30 октябрьдә Пенза өлкәсенең Кузнецк районындагы Дәхтәрни авылында зур вакыйга булды: миллләтебезнең гаярь улы, атаклы шагыйрь, Советлар Союзы Каһарманы Муса Җәлилгә һәйкәл ачылды.
Дәхтәрниләр июнь ае башында бик күркәм, киң колачлы мәйданда Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе уздырып бер шаккаттырган иде инде. Әһәмияте ягыннан яугир шагыйребезгә һәйкәл куюлары – тагын бер зур, җитди, милләткүләм, дәүләткүләм вакыйга. Мәгълүм ки, җәлилчеләр – татарның гына түгел, барча русияленең киләчәге өчен корбан булган яугирләр.
Һәйкәл ачу тантанасында Кузнецк районы хакимияте башлыгы урынбасары Светлана Голованцева, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров, Пенза өлкәсе Төбәкне үстерү институты директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Александр Гущин, Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры урынбасары, сәнгать фәннәре кандидаты, Гадел Кутуйның оныгы Динә Хисамова чыгыш ясады. Алар бу чараның татарлар өчен генә түгел, төбәктә яшәгән барча милләт кешеләре өчен дә әһәмиятле вакыйга икәнлеген бәян итте.
Тантана тәмамлангач, Данис Шакиров, аның беренче урынбасары Марс Тукаев әлеге чараның зурлыгы, мәгънәсе турындагы фикерләрен җиткерде.
– Беренчедән, бу һәйкәл генә түгел, Муса Җәлилгә багышланган скульптур композиция. Бу проект Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе кысаларында эшләнде. Ул бик тә үзенчәлекле урында – мәдәният йорты, балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп янәшәсендә куелды. Әлеге башлангычның әйдәп баручысы – шушы авыл тумасы, иганәче, бик тыйнак эшкуарларның берсе Ринат Әбүзәров. Ул – Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни мөхтәриятенең президиум әгъзасы. Ринат әфәнде 2014 елда туган авылында 60 миллион сумга балалар бакчасы – башлангыч мәктәп салдырды. 2021 елда мәктәпкә янкорма рәвешендә «Батыр» спорт комплексы төзетеп, балаларны, яшүсмерләрне туган җирендә калдыру максатында, тагын бер саваплы гамәл кылды. Хәзерге вакытта эшкуар төрле юллар чатында урнашкан әлеге тарихи авылда бик зур колачлы иҗтимагый, мәдәни, рухи үзәк комплексы төзетә. Ул авылны дөньяга танытучы туристик мәркәзгә әйләнер дип уйланыла. Анда җитештерү объектлары, ягъни халыкка эш урыннары да булачак. Бу авылның көнкүрмеше – чын милли-дини яшәеш, – дип, Данис Шакиров әлеге гамәлләрнең башында торган күренекле иганәче Ринат Әбүзәровның күркәм эшәрен барлаганнан соң һәйкәлнең үзенчәлегенә тукталды. – Ни өчен һәйкәл китап һәм каурый каләмне гәүдәләндерә? Әлбәттә, бу образлар символик мәгънәгә ия. Моңа бик тирән мәгънә салынган. Нәниләр – балалар бакчасына, яшүсмерләр мәктәпкә барганда әлеге һәйкәл каршыннан уза. Әлеге проектны финанслаштыручылар, ягъни һәйкәлне ясатучылар – Ринат Әбүзәров җитәкчелегендәге эшкуарлар төркеме. Алга таба да Пенза өлкәсендә бөек татар шәхесләрен мәңгеләштерү эше дәвам иттереләчәк. Пенза шәһәрендә куелачак Муса Җәлил һәйкәлен Бөтендөнья татар конгрессы ясаттыра. Аны Санкт-Петербург шәһәрендә яшәүче Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, сынчы Венера Абдуллина башкара. Дәхтәрниләр, башлангычны үз кулларына алып, һәйкәлне сынчы Олег Ишкузиннан ясаттырды.
– Муса Җәлилнең мондый сыннары хәзер илебездә дистәләрчә. Сыннарны кую, Якутск шәһәрендә башланып, Адыгея Республикасына кадәр дәвам итте. Хәзерге вакытта Донецк шәһәрендә һәйкәлне урнаштыру, скверын ясау эшләре бара. Әле, Аллаһы боерса, якын көннәрдә, Донецк шәһәренә барып, Муса Җәлил һәйкәлен ачачакбыз, – дип, Марс Тукаев соңгы елларда бик матур гадәткә әйләнгән шушы гамәлгә тукталды. – Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе, федераль Сабан туе узган төбәкләрдә, бөек шәхесләребезнең исемнәрен мәңгеләштерү максатында, бәйрәм булган көнне яки бәйрәм алдыннан шушындый һәйкәл ачыла. Аның беренчесе Пермь краендагы Барда районында, Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе узган вакытта, Габдулла Тукайга һәйкәл ачу булган иде. Бу – табигый да. Чөнки даһи шагыйребезнең бабасы Зиннәтулла ага Барданыкы. Аннан соң, инде өченче ел Бардада кабат татар авыллары Сабан туе үткәрелде. Шул вакытта бик күркәм Муса Җәлил һәйкәле торып басты. Инде менә бу җәйдә Дәхтәрнидә каһарман шагыйребез һәйкәле, Җиңү паркы ачылды. Быел Омскида уздырылган федераль Сабан туе көнендә Татарстан Рәисе һәм Омск өлкәсе губернаторы катнашында Муса Җәлил мемориаль комплексын ачу тантанасы уздырылды. Шул көннәрдә, бәйрәмнән соң, өлкәнең Әшиван авылына барып, әлеге карьяның 800 еллыгы кысаларында Габдулла Тукайга һәйкәл ачылу тантанасы булды. Ул – Себер җирендә Тукайга ачылган беренче һәйкәл. Милләттәшләребез гомер итүче әлеге бай тарихлы авылда ачылуы белән дә бу – бик үзенчәлекле вакыйга.
Бәлкем кайберәүләр бу гамәлләрне һәйкәл кую белән мавыгу дип кабул итәр, асылда бу эшләр илебез киңлекләрендә милләттәшләребез тупланып яшәгән, шактый гасырлар гомер иткән урыннарны, монда безнең эзебез бар, дип билгеләп кую, татарны дөньяга танытуның бик үтемле юлы ул.
Сүз ахырында шуны да әйтеп китү урынлы булыр: Ринат Әбүзәровның төп эшчәнлеге Ханты-Манси милли округының Түбән Вартовск шәһәренә бәйле икән. Яшьли шунда киткән, шунда үз бизнесын булдырган. Анда да ул – җирле татар милли-мәдәни мохтариятенең, татар иҗат коллективларының, дин әһелләребезнең төп терәкләреннән берсе. Хәзерге вакытта Түбән Вартовскида бик мәһабәт җәмигъ мәчет төзелеп килә. Аллаһ йортын төзүгә зур өлеш керткән Ринат Әбүзәров быел Дәхтәрни Сабан туен үткәрүгә дә саллы ярдәм биргән.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала