Тел дигән дәрья бар Уку өчен 1 минут

Сәгадәт абый дәресләре

Кызык булып китте әле. Бу көннәргә кадәр шагыйрь һәм мөхәррир Ләбиб әфәнде Леронны аерым якын күрүемә язучы, хикәяләр остасы Мәгъсүм абый Хуҗин сәбәпче дип уйлый идем, алай гына булмаган икән.

Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Җ.Вәлиди исемендәге премия лауреаты.
Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Җ.Вәлиди исемендәге премия лауреаты

Дөрес анысы, Ләбиб әфәнде безнең икебезне язучылар җыелышыннан Мәгъсүм абыйлар йортына кадәр машинасына утыртып алып кайта иде, рәхмәт аңа. Хәзер аңлыйм, аны якын итү өчен бүтән зур сәбәп тә булган, ләкин ул сәбәп күзгә күренеп тормаган. Мондый фикергә мин Ләбиб Леронның «Тел» дигән язмасын кат-кат укыгач килдем («Мәдәни җомга» газетасының 2026 елның 14 августындагы 31 нче саны). 1972 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген читтән торып тәмамласам да, анда аеруча якын итеп истә калган укытучыларыбыз уртак икән безнең. Әйтик, тел белгече Сәгадәт Ибраһимов (1928-2008), гарәп теле укытучысы Лена Таҗиева…

...Бервакыт ничектер синтаксис укытучыларына кырынрак карау шаукымы булып алды. Бер татарча басмада олы дәрәҗәле галим хакында «синтаксис белгече генә» дигән кимсетүле хата фикер күренеп алгач кузгалды ул. Шундый сүз әйтүчегә, минем: «Ни көенеч, син синтаксис белгече Сәгадәт абый дәресләрен алмаган шул», – диясем килә иде. Әнә ул аудиториягә килеп керә дә, дәресен башлап, студентларга язма эш – кызыклы күнегүләр тәкъдим итә, аннары кемнең эше ничек баруын күзәтеп йөри. Минем янга тукталгач: «Синең монда чишелеп бетә язган инде, дөрес барасың», – ди.

Уку уку инде (аны тикмәгә генә энә белән кое казу, димиләр), гел көйле генә бармый: синтаксистан соңгы имтиханда кызык хәлдә калдым. Билеттагы бер сорауны әллә аңлап җиткермәдем, әллә... Кыскасы, мин ул сорауга Сәгадәт абый миннән көткән җавапны бирә алмаячак идем. «Өчле»гә дә куанырлык фәннәр һәм укытучылар күп анысы, монда бит Сәгадәт Ибраһимов фәне! «Имтиханны башка вакытта бирергә буламы?» – дип сорадым мин һәм, укытучым рөхсәт иткәч, аудиториядән чыгып киттем. Соңыннан иптәшләр сөйләде, Сәгадәт абый ачуланып калмаган, киресенчә, миннән соң имтихан бирүче егет юк белеме белән «өчле» эләктерергә азаплангач, мине үрнәк итеп телгә алган. Берничә көннән укытучыбызны коридорда очраттым да, өзелгән имтиханымны бирергә теләвемне әйттем. Ул өметле генә көлемсерәп зачеткамны алды да, аны тәрәзә төбенә салып, берни сорамыйча «бишле» куйды.

Тулы язманы «Мәдәни җомга» газетасының 2026 елгы 5 ноябрь саныннан укый аласыз. 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи