Эльс Гыйният улы Гаделев (1936-2002) 1936 елның 16 декабрендә Яшел Үзән районының Олы Шырдан авылында дөньяга килсә дә, Әгерҗе районы Салавыч авылында тәрбияләнеп үсә. 1955 елда Казан дәүләт педагогика институтында укый башлый, аны студент чорында ук Татарстан радиокомитетына диктор итеп эшкә алалар.
«Егәрле сөйли белү һәм сәнгатьле яза белү – бу ике сәләт тә Эльс Гаделевкә бердәй югарылыкта бирелгән иде. Эльс Гаделевнең шигърияте – үзе бер ачылмаган дөнья. Үзе өчен генә дип, гомере буе шигырь язды ул. Инде бик сорап аптыраткан чакларда гына, ул азмаз шигырьләрен матбугатка биргәләде. Әмма, тулаем бер җыентык туплап, китап итеп бастырып чыгарырга кулы җитмәде», – дип яза Марсель Галиев шагыйрьнең «Апрель күпере» китабындагы (Татар. кит. нәшр., 2014) кереш сүздә.
Торна җыры
Мәктәп өсләрендә – зәп-зәңгәр күк,
Ә күкләрдә – алтын нокталар!
Кояш нурларында әйләнәләр,
Җырлашалар соңгы торналар.
Карап калыйк, диләр, ахры, алар,
Истә калсын, диләр, бу яклар,
Без кайтырбыз әле әйләнеп лә,
Талмаса ла гына канатлар.
Мәктәп өсләрендә – торна җыры,
Үзәкләрне өзә сагышы,
Торналарның өзә сагышы,
Торналарның безнең белән бергә
Яулык болгап китеп барышы.
Сүз – ефәк ул
Каючылар, каеп тукыманы,
Курчак ясап куя кешедән.
Мең кат үлчә, шагыйрь, сүзләреңне:
Дөнья карый синең эшеңә.
Кагылдыңмы кеше күңеленә,
Кагылырлар сиңа, – көт тә тор!
Кадерен бел сүзнең. Әйтер булсаң,
Берәмтекләп чүпләп әйтә тор.
Сүз – ук кебек. Тартылдымы җәяң,
Очып кадалырга тора ул.
«Кемгә аттың?», «Кемгә тидем?» – диеп
Аһ ормаслык булсын коралың.
Хакның хагы: кием теккәндә дә,
Җиде үлчә, бер кат кис, дигән.
Сүз – ефәк ул. Каючыга әйткән –
Шагыйрьләргә мең кат төс икән.
Гел яктыра, көмешләнә дөнь
Гел яктыра, көмешләнә дөнья…
Офыкларым шундый үзгәрә –
Күзләргә бу даим үзгәрешкә,
Һай, түзәргә кирәк, түзәргә.
Көмешләнә, көмешләнә көннәр…
Көмеш пәрәвезләр көзләрдә.
Ялган ялтыраулар узган инде,
Чыңлап торган чынлык сүзләрдә.
Көмешләнә, көмешләнә еллар…
Көмеш чыңнар килә колакка
Мин гомернең көмеш бер чорында,
Тик озакка микән, озакка?
Көзге халәт
Көз рәссамы узган сукмакларда
Озатып йөрим җәйге җырларымны…
Сезгә багышлыйм мин, яшь чаганнар,
Ак каеннар, көзге юлларымны!
Үзегездән алган моңсулыкны,
Күз яшьләрен, зинһар, кичерегез, –
Аңларсыз, дип уйлыйм җирне сөйгән,
Табигатьне сөйгән күңелне сез…
Сукмакларның чыгып читенә үк
Көтәсең син кемне, Каенкаем?
Әгәр сине Җәй ташлаган икән,
Кайгырмачы, дустым, кайтыр ла ул.
Ә чаганнар – бөдрә сеңелләре
Каеннарның – яфрак коя торган!
Йә, әйтегез, серегез бар нинди,
Саргаясыз нинди кайгылардан?
Карагыз сез әнә наратка –
Зур агагыз нинди, о, мәһабәт!
Сез ни дисез? Тукта... чыннан дамы
«Йөрәгендә аның юк мәхәббәт?!»
Шуннанмыни аның юанлыгы,
Мәңге сулмас ылыс яшеле?
О, мин сезнең белән, Каен, Чаган,
Мин теләмим андый яшьлекне
...Җәйге моңнар чыңлый колагымда,
Күз алдымда – көзге сагышлар.
Мин дан җырлыйм сезгә, ак каеннар,
Яшь чаганнар, җырым багышлап
Ике җылы
Кул җылымны бирәм сезгә, дисең…
Ә халкыңнан күңлең җыйганны?
Тән җылысы – шәм җылысы гына,
Җан җылысы җылыта җиһанны.
Иң кадерле…
Иң кадерле сүзләремне эзлим,
Эзләп-эзләп карыйм үткәннән.
Иң кадерле сүзләр әйтелмичә,
Әйтелмичә үтеп киткән лә…
Иң кадерле минутларым булган,
Ялкыннарым булган икән лә;
Дус-ишләрем җырлаганнар миңа
Якты җырлар, дөнья көткәндә.
Иң кадерле кешем янда гына,
Янда гына булган икән дә,
Үкенечкә әйтелмичә калган
Иң кадерле сүзләр гөлкәйгә.
Йөзек кашы
Күрсәткән ул салып нигезен дә,
Эргәсен дә тарих иленең…
«Кем ул?» димә, кардәш, беләсеңдер,
Язмышларын ана телемнең.
Узган, тузган, курайларын сузган,
Бузаларда баткан тузанга,
Кагып кына җибәр өстен, туган, –
Үкенмәссең татар булганга.
Ни зөбәрҗәт шунда ачканыңны
Үзең генә үксеп аңларсың…
Кыен була, бигрәк кыен була
Чит җирләрдә, кардәш, аңларсыз.
Бер тапкачтын инде ычкындырма,
Җуя күрмә асыл ташыңны, –
Утлардан да тартып алыр татар,
Танып газиз йөзек кашыңны.
Онытмаган булсаң әле тәмам
Кадерләрен асылташларның,
«Анам теле» дигән кашны сакла,
Исән чакта такыр башларың.
Гомер юллары
Бормаборма гомеремнең юллары,
Боргалана сукмаклары, сулары…
Дәрьядыр, гомер түгелдер бу юллар,
Мәңгелектер кулларны бу кысулар.
Баш очымда көн дә кояш яктыра,
Күңел кошым югарыга ашкына.
Күгәрчендәй талпынсам бер һавага,
Тибрәп яулык кала җирдә, яр кала.
Гомер юлым! Бер агың бар, бер караң, –
Юлда бит мин, юлда гел, җырда һаман.
Очрашулар, кавышулар юлы бу,
Куанычлар һәм сагышлар җыры бу.
Очракмы бу?
Язмыш безгә нәрсә әзерлидер, –
Ходай үзе әйталмас.
Мөлдерәмә шатлык касәсеннә
Үз өлешен кем соң татымас!..
Рәхмәт сиңа, Бөек Очрак!
Шушы
Бик акыллы дөнья йөзендә
Көтмәгәндә сәер кавышуны
Бираласың бары син генә.
Иңгә яткан безнең капчыккапчык
Башкаларга дигән бурыч, ант…
Ә күкрәктә, хокук сорап үзенә
Тибә, ярсый, яна яңа кан.
Арткан саен бәхет, үткәндәге
Бәхетсезлек ныграк сизелә.
Ничек соң бу очрак алданрак
Очрамаган икән ул безгә?
...Нәрсә әзерлидер безгә язмыш –
Анысы өчен шайтан кайгырсын!..
Чыгар әле, сөю, үткәндәге
Газиз көннәремнең ачысын!
Сөя торган чак
Таң яктыра сызылып,
Йолдызлар калка…
Синең олы күзләрең
Эчкәрәк бата.
Күпме рәхәт китереп
Үтте бу төн дә.
Рәхәт газап бирүчем,
Сау бул бүгенгә!
Сарылмагыз, әй, куллар,
Муеннарыма, –
Башка күз, башка куллар
Бит уйларымда.
Таң яктырган чагында
Шулай сызылып,
Беләм: ул да башкага
Карый сарылып…
Юкюк, мин түгел, түгел
Синең бәхетең! –
Әнә эзли бит сине
Бәхетегетең!
Аһ, ник таңнар атканда
Яна дүрт учак?!
Бәхетме син, газапмы,
Сөя торган чак?
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала