Акъәни-мөгаллимә
Укучыларының бәрәкәтле язмышына йогынты ясап, аларның рухи үсешенә, калебенә туры килгән һөнәрне сайларга юл күрсәткән затлы мөгаллимнәр була. Әлфия Салих кызы Җиһангәрәева шундый зыялы, тирән гыйлемле мөгаллимәләрнең берсе. Әлфия апа минем өчен – гомерлек укытучым. Чын укытучының өлгесе бармы, дисәләр, Әлфия апаны күрсәтер идем. Әлфия апаның укучысы булу – аның баласы булу дигән сүз. Гаҗәеп итагатьле, тыйнак, җылы карашлы Әлфия апа гел янәшә була белә, кайгыртып яши, аңа сер сыя. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы безгә яңа әсәрләрне «Роман-газета»дан укыта, гамьсезлегебезне беркайчан да гаепләми, аңларга тырыша иде. Әлфия апа тумышы белән Иж-Бубыйныкы түгел, әмма мәктәпкә ул зыялылык үрнәге булып килеп керде. Онытылуга дучар ителгән Бубый мәдрәсәсенең рухы шушы тарихны тергезерлек угыл үстерәчәк АНАны эзләдеме икән әллә?!
Әлфия Салих кызы 1949 елның 6 декабрендә ТАССРның Арча эшчеләр бистәсендә туган. Әтисе милиция органнарында эшләгәнлектән, гаиләләре районнан районга күчеп йөреп, 1955 елда (ул вакытта Кызыл Юл районы) Арча районының Яңа Кенәр авылында төпләнеп калган.
Әлфия апа район үзәге булган авылда 1957-1967 нче елларда рус классында урта мәктәпне тәмамлый. 1968 елда Казан дәүләт университетына укырга кереп, 1968-1971 нче елларда ул көндезге бүлектә белем ала. 1970 елның ноябрендә шул ук тарих-филология факультеты студенты, Иж-Бубый авылы егете Рөстәм Җиһангәрәев белән гаилә корып җибәрәләр. Ул Әлфия ападан 2 курска алданрак укый. Югары уку йортын тәмамлаган белгечләр ВУЗ җибәргән юллама буенча мәҗбүри 3 ел эшләргә тиеш булалар. Әлфия апа тарих фәнен укытучы Рөстәм Әнвәр улы белән 1971 елда Арча районының Урта Пошалым урта мәктәбенә эшкә килә. 1971 елның 17 сентябрендә уллары Искәндәр туа. Әлфия апа 1972 елның гыйнварыннан мәктәптә рус теле һәм әдәбиятын укыта башлый «Авылда ясле-бакча юк иде, 5 айлык баланы күршедәге әбиләргә кертә идек. Ә икенче уку елыннан әти-әниләр Искәндәрне үзләренә алып киттеләр, шунда 1 ел яслегә йөрде», – дип искә ала Әлфия апа.
Ике уку елы үткәннән соң, алар гаиләләре белән Иж-Бубыйга яшәргә кайталар «Андагы йорт тузган, әни – Зифа Гатаулловна сборный щитовый йорт алып куйган, аны төзеп, барыбыз бергә яши башладык. Хезмәтебезне 1973-1974 нче уку елыннан Иж-Бубый мәктәбендә дәвам иттердек. Ике елдан соң Рөстәм, Әнвәр Шәйдуллович пенсиягә киткәч, мәктәптә директор булып калды, соңыннан аны, «партия кушуы буенча», дип, колхозга партком секретаре итеп куйдылар. Иж-Бубыйда безнең тагын ике улыбыз туды: Марат – 1975 елда, Булат – 1979 елда. Алар да авыл тәрбиясе алып, мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлап чыктылар», – дип, хатирәләрен яңарта ул.
Әлфия Салих кызы 1974 елда Казан дәүләт университетын читтән торып тәмамлап, рус теле һәм әдәбияты укытучысы дипломын ала. Мәгърифәтле Буби мәдрәсәсе рухын, көчен, данын сеңдергән мәктәптә укыта башлау еллары турында Әлфия апа болай искә ала: «Педагогик тәҗрибәне ул вакытта мәктәптә белем бирүче, күбесе Бөек Ватан сугышы вакытында мәктәбебездә укыткан, тормыш авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган өлкән укытучылардан тупладым. Мәктәп директоры – сугышта бер аягын калдырып кайткан Әхнәф Шайдуллович (география фәнен укытты), ирле-хатынлы сугыш ветераннары Галимҗан абый һәм Рәшидә апа Ваһаповлар, ир-егет укытучылар фронтка киткәч, мәктәп партасыннан ук балаларга белем бирерлек итеп хезмәт итә башлаган укытучылар эшли иде. Завуч – Роза апа Гыйлметдинова (математика укытучысы), Илһамия апа (тарих укытучысы), Нәсимә апа Әхмәдишина (химия-биология), Рәмзия апа Хәлиуллина (математика), Габдулла абый Садыков (физика), кайнанам Зифа Гатаулловна (татар теле һәм әдәбият), Рәмзия апа Муллахмәтова, Роза апа Әминова (башлангыч сыйныфлар) укытты. Ул чор укытучыларына ихтирамым зур: үзем эшли башлаган чакта күпне күргән, тормыш авырлыкларын кичергән педагоглар миңа үз тиңнәре итеп карадылар, үз тәҗрибәләрен сабыр гына уртаклаштылар. Сыйныфларда балалар күп, чит авыллардан да килеп укыйлар, өчәр параллель класс була иде. Интернатта торып, шимбә дәрестән соң кайтып, дүшәмбе иртән киләләр иде. Шимбә көнне дәресләр, шул сәбәпле, сәгать 7дә башлана иде, дүшәмбе көн – 11дә. Иске мәктәптә бина утын ягып җылытыла иде. Укытучылар, укучылар, мәктәп хезмәткәрләре кайткан утынны кисеп, ярып, өеп куя иде. Өстәвенә, укытучыларга йөкләнгән җәмәгать эшләре дә күп иде: авыл халкы алдында лекцияләр белән, концерт номерлары әзерләп чыгыш ясау, кичке мәктәпкә урта белеме булмаган эшче яшьләрне тарту, колхоз басуында, фермада укучылар белән ярдәм итү.
Мәктәптә рус һәм алман телләреннән башка барлык фәннәр дә татарча укытылды, шуңа да карамастан, югары уку йортларына безнең мәктәпне тәмамлаган укучылар күп керде. Укучыларыбыз район һәм республика олимпиадаларында ел саен югары урыннарны яуладылар. Төрле елларда үземнең укучыларым Гөлфия Гайнуллина, Хәбир Гадершин, Эссана Гыйззәтуллина, Ләйсирә Җиһангәрәева рус теле һәм әдәбиятыннан район һәм республика олимпиадаларында катнаштылар».
Әлфия Салих кызы Җиһангәрәева – хезмәт ветераны, 2004 елның мартында Россия Федерациясенең урта белем бирү буенча мактаулы хезмәткәре» исеменә лаек булды.
Ләкин Рөстәм Әнвәр улының вафаты ипле генә яшәп яткан ишле гаиләнең тормышын икегә бүлә: «Рөстәм кинәт кенә йөрәк өянәгеннән вафат булганнан соң, мәктәп коллективы миңа бик ярдәм итте. Хезмәттәшләрем Нәсимә Сипова, Роза Хаҗиева, Рәмзия апа Хәлиуллина, күршеләрем көн дә хәлемне белеп чыгалар иде. Әгерҗегә күченеп киткән күршеләрем Расил белән Мөнәзәһәнең уртанчы кызлары Гөлшат Гайнуллина хәтта иптәшкә янымда торып, урта мәктәпне тәмамлады».
Гаиләдәге өч угыл да, Иж-Бубый мәктәбендә белем алганнан соң, укуларын югары уку йортларында дәвам итәләр. Искәндәр, Казан Суворов училищесын тәмамлап, Львов шәһәрендә хәрби-сәяси училищеда укып, Мәскәүдә югары хәрби академиядә имтихан тапшырып, диплом ала. Берничә ел МЧС структурасында эшләгәннән соң, Президент каршындагы җитәкчеләр курсында укып, үзе оештырган логистик компанияне җитәкли. Марат, Казан дәүләт университетын тәмамлап, инженер-программист һөнәре алды. Хәзерге вакытта ул «Витакор» компаниясендә программалаштыру буенча хезмәт куя. Булат, Арча педагогия көллиятеннән соң Казан дәүләт педагогия университетының музыка факультетын тәмамлап, 15 ел татар радиосында тапшырулар алып бара, ТМТВ каналында «Кызган казан» тамашасын милләттәшләребезгә хатыны Ләйсән белән ирештерә, эфирга чыгара. Казанда төрле концертлар, массакүләм чаралар алып баруда катнаша.
Әлфия апа, 2005 елда лаеклы ялга чыкканнан соң, Казанга күченеп китә. Бүгенге көндә Әлфия апа 11 оныгы, 2 торыны белән гөр килеп башкалада кадерле әни, яраткан дәү әни булып гомер кичерә.
Укучыларын үз баласы итеп күреп яшәүче мөгаллимнәр, ил тарихында гаярь эшләре белән эз калдырырлык угыл үстергән аналар, рәхмәтле укучылары һәрдаим дога кылып тора торган затлы укытучылар була. Әлфия апа – Иж-Бубый туфрагына менә шундый мөгаллимә, ана итеп җибәрелгән Акъәни ул.
ФОТО:
Әлфия Салих кызы Җиһангәрәева укучылары белән. Иж-Бубый авылы. 1987 ел
«Безнең мирас». – 2025. – №3. – Б.58-60.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА