«Серле күзләр» җыры
«Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр».
Габдулла Тукай
Серле күзләр
(Әхмәт Саттар сүзләре, Рөстәм Яхин көе)
Серле күзләр, шомырт төсле күзләр,
Моңсуланып ниләр уйлыйсыз?
Сезне күрсәм, таба алмыйм сүзләр,
Күңелемне һаман борчыйсыз.
Уйчан күзләр, диңгез сыман күзләр,
Ялкын белән нигә уйныйсыз?
Сулар сипсәң, тере ялкын сүнәр,
Шаярулар бүген урынсыз.
Гөлчәчәкләр җыйдым сайлап кына,
Чәчәкләрнең җыйдым алсуын.
Шул чәчәкләр сөйләп бирер сиңа
Йөрәгемнең сөю, ярсуын.
Халык арасында үтә популяр булган әлеге җыр (романс) Хәйдәр Бигичев, Вафирә Гыйззәтуллина, Җәмил Әбделмәнов, Кадрия Исламова репертуарларында бар.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА