Шагыйрь, прозаик, мөгаллим Роберт Җиһанша улы Рәкыйпов 1936 елның 10 ноябрендә Чүпрәле районындагы Яңа Чокалы авылында туа. Казан университетының физика-математика факультетын тәмамлый.
Чүпрәле районы мәктәпләрендә эшли, 1974 елдан Әлмәттә яши һәм интернат-мәктәптә физика, математика укыта. Китаплары: «Сагыну», «Сиңа гына ачам күңелемне», «Яшьлегем башкаласы», «Җилкәннәрдә зәңгәр җилләр», «Хәтер урамы». Роберт Рәкыйпов 1995 елның 4 маенда вафат була. Аның шигыренә язылган «Мин яратам сине, Татарстан» (Р.Андреев көе) җыры 2008 елда Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясенә лаек була.
Кайтыр идем яшьлек языма
(Илфат Дәүләтшин көе)
Яшьлек язым инде артта калды,
Ник ашыгам гомер көземә?
Әй елыйсы иде, малай булып,
Йөзне куеп, әнкәй тезенә.
Яшьлек язым инде артта калган
Хатирәләр белән языла.
Язлар саен, кошлар кайткан кебек,
Кайтыр идем яшьлек языма.
Яшьлек язым инде артта калды,
Юкарганнар чәчләр ак булып.
Әй чабасы иде ялан тәпи
Тузан очкан юлда ак булып.
Яшьлек язым инде артта калган
Хатирәләр белән языла.
Язлар саен, кошлар кайткан кебек,
Кайтыр идем яшьлек языма.
Яшьлек язым инде артта калды,
Еллар үткән йөзгә эз сызып.
Әй үтәсе иде, малай чакның
Сүнгән учакларын кабызып.
Яшьлек язым инде артта калган
Хатирәләр белән языла.
Язлар саен, кошлар кайткан кебек,
Кайтыр идем яшьлек языма.
Мин яратам сине, Татарстан
(Роберт Андреев көе)
Мин яратам сине, Татарстан,
Ал таңнарың өчен яратам,
Күк күкрәп, яшен яшьнәп яуган
Яңгырларың өчен яратам.
Мин яратам сине, Татарстан,
Горур халкың өчен яратам,
Җан эреткән әнкәм телең өчен –
Татар телең өчен яратам.
Мин яратам сине, Татарстан,
Тугайларың өчен яратам,
Тукайларың, Сәйдәшләрең өчен,
Җәлилләрең өчен яратам.
Татарстан, сине яратам!
Талгын су
(Зиннур Сафиуллин көе)
Тал төбендә – талгын су,
Яшьлек чагым калган су.
Аерылмаска вәгъдә биреп,
Көмеш йөзек салган су.
Талгын су, талгын су,
Көмеш йөзек салган су.
Тал төбендә – салкын су,
Яшьлегемдәй алкын су.
Аерылышкан вакытларда
Йөрәкләргә якын су.
Салкын су, салкын су,
Йөрәкләргә якын су.
Тал төбендә – инеш су,
Вак-вак ташлы көмеш су.
Яшьлегемне саклап калган
Мәңгегә сөенеч су.
Талгын су, талгын су,
Мәңгегә сөенеч су.
Талларым
(Зиннур Сафиуллин көе)
Кырларымда, болын, күлләремдә,
Калмадым шул, нигә калмадым?!
Кайткан саен, үпкәләгән кебек,
Боек тора моңсу талларым.
Талларым, талларым, талларым,
Сезне тагын бер күрер идем
Талларым, талларым, талларым,
Сезгә тагын бер кайтыр идем!
Диңгез-таулар аша, чорлар аша,
Йөрәгемне сезгә ялгадым.
Кичерегез мине, еракларга
Ташлап киткән өчен, талларым.
Талларым, талларым, талларым,
Сезне тагын бер күрер идем,
Талларым, талларым, талларым
Сезгә тагын бер кайтыр идем!
Үзем беләм, киткән юлларыма
Карый-карый күзем талганын.
Юк, мин болай бүтән яши алмыйм,
Кайтам сезгә, кайтам талларым!
Талларым, талларым, талларым,
Сезне тагын бер күрер идем,
Талларым, талларым, талларым,
Сезгә тагын бер кайтыр идем!
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала