(Истәлекләрдән өзек)
Әтиемнең үлгәненә күп еллар үтте. Әмма аны күргән-белгән Уральск халкы һаман искә ала. Миңа, аның кызы буларак, әтием турында кайгырып та, шатланып та хәбәр язып торалар.
Әтием үзе үләр алдыннан, васыять итеп, гәүдәсен Уральск мәчете ишегалдына күмәргә әйтеп калдыра. Халык, әтием үлгәч (1920 ел), әйтеп калдыруы буенча, аны мәчет ишек төбенә якын ук китереп олылап күмә. Халыкның агылып килүе хисапсыз күп була. Казан, Оренбург, Уфа, Бөреле һәм башка шәһәрләрдән күп төрле вәкилләр килеп, әтиебез турында нотыклар сөйләнә.
Мин әтием үлгәндә 14 яшемдә идем. Әмма сәхнә кешесе булып хезмәт итә идем инде.
Әтиемне күмгән көннәр минем хәтеремдә. Аның кабере алдында Шакир Рәмзи (Казан) һәм башка вәкилләр сөйләгән вакытларда халыкның күз яшьләре белән еглаганнары, янә халыкның мәчет ишегалдына сыймастан, мәчет коймасы өсте тулган халыкның күпчелегеннән хәйран калулары, болар бар да, демонстрация сыман оешып килгән әтиемнең дуслары булып, хәзерге көндә дә күз алдымда саклана.
***
1960 елда Уральскига ашыгыч рәвештә кайтуымның төп сәбәбе: Уральскиның картлар йортында яшәгән картлардан миңа бер-бер артлы ике хат килде. Хатларында болай диелгән:
«Бу мәчет – заманында Сезнең атагыз Мотыйгулла йөргән мәчет. Хәзерге көндә ул картларның торак йорты булды. 1920 елда атагыз Мотыйгулла вафат бүлгач, аның васыяте һәм халыкның теләге буенча, ул шушы мәчет ишегалдына күмелгән иде. Ул көннәрне без яхшы хәтерлибез.
Хәзерге көндә ул йортта күп төрле халык яши. Әлсерәгән картлар, пенсионерлар, төрлесе төрле авыру, сырхау халыкның, Мотыйгулла җирләнгән кабер өстенә чыгып, «йомышларын эшләп», пычратып керүләре безне бик борчый. Сез, татар халкының бөек артисткасы һәм Мотыйгулланың үз кызы буларак, Сездән үтенеп сорыйбыз, атагызның каберен картлар йорты ишек төбеннән, таптатмастан, төп зиратка күчерсәгез иде».
Мин, бу хатны укыгач, бик тә уңайсызландым. Газиз атамның мәетен кузгату авырлыгы күз алдыма килеп, көчем җитмәс бу эшкә дип, картларның хатларына каршы җавап язмас булдым. Игътибарсыз калдырдым. Күпмедер вакыт узу белән, картлар йортыннан – өлкән стажлы пенсионерлар исеменнән конкрет рәвештә минем адреска икенче хат килде.
«Бөек остазыбыз Мотыйгулланың каберен картлар йорты ишек катыннан тизлек белән алыгыз!» – дигән ачулы хатларын алгач, мин Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты белән киңәшергә булдым. Фәннәр академиясенең бу институтының ул вакыттагы директоры Мөхәммәт ага Гайнуллин мине җылы каршы алды. Ул, үтенеч белән килүемне бик тиз аңлап, тиз арада Уральск КПССның өлкә комитеты секретарена Казан Фәннәр академиясе исеменнән Мотыйгулланы төп зиратка күчерү турында «отношение» язып җибәрде. Рәхмәт аңа. Минем күңел, шундый мөнәсәбәт булгач, күтәрелеп китеп, Уральскига үзем белән Хәмит абыйны да (Хәмит – Камил Мотыйгыйның улы) алып, икенче көнне үк сәфәр чыктык.
***
Уральскида КПССның өлкә комитеты секретаре безне искиткеч якын итеп, ачык йөз белән каршы алды. Китергән хатыбызны укыгач, ул безнең үтенечкә һич тә каршы килмәде. Безгә карап, мөлаем йөз белән елмайды, янә канәгать дип, эшне хәл итәргә үзенең культура бүлеге буенча икенче секретарена җибәрде. Культура бүлеге секретаре Кутузов дигән кеше иде. Ул да каршы килмәде, каберне казырга рөхсәтен бирде. Безгә үз киңәшләрен биреп, халыкны җыймаска, дип, катгый рәвештә әйтеп куйды. Без аңа рәхмәтләр әйтеп, туры кабер казучының өенә чыгып киттек. Каберче абзый килүне көтеп кенә тора иде. Безне күрү белән, каршыбызга чыгып, туры картлар йортына, мәчет ишегалдына алып китте.
Менә инде эшнең иң авыр минутлары килеп җитте... 40 елдан соң газиз атабызның яткан гәүдәсен күрү, аны, кабереннән казып алып, икенче урынга илтеп, яңадан күмеп кую авырлыгы күз алдыбызга килеп басты. Йөрәкләрне тетрәтә, ниндидер курку аша көнне болыт, күзләрне караңгылык басты. Юлда төрле уйлар уйлап барганда, каберчебез: «Кәфенлек булырмы, мәетне нәрсәгә төрербез?» – дигәч, мин сискәнеп, йә Аллам, гүя, әтием бүген үлде сыман, йөрәгем тетрәп китте. Каберченең әйтүе булды, шул минутта яңа кәфенлек алырга кибеткә йөгердем. Хәмит белән каберче абзый, каберне ача торырбыз, дип, ашыгып киттеләр. Мин дә, аларны куып җитәргә тырышып, кибеттән кәфенлек алу белән, култыгыма кыстырган килеш, урам буйлап, беркемне күрмәстән, тизрәк кабер ачарга йөгердем.
Кабер янында чит халыклардан беркем дә юк иде, бары Хәмит каберченең казыганын берүзе басып карап тора иде. Каберче, үз эшендә кызуланып, каберне ачкан, һаман казына. Мин, үземчә, әтиемнең кабере картлар йорты төбендә булгач, карт-карчыклар кабер янында хисапсыз күп булыр дип килгән идем. Халыкның юклыгына гаҗәпсенеп, Хәмиткә әйтсәм, ул миңа: «Без килгәндә монда халык күп иде. Каберне ачасын да белеп килгәннәр. Әмма исполком тарафыннан безнең эш бетмәс борын кабер янына беркемгә дә чыгарга рөхсәт ителмәде», – дип җавап бирде.
Шулай, кабер янында беркем дә юк. Каберче кызу-кызу үз эше белән мәшгуль. Әмма очына чыга алмый. Бераз казыганнан соң: «Монда берни дә юк», – дип, үзенең казыган чокырыннан сикереп чыкты да, бер-ике адым атлап, янә чокыр казырга тотынды. Шул арада йорт эчендәге кайберәүләр шаулаша башладылар. Йортның ямен җибәрәсез, дип, төрлесе төрлечә сүз күтәреп, безнең казынуга каршы төшә башладылар.
Хәлимә апам: «Әллә сиңа хат язып торган халыкларың казып алып киттеләр микән?» – ди башлады.
Сәгать ярым, ике сәгать тә үтте. Йорттагы халык арыды. Шул арада исполком кешеләре, килеп, Кутузов әмере буенча, артык җир казырга рөхсәт юк, дип, безнең эшне туктатып куйдылар. Без нишләргә белми аптырап торганда, каберче абзыебыз үз эшендә булып, шау-шуларга колак салмастан, тирәннән-тирәнгә, туннель кабер юлын суза-суза казына торгач, әтиебезнең башын табып чыгарды. «Алтын җирдә аунамас», – дип куйды, безгә карап. Үзе чиксез шатланган, алъяпкычы белән башын сөртә-сөртә сыйпап алды да Хәмит кулына сузды.
Без Хәлимә апам белән гаҗәпкә калдык, ай, дидек, әтиебезне тереләй күргән күк булып, аның йөзе танырлык булгач, еларга да, шатланырга да аптырадык, курку баскан сыман да булды.
Каберчебез: «Бирегез кәфенлекне, башка сөякләрен дә алам, дип, бездән кәфенлек сорап, шуңа барысын тиз-тиз тутырып, кабер эченнән, бисмилласын әйтә-әйтә, әтиебезнең сөякләрен алып чыкты.
Картлар йортындагы кешеләр, үзләренең шау-шу килүләренә карамастан, мәетне табу куанычыннан сөенә башладылар.
Без китәргә җыендык. Әмма ике карт, безне юлыбыздан туктатып, рәхмәт белдерделәр. Картларның берсе – 72 яшендә, Фәйзрахман исемле карт – яшь чагында Сөеткулов байда кучер булып хезмәт иткән кеше. Икенчесе – Сибгатулла, 80 яшендәге карт. Болар икесе дә – әтиебезне бик яхшы белүчеләр һәм олы хөрмәт итүчеләр. Алар, Мотыйгулланың кабере төрле халык каршында мәсхәрә формасында, ишек катында тапталып ятуына борчылып яшәүләре турында күп сүзләр сөйләделәр. Янә безгә хат язып торуларын да белдерделәр.
Без дә, аларга рәхмәт әйтеп, сәламәтлек теләп, кесәмдә күпмедер булган кәгазь акчамны, тиешле кешеләргә өләшерсез, дип, Сибгатулла бабайга тапшырып, ризалык биреп киттек.
Зиратка килдек. Зиратта каберче тарафыннан яңа кабер казылып куелган иде. Ул безне туры шунда алып китте. Каберче хезмәтенең авырлыгын мин дә шунда күрдем. Бөтен күңелен биреп, 40 ел яткан мәетне, кабереннән казып алып, яңа кабергә күчереп куюы, аны пөхтә итеп, яңа кәфенлеккә, анатомия халыклары да булдыра алмаслык итеп, энҗе бөртекләре сыман сөякләрен бер-береннән аермастан тезеп, урап күмүе гомерем буенча онытылмаслык гаҗәпкә калдырды. Әтиебезне бу кадәр зурлап күчереп кую да каберче тарафыннан аңа булган зур ихтирамлылык йөзеннән күмелгәнлеге билгеле булды.
Бу кадәр зурлап күмелгәннән соң, без, Хәмит белән Уральск скульпторы, атказанган сәнгать эшлеклесе Хәсән Шәмсетдинов белән сөйләшеп, аның әзер булып торган памятник ташына: «Халык шагыйре Габдулла Тукайның остазы Мотыйгулла Төхфәтуллин. Кызы Галия Кайбицкая һәм оныгы Хәмит Төхфәтуллиннан соңгы бүләгебез», – дип яздырып, ташны утыртып һәм чардуганын корып киттек.
***
Кем уйлар! 40 ел узганнан соң газиз атамның каберен бер җирдән алып икенче җиргә күчереп куярга? Мин шуны эшләргә тиеш булдым. Әмма андый эшне йөрәгем һич тә күтәрә алмас дип уйласам да, йөрәгемнең батырлануы һәм карт пенсионер абзыйларның сораулары җиңеллеккә китереп, аларга рәхмәтем белән, әтиемнең мәетен төп зиратка куярга насыйп булды. Янә Уральск халкы соравы буенча, ике мәртәбә – 1960 елның 25-27 сентябрь көннәрендә концерт бирелде. Туган илеңә кайтып концерт бирүнең ләззәте!.. Уральскида Габдулла, Камил абыйларның бер казан эчендә кайнап үсүләре күз алдыма килеп басты. Аларның иҗади хезмәтләре мәңге онытылмас. Минем өчен изге алар!
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала