Хәтер сандыгы Уку өчен 1 минут

Остаз дигән олы исем

Остаз турында язу җиңел түгел. Еллар үткән саен, аның биргән сабакларының мәгънәсе тирәнәя, кайчандыр гади генә булып тоелган сүзләре күңелдә яңадан яңгырый. Шул чакта остазның тормышыңда нинди зур урын тотканын тагын да ныграк аңлыйсың. Минем өчен Вахит Хөҗҗәт улы Хаков – татар тел белеменең күренекле галиме генә түгел, ә фәнгә юл күрсәткән, татар фәненә тугрылыкның нәрсә икәнен үз гомере белән раслаган кадерле остаз да. Быел 16 августта аңа 100 яшь тулган булыр иде.

Вахит Хаков хатыны Хөррия Фәтхелислам кызы, оныгы Алсу һәм оныкчыклары белән.
Вахит Хаков хатыны Хөррия Фәтхелислам кызы, оныгы Алсу һәм оныкчыклары белән.

Вахит Хөҗҗәт улының тормыш юлы XX гасырның иң катлаулы вакыйгалары аша үтә. Ул 1926 елның 16 августында Буа районының Күзби авылында укытучы гаиләсендә туа. Әтисе Хөҗҗәт Хаков Гражданнар сугышында катнаша, туган авылына кайткач, анда беренче совет мәктәбен ача һәм гомерен балалар укытуга багышлый. Белемгә, китапка, сүзгә ихтирам Вахит агага гаиләдән үк килә. Ул кечкенәдән гарәп язуын өйрәнә, ундүрт яшендә исә район газетасының актив хәбәрчесе була, иске китаплар укый, язма сүзнең серләренә төшенә башлый.

Аның яшьлеге сугыш елларына туры килгән. 1943 елның ноябрендә унҗиде яшьлек Вахит армиягә алына. Ул Монголия һәм Кытай чигендә хезмәт итә, япон Квантун армиясенә каршы сугышларда катнаша, разведчик була. Соңыннан остазыбыз сугыш елларының үзенең киләчәк тормыш юлын билгеләвен искә ала. Монгол далаларында ул борынгы төрки рун язулы ташларны күрә, аларның тарихы белән кызыксына. Бәлки, нәкъ менә шул авыр елларда аның күңелендә төрки халыкларның язма мирасына алып барачак фәнни юлның беренче сукмагы салынгандыр.

1949 елда туган ягына кайткач, Вахит Хаков тыныч тормышка зур омтылыш белән керешә: авыл советы сәркатибе булып эшли, аннан Буа районы мәктәпләрендә балалар укыта. 1951 елда – Тәтеш педагогия училищесын, 1957 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын кызыл дипломга тәмамлый. Аспирантурада күренекле тюрколог Латыйф Җәләй җитәкчелегендә белем ала. 1961 елда – кандидатлык, 1971 елда татар әдәби теленең һәм аның стильләренең формалашуы һәм үсеше турында докторлык диссертациясен яклый. 1960 елдан башлап аның бөтен фәнни-педагогик эшчәнлеге Казан университеты белән бәйле була.

Тыштан караганда, бу – эзлекле рәвештә фән баскычларыннан күтәрелгән галим биографиясе. Әмма һәр баскыч артында искиткеч хезмәт, үз-үзеңә таләпчәнлек һәм максатка тугрылык тора. Сугыш аркасында өзелгән укуны яңадан башлап, авыл укытучысыннан профессор дәрәҗәсенә күтәрелү өчен табигый сәләт кенә җитми. Моның өчен Вахит Хөҗҗәт улына хас рухи ныклык, сабырлык, тәртип һәм эшкә намуслы мөнәсәбәт кирәк булган. Аның укучысы буларак, остазымдагы бу сыйфатларны һәрвакыт зур хөрмәт белән искә алам.

Вахит Хаков фәндә иң катлаулы өлкәләрнең берсен – татар әдәби теле тарихын сайлый. Аңа кадәр телнең аерым чорлары, язма истәлекләре, тел һәм стиль үзенчәлекләре тюркологлар тарафыннан күпмедер дәрәҗәдә тасвирланган булса да, ул үз алдына аларны бербөтен тарихи үсеш итеп күрсәтү бурычын куя, шул рәвешле остазыбыз татар әдәби теленең күпгасырлык юлын эзлекле системага сала. Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорындагы язма традицияләрне XVII-XVIII, XIX һәм XX гасырлардагы тел үсеше белән бәйләп карый.

Казан дәүләт университеты галимнәре – Вахит Хаков, Мәгъзүм Сәлахов һәм Хатыйп Миңнегулов.
Казан дәүләт университеты галимнәре – Вахит Хаков, Мәгъзүм Сәлахов һәм Хатыйп Миңнегулов.

Бу хезмәтләрнең иң әһәмиятле нәтиҗәсе – татар әдәби теленең бер урында кинәт кенә барлыкка килмәвен, ә борынгы төрки язма традицияләр, иске татар әдәби теле һәм җанлы халык сөйләме җирлегендә озак дәверләр дәвамында формалашуын күрсәтү. Галим һәр тарихи чорның төп чыганакларын билгели, аваз системасы, грамматик төзелеш һәм сүзлек составындагы үзгәрешләрне күзәтә, язма тел белән сөйләм теленең үзара мөнәсәбәтен ачыклый. Шулай итеп, тел тарихы аның хезмәтләрендә халык тарихы, мәдәнияте һәм рухи хәтере белән бергә үскән җанлы процесс булып ачыла.

Галимнең хезмәтләре һәрвакыт конкрет язма чыганакларга таяна. Ул борынгы төрки, Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларына караган истәлекләрне, соңгы дәвер әсәрләрен өйрәнә, архивларда яңа материаллар таба һәм аларны фәнни әйләнешкә кертә. Язма ядкярләрнең сүзлек байлыгын, грамматик формаларын, стиль үзенчәлекләрен чагыштырып, телебезнең кайсы сыйфатлары сакланганын, кайсылары үзгәргәнен күрсәтә. «Тел – тарих көзгесе» (2003) дигән китабының исеме үк аның фәнни карашын төгәл белдерә: телдә халыкның үткән юлы, дөньяга карашы, хәтере һәм язмышы чагыла.

Вахит Хөҗҗәт улы татар стилистикасының фәнни нигезләрен эшләүгә дә зур өлеш кертә. Ул функциональ стильләрне әдәби тел белән бергә тарихи үсеш кичергән күренеш буларак өйрәнә. «Тел һәм стиль мәсьәләләре», «Татар теле стилистикасына кереш», «Татар әдәби теле. Стилистика» кебек хезмәтләре телнең сурәтләү мөмкинлекләрен, төрле аралашу өлкәләрендә сүзне урынлы һәм төгәл куллану закончалыкларын аңларга ярдәм итә. Аның өчен стилистика фәкать теория генә түгел иде, дөрес, матур һәм үтемле сөйләм телгә, тыңлаучыга һәм укучыга хөрмәт билгесе булды. Мин хәзерге көндә дә Вахит аганың сакланып калган аудиоязмалары аша остазыбыз сөйләменең никадәр саф, матур, төзек булуына сокланам.

Вахит Хаковның фәнни мирасы саннарда да ачык күренә: ул 27 китап, дәреслек һәм уку ярдәмлеге, шул исәптән, 10 монография, 500дән артык фәнни һәм фәнни-популяр мәкалә бастыра. Әмма галимнең хезмәтен китаплар саны белән генә үлчәп булмый. Ул Казан университетында татар әдәби теле тарихын өйрәнү буенча тотрыклы фәнни юнәлеш һәм үз мәктәбен формалаштыра. Аның җитәкчелегендә 20 кандидатлык диссертациясе якланган, өч докторлык диссертациясендә ул фәнни консультант булган. Димәк, остаз башлап җибәргән эш аның шәкертләре, аларның укучылары һәм бүгенге яшь тикшеренүчеләрнең эзләнүләрендә дәвам итә.

Остазның бөеклеге, минемчә, үзенең белгәнен башкаларга бирә алуында да. Чын галим яшь кешене үз фикерен кабатларга гына өйрәтми; ул мөстәкыйль уйларга, чыганакка җаваплы карарга, һәр нәтиҗәне дәлилләргә күнектерә. Вахит Хөҗҗәт улының таләпчәнлеге дә шушы максатка хезмәт итә иде. Аның янында фәннең дәрәҗә яки исем түгел, ә көндәлек хезмәт, намус һәм җаваплылык икәнен аңлыйсың. Безнең өчен ул фәнни җитәкче генә түгел, үз-үзеңә һәм хезмәтеңә таләпчәнлек куярга өйрәткән остаз – әти кебек якын да, әти кебек таләпчән дә булды.

Вахит Хаков татар телен өйрәнү белән генә чикләнмәде, аны җәмгыятьтә яшәтүне дә үзенең бурычы дип санады. Ул газета-журналларда тел тарихы, сүзләрнең килеп чыгышы, борынгы әсәрләр һәм сөйләм культурасы турында халыкка аңлаешлы мәкаләләр бастырды, радио һәм телевидение тапшыруларында катнашты. 1975 елдан эфирга чыга башлаган «Тел күрке – сүз» тапшыруының төп авторлары һәм фәнни киңәшчеләренең берсе булып, чирек гасырдан артык вакыт дәвамында меңләгән тыңлаучыга туган телебезнең байлыгын, сүзнең кадерен, матур һәм дөрес сөйләмнең әһәмиятен җиткерде.

Ул татар теленең җәмгыятьтәге абруе түбән төшүенә, татар мәктәпләре һәм татар телле авыллар кимүгә борчылып яшәде, чөнки телнең киләчәге фәнни хезмәтләрдә генә түгел, аның гаиләдә, мәктәптә, матбугатта, көндәлек аралашуда кулланылуына бәйле икәнен тел тарихы фәне нигезендә, гасырлар тәҗрибәсеннән чыгып тирән аңлады. Татарстан халыклары телләре турындагы законны һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыру эшендә катнашуы, латин графикасын өйрәтү өчен кулланмалар («Telen belgәn il acar: латин графикасында уку һәм язу күнекмәләре») әзерләве дә шушы гражданлык җаваплылыгының бер чагылышы иде. Аның өчен ана теленә хезмәт итү гомерлек вазыйфа булды.

Бүген Вахит Хөҗҗәт улының тел турында әйткән фикерләре тагын да кискенрәк яңгырый. Телне саклау өчен аны ярату гына җитми: ул телдә дөрес сөйләшергә, язарга, укырга һәм укытырга, китап бастырырга, матбугатны үстерергә, фән булдырырга кирәк. Остазыбыз нәкъ шулай эшләде. Ул татар теленең ерак гасырлардан килгән бай язма традициясен исбатлады һәм шул ук вакытта аның хәзерге кулланышы, сөйләм сафлыгы, матбугат теле өчен борчылды. Үткәнне өйрәнү белән хәзерге көн өчен җаваплылыкны ул бер-берсеннән аермады.

Фән дөньясында зур исем казанган Вахит Хаков кешеләр күңелендә гаять тәрбияле, зыялы, тыйнак һәм принципиаль шәхес булып саклана. Аның тормышында сүз белән гамәл бер-берсенә туры килә иде. Сугыш ветераны буларак та, галим һәм мөгаллим буларак та, ул үзенә тапшырылган эшне ахырына кадәр җиткерергә күнеккән кеше иде. Күпсанлы дәүләт бүләкләре, мактаулы исемнәр арасында 2006 елда бирелгән Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе һәм Казан университетының атказанган профессоры исеме аның хезмәтенә җәмгыять тарафыннан күрсәтелгән зур бәя булды.

2008 елның 20 июнендә Вахит Хөҗҗәт улы арабыздан китте. Бу хәбәр безнең өчен һич көтелмәгән булды һәм барыбызны да тетрәндерде: остазыбызга күпме сораулар бирелмичә, күпме җылы сүзләр әйтелмичә калды, күпме уртак ниятләребез һәм уй-планнарыбыз гамәлгә ашмый калды... Бүлмәсендә лекциягә әзерләнгәндә ачык калган блокнот белән ручкасы, өстәлендә яткан китаплары әле дә күз алдымда тора... Беркем дә мәңгелек түгел, әмма остазларның гомере язмыш календарендагы соңгы көн белән тәмамланмый. Остаз калдырган фикер, остаз тәрбияләгән шәкерт, язган китап, киңәш буларак әйтелгән үтемле сүз яшәвен дәвам итә.

Вахит Хөҗҗәт улының тууына йөз ел тулган көннәрдә без аның бай фәнни мирасын гына түгел, кешелек сыйфатларын да олы хөрмәт белән искә алабыз. Рухи ныклыгы, максатчанлыгы, тырышлыгы, тәрбиясе һәм зыялылыгы белән ул безгә һаман үрнәк булып кала. Аның хезмәтләренә мөрәҗәгать иткән саен, татар теленең тирән тамырларын һәм киләчәккә илтә торган юлларын яңадан күрәбез. Остазымның якты исеме татар тел белеме тарихында да, аны белгән һәм яраткан кешеләр күңелендә дә озак яшәр. Телгә багышланган бу олы гомер алдында без, аның шәкертләре һәм дәвамчылары, тирән ихтирам белән баш иябез.

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи