Әдәби мирас Уку өчен 4 минут

Нур Әхмәдиевнең тууына – 80 ел

Язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нур Гариф улы Әхмәдиев 1946 елның 14 декабрендә Азнакай районы Әсәй авылында туа. Казан университетын, М.Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы югары әдәби курсларны (Мәскәү) тәмамлый.

1994 елдан «Татнефть» компаниясенең «Хәзинә» газетасы мөхәррире булып эшли. Әдәбият мәйданына узган гасырның 70нче елларында килә. Төп китаплары: «Аһәң», «Ак бишегем», «Яралы күк», «Күзгә-күз», «Чакматаш», «Абага чәчәге», «Амбирак» һ.б. Аның шигырьләренә дистәләрчә көй язылган. Нур Әхмәдиев 2021 елның 25 августында вафат була.

 

Фото – Р.Нәбиуллинның архивыннан.
Фото – Р.Нәбиуллинның архивыннан.

Хыял һәм чынбарлык

Хыялландык барсын иңләр булып,

Яртысы да чынга ашмады.

Кайда гына йөреп, ниләр күрми

Гомер бакый адәм башлары.

 

Чынга ашмый калган хыяллардан

Күпме алтын сарай салырлык.

Яшәвеңнең һәрбер мизгеленнән

Никадәрле гыйбрәт алырлык.

 

Берәр гамәл кыла алдык микән

Тарихларга кереп калырлык?

Баш ярылыр барсын уйлый калсаң,

И Ходаем, бирче сабырлык.

 

Көзге моң

Язларын башта утта янганмын,

Торналар килгән – күрми калганмын.

Хәзер инде көз – китүләредер,

Бу турыдан соңгы үтүләредер.

 

Агачлар шәрә, саргайган үлән,

Торналарны мин озата киләм.

Хушлашу авыр дусларым белән,

Китәселәре килми бит, беләм.

 

«Торрыйк!» – дияләр, үзләре китә,

Яшәү хакына авыр юл үтә.

Нигә китәләр, бәхет бу җирдә

Барыбызга да югыйсә җитә.

 

Торналар киткән якларга карыйм:

Куерган кебек һаман да томан.

Торна тавышы – нинди моң сыйган –

Елап кычкыра, көлә дә сыман.

 

Бу кадәр моңсу чаклар булыр дип

Уйламый идем нигәдер элек.

Торналар түгел, елап һәм көлеп,

Минем яшьлегем китәдер кебек.

 

Бәхет төне

(Зиннур Сафиуллин көе)

Каеннары, ай-яй, ак икән,

Сөю белән тулы чак икән,

Каеннардан якты моң тама.

Бу бит бәхет төне,

Эзлә бәхетеңне,

Юк, йоклама, егет, йоклама.

 

Егет яна кызга күз атып,

Сандугачлар йөри озатып,

Йолдызлардан энҗе сибелә.

Табышалар парлар,

Кавышалар ярлар,

Юк, бәгърем, юк бит син генә.

 

Бәхет төне узып китәрме?

Безгә бәхет биреп китәрме? –

Каеннардан сора, каеннан.

Күңелемнең күркен

Яулый алмас беркем,

Исемнәре каеп язылган.

 

Әбиләр чуагы

(Рәис Нәгыймов көе)

Бу нинди көз инде:

Сызлан да түз инде,

Сагын да түз инде, уйласаң,

Җәйләрнең гөлләрен,

Бәхетле көннәрен

Бер кайтып, һай, кире буйласаң!

 

Кушымта:

Узыгыз инде, һай, узыгыз,

Узыгыз, әбиләр чуагы.

Уйларым буталды,

Фикерем чуалды, чуалды!

Бар дөнья – алтыннан,

Бар дөнья – ялкыннан,

Кояшка берүзең хуҗа син.

Белсәң дә – көздә син –

Чәчәкләр өзәсең,

Ымсынып, чибәргә сузасың.

 

Кушымта.

Өзелеп төшә дә,

Яфрак түшәлә,

Тәңкәдәй яталар ялтырап.

Моңсу уй күңелдә:

Мәңгелек күгендә

Минем дә гомерем – яфрак.

 

Карлы чыршылар

(Сания Әхмәтова көе)

Бергә үтелде алдагы юллар,

Аерылмады куллардан куллар.

Бәхетле пар дип сокланып калды

Карлы чыршылар, карлы чыршылар.

 

Икебез үткән сукмаклар буйлап

Кышкы бакчадан ул ялгыз узар.

Юатырга дип кулларын сузар

Карлы чыршылар, карлы чыршылар.

 

Яклап тормасаң, саклап тормасаң,

Сөю канаты давылда сынар.

Ялгыз калганны кире какмагыз,

Карлы чыршылар, карлы чыршылар.

 

Китсен әрнүе, онытсын диеп,

Узалар айлар, үтәрләр еллар.

Сөюне һаман искә төшерер

Карлы чыршылар, карлы чыршылар.

 

Сәбәпчесе

Бер борчуым булса,

аны йөз шатлыгым басып китә;

Сүрән төнем тәрәзәсен

таң кояшы ачып китә.

Коргаксыган гөлләремә

ләйсән яңгыр сибеләдер,

Сәбәпчесе син икәнне

үзең белмисең генәдер…

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи