Казан ханлыгы чорында Казан арты авыллары

ХV гасырда Казан артындагы авылларда, игенчелек белен бергә сәүдә мөнәсәбәтләре дә нык үсеп китә. Алат, Олы Әтнә, Олы Мәңгәр авыллары зур базарлы сәүдә авылларына әвереләләр. Олы Мәңгәрдәге шәҗәрәләр күрсәткәнчә, Казан юлы Алат – Олы Әтнә – Олы Мәңгәр аша үткән. Риваятьләр буенча Олы Мәңгәрне «Караван башы» дип йөрткәннәр. Ул вакытта сәүдәгәрләр кыйммәтле тирелер, кустарлар җитештергән эшләнмәләрне һәм авыл хуҗалыгында җитештерелгән әйберләрне Алат аркылы Казанга һәм башка урыннарга илтеп саткан. Ә Казан һөнәрчеләре тарафыннан җитештерелгән әйберләрне бирегә алып кайтканнар.

Крестьяннар тары, арпа, арыш, бодай иккәннәр. Казан ханлыгы биләмәсендәге авылларда өч басулы игенчелек системасы булган. Авыл халкы шулай ук яшелчәлек һәм бакчачылык белән дә шөгыльләнгән, терлекчелектә ат, кәҗә, сыер, сарык асраган. Урманлы җирләрдә яшәүчеләр тиен, төлке, кеш, болан һәм аю аулаганнар. Кенәз Курбский хәрби экспедиция турындагы язмасында Казан арты авылларын болай тасвирлый: «Ул якларның һәр җирендә гаҗәеп уңдырышлы һәм һәртөрле бай кырлар күп. Әмир һәм байгураларның йортлары гаҗәеп матур һәм сокландыргыч. Анда авыллар бик тыгыз утырганнар, ул җирләрдә чәчелгән ашлыкларның күплеге, күктәге йолдызларга тиң; терлекнең саны хисапсыз күп һәм кыргый җәнлекләрдән алына торган табышның да күләме зур, сусар, тиен һәм тире яки ит өчен кулланыла торган башка җәнлекләр бар...»

Казан ханлыгы тарихы
Казан ханлыгы тарихы

*

Курбскийдан тыш бу дәлилләрне раслый торган башка мәгълүматлар да бар. Мәсәлән, Олы Мәңгәр мулласы Әхмәт Мөхәммәдиев 200 ел элек булганнарны шәҗәрә язуында болай тасвирлый: «Олы һәм Иске Мәңгәр авылында Казан ханнарының эре биләмәләре, җәйге резиденцияләре бар. Биредә алар карамагындагы гаскәрләр өчен хәрби лагерьлар да урнашкан. Кабер ташларында да боларны раслый торган язулар бар. Бу шәҗәрәдә авыл халкының игенчелек һәм терлекчелек белен киң шөгыльләнүе турында да сөйләнә. Иске һәм Олы Мәңгәр арасында урнашкан зиратлардагы кабер ташлары 1923 елда Г. М. Дульский экспедициясе вакытында тикшерелгән ташларның фоторәсемнәре Татарстанның музеенда урнаштырылган.

Казан арты авыллары турында К. Фукс та җитәрлек дәрәҗәдә мәгълүматлар бирә: «Бик күп яхшы йортлар бар, ләкин алар барысы да татар халкының үзенә генә хас булган үзенчәлекләре белән аерылып торалар. Йортлар орнаментлар белен бизәлгән һәм югары дәрәҗәдә кызыксындырырлык төзелештә булып, халык арасында сәнгать осталары булуын күрсәтә. Йортлар орнаментлар һәм төзелеш үзенчәлеге ягыннан матурлыгы белән кабатланмаслык рәвештә башка кантоннардагыдан аерылып торалар».

Бу авылларны 2 төргә бүләргә мөмкин: беренчесе 4-5 мәчетле, 1000гә якын халкы булган, үзенең базары белән дан тоткан зур авыллар. Икенче төргә шушы зур авыллар тирәсендә урнашкан 50-100 йорттан торган вак авыллар керә. Бу зур авыллар шәһәр белән ныклы элемтәдә булып, халкы да баерак яшәгән һәм алар урман, сулары, матурлыгы белән аерылып торганнар.

Татар авыллары ике калкулык арасында, су буенда урнашканнар. Кайбер авыллар уртасыннан елгалар агып үтә. Шушы елгалар буена авылларның арасы 3-4 км булып, һәрберсе яшеллеккә күмелеп утыра. Мәчет манаралары, калкулыкка урнашкан зиратлары, ерактан ук аларның татар авыллары икәнен күрсәтеп тора. Бу авыллар турында Н. Харузин хезмәтләрендә җентекләп языла:

«Авылдагы йортлар төзелеше, сыйфаты, үзенчелекләре белән дә аерылып тора. Авыл халкы байлыгы һәм хәленә карап йорт каралтылары торгызылган. Йорт-каралтысының зурлыгы уртача 20-25 метр һәм 60-80 метрга туры килә. Урта хәлле игенче йорты урнашкан 2-4 метр ераклыкта салынып, күршесенә караган стенада тәрәзә куелмаган. Йортның каршы ягына килеп, амбар, кайвакыт мунча салынган була. Өй артында терлек өчен лапаслар бар. Урта хәлле һәм баерак игенчеләрнең йорты ишек алдыннан уртачалардан салынган, бакчасының арткы өлешендә генә түгел, йорт алдында да агачлар утыртылган. Бай крестьян йортлары ике катлы итеп салынган һәм аның каралтылары да урта хәлле крестьянныкына караганда шактый зур, чөнки анда хуҗалыкның эшче куллары күбрәк, димәк, торак урынының да зур булуын таләп иткән. Сәүдә эше белән шөгыльләнгән бай йорты үзенә башка аерылып тора. Бу хуҗалыкның йорты ишек алдыннан (каралтының) нәкъ уртасына салынган. Өйнең алдыннан коймага кадәр бакча булып, ике капкадан тора: бер капкадан туп-туры өйгә керәсең, ә икенче капкадан сәүдә эше өчен каралтылар бүлегенә узасың. Мондый йортларда товар складлары, кибет, арба-тарантаслар урнашкан корылма урам ягына урнашып күбесенчә таштан салынган. Шул ук ишек алдында хезмәтчеләр тору өчен йорт салынган. Йорт алдындагы бакчада каен, миләш, акация, шомырт агачлары үсә. Алмагачлар, кура, карлыган куаклары күбесенчә мулла яки мөгаллимнәр йорты тирәсендә үстерелә. Кайбер крестьян хуҗалыкларында бакчаларда җәй көне ял итү һәм йоклау өчен беседкалар төзелгән һәм алар тирәсендә чәчәкләр үсә. Күпчелек бай хуҗалыкларның бакчаларында 20-30 оядан артык умарталары бар. Бай хуҗалыкларның йорты, каралтысы, биек койма белән әйләндереп алынган һәм зур авыр капкалар белән ябылган. Ярлы крестьян йорты тирәсе колгалардан торган киртәләрдән һәм җил капкадан тора. Урта хәлле крестьян капкалары ике-ике ярым метр биеклектәге такта койма белән әйләндерелгән. Баерак крестьян коймаларының өске өлеше решёткалы булып, аскы өлеше яшел төскә буялган. Ишек алдындагы бакча метр ярым биеклектәге решётка койма белән әйләндерелгән һәм яшел төскә буялган. Татар авылларының күзгә бәрелеп торган бер ягы – бай крестьян капкасы биек һәм матур итеп бизәлгән, төрле төскә буялган һәм хуҗаның горурлыгы булып тора. Татар өйләре, гадәт буенча, чыршы һәм нарат бүрәнәләрдән буралып, хәленә карап 4, 5 яки 6 стенадан тора. Ике катлы йортлар 5–6 процент тәшкил итә.

**

Татар йортларының түбә ябылышы тәрәзә эшлекләре һәм тышлыклары белән үзенә бер үзенчәлек биреп, урыс халкының йорты һәм каралты төзелешләреннән бик аерылып торган. Мисал өчен Олы Әтнә, Олы Мәңгәрдә йортларның төзелеше. Бу йортларның матурлыгы ул вакыттагы халык җырларында да чагыла:

«Мәңгәрнең йорты зәңгәр,

Без дә шулай буятык.

Ашлык-эчлек һәм уенчык,

Яшь күңелне юаттык».

Йортның эчке өлеше, хуҗалыкның байлыгына карап, бизәлеше белән ярлы кеше йортыннан бик нык аерылып торган.

Казан ханлыгына кергән бу авылларның халкы тыныч кына яшәп яткан бер заманда, 1552 елның октябрендә Казанга урыс гаскәрләре вәхшиләрчә һөҗүм итеп, 15 октябрьдә Казанны басып алалар. Ә Идел һәм Кама буендагы уңдырышлы авыл җирләре урыс алпавытларына бирелгән. Урыслар яулаган авылларны җимергәннәр, икмәк запасларын яндырганнар, терлекләрне тартып алганнар, халыкның байлыгын талап йөргәннәр, татар картларын, хатын-кызларын, балаларын бер гаепсезгә үтергәннәр. Бу явызлыктан котылу һәм исән калу нияте белән халыкның бер өлеше төньяктагы калын урманнарга китеп урнашкан. Авыллар бушап калган, һөнәрчелек, сәүдә таркалган, авыл хуҗалыгында җитештерү бик нык кимегән. Калган халык бик нык ярлыланган. Шундый афәтле хәлләр өстенә, Татарларны көчләп чукындырулар башланган. Шуңа карамастан, Казан артындагы авыллардагы татарлар (хәзерге Арча, Балтач, Әтнә һәм башка районнарга кергән авыллар) зур каршылык күрсәтеп, чукындыруга бирелмәгәннәр һәм үз диннәрен, гореф-гадәтләрен, телләрен, мәдәниятләрен саклап калганнар. Дини изү өстенә, татарлар воеводалар патшаның төрле ясакларын түләп килгәннәр. Икътисади яктан артта калган хуҗалыкларны аякка бастыру өчен тырыш, эшсөючән халыкка күп еллар газап чигәргә, күп көч куярга туры килгән. Тырыш хезмәт эзсез үтмәгән, әкренләп иген уңышы да арта башлаган. Шуның өстенә авыл халкы тире иләгән, чүлмәк ясаган, киндер, чыпта суккан, матур җиһазлар җитештергән. Авылларда тимерче алачыклары барлыкка килгән, сәүдә эшләре дә җайланган. 1690 елларда хуҗалыклар саны ягыннан үсеш тә беркадәр алга киткән. Зур базарлы авыллардан саналган Алатта ул вакытта 714 кеше яшәгән, ә Олы Әтнәдә 3 мең кеше яшәгән, авылның 2 мәчете, волость идарәсе, базары булган. Бәрәскә авылында да 3 мең кеше яшәгән, 3 мәчете, 2 мәдрәсәсе булган, волость правлениесе урнашкан. Олы Мәңгәрдә халыкның саны 2500 кешегә җиткән, авылның 3 мәчете, 14 мәдрәсәсе, 17 сату лавкасы булган. Димәк, Казан артындагы бу авылларның бай тарихы бар дигәнгә тулы нигез бар.

 

Чыганаклар

1. Харузин М. Н. Этнографическое обозрение. — Москва, 1898 г. — № 2–3.

2. Вестник научного общества, татароведения. — Казань, 1926 г. — С. 10–48.

3. Вопросы этногенеза тюркских народов Среднего Поволжья. — Казань, 1971 г. — С. 79.

4. Спасский Н. С. Очерки по родиноведению Казанской губернии. — Казань, 1912 г. — С. 89–93.

5. Худяков М. М. Очерки по истории Казанского ханства. — Москва, 1991 г. — С. 159–161.

Мидхәт Сөләйманов, тарихчы.

«Мирас». – 1996. – №5-6. – Б.217-219.

Әлеге язма «Мирас» журналының туксанынчы елларда чыккан санында басылган. Мәкалә авторының фикере редакция фикере белән туры килмәскә дә мөмкин.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи