Мәдәният Уку өчен 2 минут

«Казан егетләре артыннан», яки Бәхетле тилерү

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында моннан берникадәр вакыт «Казан егетләре» спектаклендә кәттә егетләр авыл кызларының башын әйләндергән иде.

Рольләрдә – Зәринә Сафина, Гүзәл Галиуллина, Эльвина Кәримова, Эльвина Насыйбуллина.
Рольләрдә – Зәринә Сафина, Гүзәл Галиуллина, Эльвина Кәримова, Эльвина Насыйбуллина.

Инде «Казан егетләре артыннан» (12+) авыл кызлары шәһәргә барды. Очрашу нәрсә белән тәмамландымы? Режиссер Айдар Җаббаровның чираттагы яңа спектакле һәм көтелмәгән ачышлар турында түбәндәге материалны тәкъдим итәбез.

Дөресен генә әйткәндә, моңа кадәр куелган «Казан егетләре»ндә артистларның артык кылануы, сәхнәдәге тамашаның очсызлы эстрадага охшап калуы, егетләрнең өч сәгать буе исереккә салышып лыгырдаулары, тамашаның темпо-ритмы аксавы гайрәтне чигергәнгәдерме, икенче спектакль турында хәбәр күңелне җилкендермәде. Әмма икенче спектакль тәүге ремейкка караганда уңышлырак тоелды.

Ремейк дигәндә, 1990 елларда драматургыбыз Мансур Гыйләҗев әсәрләре буенча куелган бу ике спектакльнең бүген тамашачыны, бигрәк тә яшьләрне театрга җәлеп итәр өчен кабатлап куелуы аңлашыла. Әмма Айдар Җаббаровның бу тамашалары ремейк кына булып калмыйча, мөстәкыйль сәхнә әсәрләре исеменә дәгъва кыла кебек тоела. Хәер, беренчесендә андый уй башка килмәгән иде. Икенчесе исә әллә нишләтте шунда.

Сәхнәдә вакыйгаларның һаман да шул Мартыныч һәм аның авылдагы кайчандыр табыш китергән спиртзаводны торгызып, ир затларын кайтару турында барганын, бернинди бөек идея күтәрелмәгәнен, тирән фәлсәфә кузгалтмаганын да аңлыйсың, шулай да Мартынычны уйнаучы Алмаз Фәтхуллинга теләктәш булганыңны тоясың. Спиртзавод түгел, шайтан булсын, тик авылларыбыз элеккечә гөрләсен, бала-чага авазлары тынмасын, сыер мөгерәүләре, сарык «бә»елдәүләре өзелмәсен, дисең. Әле шушы көннәрдә Казанның Уникаль осталык үзәгендә келәм тукучылар съезды булып узды. Шунда Мәскәүдән килгән бер белгеч, келәм тукырга йон табу кыенлашты, сарыклар саны нык кимеде, дип сукрана. Шуңа күрә Мартынычны ничек хупламыйсың?! Келәм туку традицияләре онытыла, күз бетереп келәм тукучылар юкка чыга бара, дибез. Чынлыкта, сәнгатьнең сүлпәнәюе йон булмауга терәлә икән ләбаса!

Чия төсендәге «девятка»га утырып җилдерткән кәттә егетләр, «Фристайл» төркеме җырларына кушылып биючеләр әллә кайда, җиде кат томан артында калды кебек, һәм бүген алар турында спектакль карап утыру көлке тоела. Ләкин кәттә егет Альфредны уйнаучы Артем Пискуновны тагын бер күрү өчен генә дә кабат киләсе килә бу спектакльгә. 1990 еллардагы кәттә егеткә тартмаганын да аңлыйсың, ләкин артистның ихласлыгы, сөйкемлелеге әллә нишләтә шунда.

Рольләрдә – Артем Пискунов, Эдуард Никитин, Зөлфәт Закиров, Салават Хәбибуллин. /Фотолар – К.Тинчурин театры архивыннан, tinchurinteatr.ru.
Рольләрдә – Артем Пискунов, Эдуард Никитин, Зөлфәт Закиров, Салават Хәбибуллин. /Фотолар – К.Тинчурин театры архивыннан, tinchurinteatr.ru.

Гомумән, Айдар Җаббаровның бу дилогиясен карый башлаганда, 1990 еллардагы тамашаларда рольләрне башкарган Рамил Төхфәтуллин, Илдус Габдрахманов, Искәндәр Хәйруллиннарны берәү дә алмаштыра алмас кебек тоелган иде. Әйе, бу артистларны узып китүе җиңел түгел. Әмма К.Тинчурин театры спектакльләрендә үз сөйкемлелекләре белән алдырган Казан егетләре туып килә. Артем Пискунов, Эдуард Никитин, Зөлфәт Закиров, Салават Хәбибуллинны да бүгенге яшь тамашачы кабатланмас дип белеп, киләчәктә Казан егетләре булып сәхнәгә аяк басачак яңа буын сәхнә осталарына берара ышаныч белдермичә караячагына инана башлады күңел.

Спектакль гади булса да, бөтенләй мәгънәсез түгел үзе. Тамашачы моны Альфред образы турында уйлаганда аңлар. Кәттә дачада, кулында кесә телефонын әйләндерә-әйләндерә, Яңа ел мәҗлесенә үзе кебек чытлык Казан кызларын көткәндә ул дус егетләренә нинди сабак бирә? Бай булып күренер өчен арендага фатир, машина алыгыз, «Хороший понт дороже денег», диме? Кызларны да машина сайлаган кебек, күңел белән түгел, баш белән эзләргә өйрәтәме? Сөйгән ярыңның ботлары синең кабырга турысына җитәрлек озын булсын һәм сез бергә атлап барганда бөтен кеше көнләшсен, дип тә өстиме? Ни кызганыч, күзгә төтен җибәреп яшәү бүген нык тамыр җәйгән.

Фирдәвес исә бу теманы тагын да тәгаенли төшә. Үзе ул авылда туып-үссә дә, шәһәрчә буласы килеп, дус егетләре алдында сынатырга теләмичә, үзенә кәләш итеп Казан кызын эзли, күңеле теге вакытта «авыл бәрәңгесе» Фирдәвескә берегеп калса да. Алдавыч, ясалма дөнья темасы шәп бирелгән бит?!

Ә авыл кызлары нишли? Башта алар моннан ярты ел элек авылларына килеп төшкәч, үзләренә гашыйк итеп һәм өйләнергә вәгъдә итсә дә юкка чыккан егетләрне, Казан кызлары булып киенеп, үзләрен мәхәббәт утына сала. Тегеләрнең табалары кызгач кына дачадан китеп, үч ала. Шунда берсенең әйткән сүзләре һаман истә. Чын мәхәббәтнең, ихлас хисләрнең арзанлы, кирәксез, кадерсез бер нәрсә булып калып, ялганның, ясалмалылыкның өстен чыгуы турында сукрана ул. Бу галәмәтне без көн саен көндәлек тормышта, сәясәттә, мәхәббәттә, иҗатта булсын һәрдаим күреп торабыз.

Беркатлы спектакльдә авыз күтәреп көлеп утыруыңнан башта оялсаң, аннары ничектер бөтен дөнья онытылып торып, үзең дә вакыйгалар эчендә кайныйсың кебек. Артем Пискунов башындагы парикның клоунныкы кебек ясалма күренеп, сәхнәне очсызландыруы да бер мәлгә онытыла. Кызларның (Зәринә Сафина, Гүзәл Галиуллина, Эльвина Кәримова, Эльвина Насыйбуллина) әлегә ансамбль булып укмашып бетмәүләре дә кәефне кырмый башлый.

Ник көтмәгәндә шундый күңелгә хуш килде соң әле бу спектакль, дип ике-өч көн үткәч тә уйланып йөрисең. Моннан берникадәр вакыт, татар театрында патриотик тема, милли геройларыбыз юк, тарих турында спектакльләр кирәк, дип лаф органыңны, бу күзлектән карап, хәтта академия театрында куелган ярыйсы гына комедияләрне эт итеп сүккәнеңне искә төшерәсең. Әллә зәвык бозылдымы, дип үз-үзеңә хәйран каласың.

Сәхнәнең корылышы да күңелгә ошый торган итеп эшләнгән. Яңа ел алды. Урман. Дача. Чыршы утлары һәм шәмнәр (рәссам – Булат Ибраһимов, ут куючы рәссам – Ольга Окулова). Әллә ялт-йолт иткән чыршы утлары, серле шәм яктысы сихерләдеме, дип тынгы бирмәгән сорауга тагын җавап эзлисең.

Ә музыкасы! Үзе бер шедевр. Спектакльдә элек яңгыраган җырларга яңаларын да өстәп җибәргәннәр бугай. Иң мөһиме, җырлар-биюләр бу режиссерның беренче спектаклендәге кебек чуртан, аккош һәм балык кебек һәрберсе үз тормышы белән яшәми, бик табигый укмашкан (композитор Азат Хөсәенов, аранжировщик Илдар Харисов).

Ник һаманнан бирле татар әсәре дип халыкара сәхнәләрдә күрсәтеп булмаслык бер спектакльгә ушым китеп утырам дип, тагын үз-үзеңә хәйран каласың. Ә күз алдында театрдан ул кичне төркем-төркем булып кайткан яшьләр җанлана. Каршыга хәшәрәтләргә охшатып киенгән-буянган егет-кызлар очрый. Хэллоуин. Ә безнекеләр, Аллаһыга шөкер, татар сүзен, татар җырын тыңлап театрдан кайтып килә. Нишләптер аеруча күп булып тоелды бу кичне яшьләребез. Татарча сөйләшеп кайтуларын тыңлавы гына да нинди рәхәт!

Шулай дип, спектакльне мактауны аклаумы бу?.. Кылт итеп тамашадан бер геройның әйткән сүзләре искә төште. Тиле-миле дөньяда тилеләр генә бәхетле, диде бугай. Тилергән дөньяда азга гына булса да тилереп бәхетле булырга теләүме бу? Һәркем үз почмагына кереп посып яшәгән заманда, тамаша залында шау-гөр килгән халыкка кушылып бәхетле булу омтылышымы? Янәшәлекне, бергәлекне, көчне тоярга теләүме?

Әллә нишләтте бу «Казан егетләре артыннан» барган авыл кызлары. Ә бәлки алар кәттә шәһәр егетләрен яратырга өйрәткәнгә шулай тәэсирләнгәндер күңел?

Таптым! Җавабы әллә кайда түгел. Бик якында гына булган. Тагын Мартыныч сүзләре искә төшә: «Сездә “душа” бар», – дип юата ул авыл кызларын. Менә бу тамашаның да «душа»сы бар. Тамашачыны берләштерә торган, исәрләндерә торган ниндидер бер сөйкемле сөяге бар. Оялчан авыздан «Афәрин!»нең ничек ычкынганын сизми дә каласың. Йөгерә-йөгерә баскычлардан менеп, тамаша залына атылып чыгудан һәм геройларга кушылып биюдән рәтнең нәкъ уртасында утыру гына коткарып калды бугай. Нәрсә бу? Тиле-миле дөньяга ияреп тилерүме? Нәрсә булса да, хәерлегә булсын!

«Мәдәни җомга» газетасы

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи