«Эрмитаж – Казан» үзәгендә Николай II гә багышланган күргәзмә ачылды. Аны дәүләт Эрмитажыннан китерүгә якынча 8,3 миллион сум тотылган. Экспонатлар төялгән фургоннарны кораллы сакчылар озата килгән. Бу – 2005 елда Казаныбызда данлыкны музейның филиалы ачылганнан бирле утыз беренче күргәзмә.
Экспозициядә 400 гә якын экспонат исәпләнә. Картиналар, чын фотосурәтләр, «Фаберже» фирмасында ясалган кыйммәтле зәркән эшләнмәләр, патша сарайларында торган җиһазлар, савыт-саба, затлы киемнәр, Романовлар йортының 300 еллыгы уңаеннан бүләк итеп бирелгән кыйммәтле әйберләрнең купшылыгыннан күзләр камаша. Оештыручыларның, гаиләсенә кагылышлы экспонатларны күп файдаланып, патшаның кешелек сыйфатларын күрсәтергә теләгәне сизелә, һәм бу нәрсә күргәзмәнең үзенчәлеге булып тора. Ул «Николай II: гаилә һәм тәхет» дигән исеменнән үк аңлашыла.
Билгеле булганча, соңгы патша Казаныбызда беркайчан да булмаган, шулай да күргәзмәдә борынгы калабызны искә алып куелган экспонатлар да бар. Әйтик, Казан күренешләре һәм һөнәрләре төшерелгән тәлинкә. Аны патшага 1894 елда бүләк итеп биргәннәр.
Николай II нең зур портреты игътибарны җәлеп итә. Аны 1998 елда Эрмитажга меценатлар бүләк итеп биргән. Киндер астан киселгәнгә күрә, башта рәссамның исемен белмәгәннәр. Күпләгән экспертизалар үткәреп, картинаның авторы Николай Богданов-Бельский икәнен ачыклаганнар. «Портрет иҗат ителгән чорда (1915 ел) фотосурәт сәнгате таралганга, патша аңа күңелен биреп, рәссамнар алдында озаклап басып торырга яратмаган, шуңа күрә әлеге портретның барлыкка килүе бер могҗиза булса, сакланып калуы тагын бер ышанмаслык хәл», – дип шәрехләп үтте «Эрмитаж»ның фәнни хезмәткәре Сергей Онегин.
Тагын бер экспонат турында телгә аласы килә – ул да булса «Американка» типография станогының моделе. Аны патшаның улы Алексей өчен Түбән Новгород төрмәсендә җәфа чигүче мәхбүсләр үз куллары белән ясаган. Патша улына бу станокны әйләнә-тирә мохит белән таныштыру максатында бүләк иткәннәр…
Залларның берсендә 1903 елда булып узган данлыклы бал-маскарад турында күбрәк белергә мөмкин. Ул вакытта патшаның әмере буенча кунаклар Петр I гә кадәр Россиядә кулланышта булган киемнәрдән киенергә тиеш булган. Арада балга килгән бер кунакның фотосурәте игътибарны җәлеп итә. Дәүләт эшлеклеләреннән берсе Владимир Звегинцев исеме безгә нәмәгълүм булса да, аның киеме ничектер бик таныш һәм күңелгә якын булып тоелды. Чыннан да, Борис Годунов чорына караган татар костюмы булып чыкты ул. Затлы тукыма, мех бүрек, бизәкле читекләрне күргәч, бу салкын купшылык арасында йөргәндә эчкә җылы кереп киткәндәй булды. Бу бал-маскарадка килгән кунакларны фотога төшереп, 1904 елда уен карталары да чыгарылган. Аны кунакларның үзләренә һәм хәйрия ярминкәләрендә сатып, җыелган акчаны Мәскәү хәерчеләренә ярдәм итеп биргәннәр…
Экспозиция 1917 елгы вакыйгалар белән тәмамлана. Күргәзмәнең бу өлешендә иң истә кала торган экспонатларның берсе – Кышкы сарай бакчасындагы фонарьның патша таҗы рәвешендә эшләнгән башы. Андый фонарьлар дүртәү булган. Әмма бер генә таҗ сакланып калган. Аның зурлыгы һәм авырлыгы шаккатыра. Бу экспонатның Санкт-Петербургтан беренче мәртәбә читкә чыгуы. Ниләр генә күрмәгән әлеге фонарь өстенә утыртылган таҗ! Гомумән, XX гасырның канлы вакыйгалары арасында шушы кадәр экспонатның сакланып калуына күңел ышанмый.
Күргәзмә һәрвакыттагыча бик зурлап, патша галиҗәнапларына хас булганча купшы ачылды. «Эрмитаж»ның генераль директоры Михаил Пиотровский үзе килә алмаган, аның урынына күргәзмәне урынбасары Светлана Адаксина тәкъдим итте. Югарыда телгә алынган Сергей Онегин белән бергә Санкт-Петербургтан тагын бер фәнни хезмәткәр Юлия Плотникова килеп, экспозицияне коруда зур эш башкарган. Ачу тантанасында Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрид Абдулганиев, мәдәният министры урынбасары Юлия Әдһәмова, «Казан Кремле» музейтыюлыгы директоры Илнур Рәхимов, Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Айрат Әхмәтшин бар иде. Күргәзмә киләсе елның 5 сентябренә кадәр эшләячәк. 0+
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала