Шәхесләребез Уку өчен 3 минут

Рамил Гали хезмәт кешеләрен данлый

Казанда танылган фотограф, Татарстанның атказанган матбугат һәм гаммәви чаралар хезмәткәре Рамил Галинең «Хәрби һәм хезмәт батырлыгы» дип аталган күргәзмәсе ачылды. Фотография сәнгате остасы белән ТР Милли китапханәсендә оештырылган әлеге күргәзмә һәм иҗат турында сөйләштек.

Россия Журналистлар берлеге, Россия һәм Татарстанның Фотографлар берлекләре әгъзасы, Татарстанның атказанган матбугат һәм гаммәви чаралар хезмәткәре, «Бәллүр каләм», Ф.Кәрим исемендәге премияләр лауреаты Рамил Якуб улы Гали. /С.Камалетдинов фотолары, tatar­inform.ru
Россия Журналистлар берлеге, Россия һәм Татарстанның Фотографлар берлекләре әгъзасы, Татарстанның атказанган матбугат һәм гаммәви чаралар хезмәткәре, «Бәллүр каләм», Ф.Кәрим исемендәге премияләр лауреаты Рамил Якуб улы Гали. /С.Камалетдинов фотолары, tatar­inform.ru

Рамил Гали Татарстаннан читтә туып үскән: ул 1958 елның 11 мартында Чиләбедә туа, ике елдан аларның гаиләсе Ульяновскига күченә. Узган гасырның 70нче елларында егет Казанга укырга килә һәм студент чорыннан кулына алган фотокамера аның гомерлек юлдашына әйләнә. Рамил Гали Казанда, Мәскәүдәге төрле матбугат чараларында эшләп, күп кенә иҗади бәйгеләрдә җиңүләр яулап, 50дән артык хосусый һәм күмәк фотокүргәзмәләр оештыра. 2015 елдан – «ТАТМЕДИА» АҖ карамагындагы «Татар-­информ» мәгълүмат агентлыгы фотокорреспонденты. 2020-2023 елларда Татарстан Фотографлары берлеге рәисе. 2024 елдан берлекнең Фотография музеен җитәкли.

Фотолар – тарихи һәм сәнгати документлар

– Рамил әфәнде, сезнең архивыгызда 40 меңнән артык фотосурәт тупланган дип беләм. Мәсәлән, миңа Казан күренешләре бик ошый. Бу серияне кайчан башлап җибәргән идегез?

– Казанны 1970 еллардан башлап фотога төшерәм. Аны матур итеп фотога төшерә алуымны балачактан ук фотография сәнгатенең техник сыйфатларын яхшы өйрәнүем, балалар сынлы сәнгать мәктәбен тәмамлавым, мөһим кадрларны дөрес күрергә күнегүем белән дә аңлатыр идем. Безнең гаиләбез төрле шәһәрдә яшәде, аннары мин Казан химия­-технология техникумын тәмамладым. 1985 елдан – республика вакытлы матбугатында, 1999­-2015 елларда Мәскәүдәге үзәк матбугат чараларында фотокорреспондент булып хезмәт куйдым. Берара Россия Президенты катнашындагы чараларны яктырта торган журналистлар төркемендә эшләдем. Шау-­гөр килеп торган башкала тормышыннан арыгач, Казанга әйләнеп кайтырга карар кылдым. Һәм мин тагын да гүзәлләнгән Казанны танымадым дисәң дә була! Шәһәрнең шулкадәр ямьләнүен, туристлар өчен дә кызыклы калага әйләнүен күреп бик шатландым. Аны фотога тагын да күбрәк төшерә башладым. Гомумән, Казан – минем илһам чыганагым! Иске Казан күренешләрен, Иске Татар бистәсен Мәскәүгә киткәнче дә төшергән идем. Ул фотосурәтләр архивымда саклана. Ә менә XXI гасыр Казанына багышланган хезмәтләремнән торган бер фотоальбомым нәшер ителде инде. Шул уңайдан «Татмедиа» бинасында күргәзмәм дә узды.

«Хәрби һәм хезмәт батырлыгы» күргәзмәсендә.
«Хәрби һәм хезмәт батырлыгы» күргәзмәсендә.

– Иҗат юлыгызның 40 елдан артып китүен исәпкә алып, сезне татар фотографиясе классигы дип атарга мөмкиндер инде…

– Матбугат өлкәсендәге эш стажым шулай дип уйларга мөмкинлек бирә сыман... Мин 1985 елдан шушы һөнәрдә хезмәт куям һәм республикабызның киңкырлы фотоелъязмасын алып барам. Фотоларымны тарихи һәм сәнгати документлар дип саныйм. Аларның үз рухи кыйммәте бар. Мин аларның Казандагы яхшы бер бинада зур фотокүргәзмә буларак саклануын теләр идем.

Тегү остаханәсе.
Тегү остаханәсе.

Хәзер безнең тормышка ясалма фәһем үтеп керә башлады. Әмма, мәсәлән, минем архивым җитди фотофактлар базасын тәшкил итә, алар тарихта калган вакыйгаларга кагылышлы нинди дә булса бәхәскә урын калдырмый. Һәм аларны ясалма фәһем ярдәмендә үзгәртеп тә булмый, чөнки алар фототасмага төшерелгән. Милләт өчен, тарихны үзгәртергә теләүчеләргә каршы тору өчен болар мөһим тарихи документ!

Һөнәреңне нык яратырга кирәк

– Фотохәбәрче эше вакыйгалар үзәгендә кайнауны таләп итә. Һөнәрегез белән бәйле ниндидер хәвефле хәлләр булмый калмагандыр?

– Андый хәлләр күп булды. 2002 елда Мәскәүдә «Норд-­Ост» мюзиклы барган тамаша залында теракт булганын күпләр хәтерлидер, шул көннәрдә мине чак кына снайпер атмады. Берсендә Мәскәүнең Тушино тирәсендә вертолётта күтәрелгәч, никтер ишек ябылмады... Шөкер, исән калдык. Эш буенча Сочидагы Красная Поляна тауларында менгәч, миндә «тау чире» башланып, хәлем начарланган иде…

Кече авиация очучылары.
Кече авиация очучылары.

– Осталык дәресләрендә уңышлы фотограф булырга теләүчеләргә нинди киңәш бирәсез? Һәм әгәр берәр илнең музеенда күргәзмә ачарга тәкъдим итсәләр, кайсысын сайлар идегез?

– Уңышка ирешергә теләүчеләр үз һөнәрен нык яратырга, күп гыйлем җыярга тиеш. Фотосәнгать балачактагы ук кызыксынуым иде, шулай да яхшы сыйфатлы фотоларны үзем дә егерме өч яшемдә генә төшерә башладым. Моннан тыш, фотограф чыдам, «җиңел аяклы», ягъни тиз генә җыенып, юлга чыгып китәргә әзер, яңалыкка омтылучан булырга тиеш. Сәнгать тарихын, фотографиянең классик төрләрен яхшылап өйрәнү дә мәҗбүри.

Ә җитди күргәзмәмне Парижның борынгы корольләр сарае – Лувр музеенда ачар идем…

– Казанга багышланган яңа фотоальбом нәшер итү планы юкмы?

– Быел мин Татарстан Фотографлар берлегендә «Казанның мең мизгеле» дип исемләнгән лекция үткәргәндә генә дә архивымдагы 2,5 мең фотосурәтне сайлап алып тамашачы игътибарына тәкъдим иттем. Халык иҗатымны, Казанга үзенчәлекле карашымны бик ошатты. Яңа фотоальбом әзерләп бастыруда булышырга теләгән оешма табылса, әлбәттә, моңа шат булыр идем... Һәр иҗатчы үз хезмәтен халыкка күрсәтү өчен эшли.

Балтач ремонт­техника предприятиесе.
Балтач ремонт­техника предприятиесе.

Максатым – бәхетнең хезмәттә булуын аңлату

– Матбугат чараларында дөнья күрүдән тыш, хезмәтләрегезне күргәзмәләрдә күреп була. Мәсәлән, күптән түгел Татарстан Милли китапханәсендә ачылган «Хәрби һәм хезмәт батырлыгы» дигән күргәзмәгез бик күпләрнең игътибарын җәлеп итте.

– Әлеге күргәзмәм быел республикада игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакярлеге елына багышлана. Татарстан Милли китапханәсе директоры Мәдинә Тимерҗанова белән бу проект хакында күптәннән сөйләшүләр алып барылды... Шөкер, күргәзмәм ачылды. Алайса соңгы елларда Казанда Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее карамагындагы Заманча сәнгать галереясында зур фотокүргәзмәмне ачарга теләгем бар иде, ләкин андый мөмкинлекне бирүче булмады. Күңелем бераз төшкән иде…

Рамил Галинең Казанга багышланган фотосериясеннән.
Рамил Галинең Казанга багышланган фотосериясеннән.

Әйтергә кирәк, хәрби һәм хезмәт батырлыгы темасына караган фотоларымны барлап чыгу өчен 2 ел фотоархивымны актарырга туры килде. Нәтиҗәдә, аклы­-каралы 300дән артык фотокадрны сайладым. Ниятем саллы гына китап бастыру иде. Әмма быел шушы күргәзмәне ачу яхшырак булыр дип таптым. Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының бүгенге хезмәт алдынгылары турында мәгълүмат тупланган электрон Мактау тактасы әзерләвен белгәч, аларны үткән дәверләрне дә онытмаска өндәп, әлеге темага хосусый фотокүргәзмә ачарга җыенуымны хәбәр иттем. Министрлык җитәкчелеге Татарстан Милли китапханәсенә рәсми хат юллап, күргәзмәмне оештырырга булышты. Күргәзмәнең иганәчеләре: зал тәкъдим иткән Милли китапханә, фотоларны бастырырга финанслар бүлеп биргән Мәдәният министрлыгы, ә «ТАТМЕДИА» медиахолдингы мәгълүмати ярдәм күрсәтте.

АЭС төзелеше.
АЭС төзелеше.

Теләгем – яшьләргә әби-­бабайлары, әти-­әниләре яшәгән заманны, аларның хезмәт батырлыгын күрсәтү, бәхетнең хезмәттә булуын аңлату. Әлеге күргәзмәне республикабызның башка шәһәр һәм районнарында да тәкъдим итү планлаштырыла. Экспозиция ике серияне берләштерә: берсендә – 1980­-1990 еллардагы фотосурәтләр – аларда Бөек Ватан сугышы ветераннары. Ул чорда ветераннар Җиңү көнендә Казанның Горький исемендәге ял паркында Мәңгелек ут янына җыела, анда аларны республика хакимияте вәкилләре котлый иде. Бәйрәм парадын үткәрү традициясе әле формалаша гына башлаган чаклар... Икенче фотосерия хезмәт батырлары сурәтләнгән кадрларны үз эченә алды. Мин үз эшләренең остасы булган әлеге кешеләрне шул заманда республикабыз газеталарының беренче битләре өчен төшердем. Объективка кемнәр генә эләкмәде: Уренгой-­Помары-­Ужгород торба үткәргечләрен төзүчеләр, Әлмәт нефтьчеләре, су астында эшләүче водолазлар, ашыгыч ярдәм табиблары, ипи пешерүчеләр, тегүчеләр, завод-комбинатларда эшләүчеләр, Арча милли аяк киеме тегү фабрикасы осталары, АЭС төзүчеләр, асфальт, рельслар һәм дә Идел аша күпер салучылар, Ленин мемориалын (хәзер – ТР Милли китапханәсе бинасы) төзүчеләр, тимер-­томыр җыеп тапшыручы мәктәп укучылары һ.б. Һәм әлбәттә, 1 Май бәйрәме күренешләре…

Беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсе.
Беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсе.

Күргәзмәдә күренекле шәхесләр – Рөстәм Кутуй, Мәхмүт Хөсәен, Марсель Сәлимҗанов, Харис Якупов, меценат Әсгать Галимҗанов һ.б. портретлары да бар. Диварга үз һөнәренең остасы, заманында балет сәнгатендә зур уңышларга ирешкән Рудольф Нуриев портретын да элдем. Ул Казанга килгәч аны фотога төшереп калу насыйп булган иде. Бу уңайдан бер тарихи фактны телгә аласым килә: 1964 елның октябрендә Вена операсында куелган «Аккош күле» балетыннан соң Марго Фонтейн белән Рудольф Нуриевны 89 тапкыр (!) сәхнәгә чакырып чыгаралар. Бу Гиннессның рекордлар китабына да кертелгән. Бу рекордны узучы юк әле һәм булмас та кебек…

Күргәзмә (16+) декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи