С.Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры 6 октябрьдә гаҗәеп тирән эчтәлекле һәм зур соклану уяткан затлы тамаша – Фәнис Яруллинның «Кыйгак-кыйгак каз кычкыра» әсәренә нигезләнеп сәхнәләштерелгән «Сәхи(я)» драмасын тәкъдим итте.
Фәнис Яруллинның әлеге повесте тереклек ияләре – хайваннар һәм кошлар язмышы аша кешеләрнең эчке дөньясын, тормыш фәлсәфәсен ача. «Кыйгак-кыйгак каз кычкыра», – дигән юллардан башланган моңлы җырлар халык арасында юкка гына киң таралмагандыр. Мәгънәсе аның бик тирән: казлар каңгылдашуы югалту яки туган якларны сагыну символы рәвешендә сурәтләнә.
Сәхия язмышы аша көчле хатын-кызлар буыны турында сөйләүче «Сәхи(я)» спектакле (12+) – театрның быелгы премьерасы. Аны Минзәлә театры сәхнәсендә режиссер Александр Далматов куйган. Рәссамы – Сәлимә Әскәрова, ут куючы рәссам – Илдар Шакиров, композитор – Миләүшә Хәйруллина, хореограф – Илнур Гарифуллин.
Тамашачы буларак, мине бу әсәр тирән фәлсәфәсе, режиссер осталыгы һәм актерларның җан тетрәткеч дәрәҗәдә тормышчан уены белән таң калдырды. Хисләремне газета битләре аша уртаклашасым килде.
Сугыш, югалту, үз-үзеңне эзләү һәм, иң мөһиме, үз асылыңа кире кайту турындагы бу әсәрнең төп әһәмияте – шул чорда яшәгән балалар, яшь татар кызларының иңенә төшкән авырлыкны күрсәтү аша кешелек сыйфатларын югалтмау феноменын ачуда.
Төп каһарман – яшь кыз Сәхия. Әнисенең фаҗигале үлеменнән һәм әтисенең фронтка китүеннән соң ятим калган апалы-сеңелле кызларның олырагы ачка үлмәс өчен үзенең хатын-кыз табигатеннән ваз кичәргә мәҗбүр була: чәчен кыскарта, ират киемен кия, иң авыр эшләргә җигелә һәм авылда «Сәхи» кушамат-исеме белән ир-ат булып таныла. Аның тормыш юлы кырыс табигатьле Себер якларындагы нефть вышкаларына кадәр сузыла. Бу – яшәү өчен гади генә көрәш түгел, ә кешеләрне коткару хакына үз бәхетеңне корбан итү.
Спектакльдә яшь Сәхия ролендә Минзәлә театрының талантлы яшь артисты Миләүшә Шәяхмәтова уйный. Хәер, бу очракта уйный дип әйтү дөрес тә булмас, Миләүшә әлеге образда яши. Ул сәхнәдә яшь Сәхиянең ачыргаланып өзгәләнүен чагылдырганда тамашачы күз яшьләрен тыя алмый... Спектакльдә өлкән буын артистлар белән бәйләнеш, аларның төп рольне ачуга керткән өлеше дә бик зур. Сәхиягә туры юлны күрсәтүче, намус авазы булып торучы Зәйнәп әби ролен Татарстанның халык артисты Рәзилә Муллина башкара. Аларның сәхнәдәге бергәлеге спектакльгә җылылык һәм тирәнлек өсти.
Спектакльнең истә кала торган ягы – аның метафораларга бай сәнгатьчә визуаль теле. Сәхнә катлаулы декорацияләрдән азат, бердәнбер тәрәзә йортның «күзе-колагы» һәм «ишеге» дә булды.
Спектакльне тамаша кылган Саба районы халкы исеменнән театр бәйрәме бүләк иткән Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры коллективына, режиссерга зур рәхмәт белдерәсем килә. Шулай ук Александр Далматовны кайчандыр Казанда укыткан остазы, шәкертләренең уңышлары белән чиксез горурланып, бүген Саба районының Миңгәр авылында яшәүче танылган рәссамсынчы, режиссер Фәйзрахман Камаловның да җылы сәламнәрен җиткерәм. Театр коллективына иҗат дәрте, яңа үрләр яулавын һәм тамашачы мәхәббәте телибез! Минзәлә театрын Саба төбәгендә көтеп калабыз.
Раушания ГАБИДУЛЛИНА, Башкортстанның мәгариф отличнигы, Саба районы Миңгәр авылындагы «Затчы-Зодчий» хосусый музей-остаханәсе җитәкчесе
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала