эшләре тарату өчен, тыйбби музаханә ачылды. Музада анатомия һәм иҗтимагый авырулар бүлекләре бар. Бу хакларда татарча һәм урысча телләрдә килүчеләргә мәгълүматлар бирелә. Муза пәнҗешәмбе, җомга һәм шимбә көннәрдә көндез 3тән 6га кадәр ачык.
«Кызыл Татарстан». – 1921. – 11 июль. – Б.4.
Эсперанто теле курсы
Казанда эсперанто телен өйрәнүчеләр арта бара. Хәзерге көндә эсперанто телен өйрәтә торган 3 нче курска язылулар бара.
Курс ике айлык булып, эшчеләрдән – 2 сум, хезмәткәрләрдән 3 сум уку хакы алына.
«Кызыл Татарстан». – 1921. – 11 июль. – Б.4.
Болгар хәрабәләре төзәтелә
Музей комиссиясе шәһре Болгардагы тарихи әһәмияте булган иске хәрабәләрне төзәттерә башлады. Моның өчен Мәгариф халык комиссариаты тарафыннан 1024 сум акча бирелә.
«Кызыл Татарстан». – 1924. – 20 июль. – Б.4.
Бөгелмә кантонында мәгарәләр
Шөгер волосте Юлтимер авылының шәрекъ ягында шул ук авылның тавында халык телендә «Бакыр базы» дип йөртелә торган искедән калма бер мәгарә бар.
Бу мәгарәләрнең хазирендә авызлары ишелеп-җимерелеп беткән булсалар да, әле көрәкләр ярдәме белән ачкалап керергә була. Эченә кергәннән соң, һавасы яхшы. Эче иркен-зур. Озынлыклары 5-6 чакрым чамалары киткән. Эченә кергәннән соң, бик күп тармакларга аерыла. Кайчан да булса монда берәр нәрсә эзләмәгәнннәр микән дигән фикерне башка китерә.
Бу мәгарәләрнең тарихын, кайчан, кем тарафыннан нәрсә чыгарылганын һич белгән кеше юк. Иске хөкүмәтнең соң вакытында гына бер белгеч карап, бик файдалы урын икәнен сөйләп киткәнен авыл халкы сөйли, менә шул урын тиешле галимнәр тарафыннан каралсын иде. Кем белә, бәлки, дөрестән дә, анда әллә никадәр байлык күмелеп ята торгандыр.
М.Туктари.
«Кызыл Татарстан». – 1921. – 21 июль. – Б.3.
Текстны басмага Энҗе Сабирова әзерләде.
"Безнең мирас". – 2024. – №7. – Б.58-59.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА