Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Беренче һәм бердәнбер

(Документаль повесть)

Татарлар арасында беренче Советлар Союзы Герое майор Гыйльфан Әбүбәкер улы Батыршин (1914-1947).
Татарлар арасында беренче Советлар Союзы Герое майор Гыйльфан Әбүбәкер улы Батыршин (1914-1947).

Балачак һәм яшьлек еллары

Татарстанда ташкүмер чыгару шахталары бөтенләй юк, шуңа да карамастан ил буйлап сибелеп яшәүче татарлар арасында җир астында башкарылган авыр, куркыныч хезмәтне сайлаган фидакяр җаннар бик күп. Безнең милләттәшләр аеруча Донбасс белән Кузбасс якларын үз иткән. Алар һич кенә дә бәхет эзләп килеп шахталарга төшмәгән, ә бәлки кагылу-сугылулардан тәмам туеп, очы-кырые күренмәгән көндәлек авырлыклардан гаҗиз булып һәм фәкать яхшы тормыш өмет итеп чит-ят җирләргә килеп урнашкан. Дөрес, ерак Себер киңлекләренә һәм Урта Азия якларына төбәп юлга кузгалучылар, Азәрбайҗанга нефть чыгарырга яисә Каспий диңгезенә балык тотарга китүчеләр дә аз булмаган. Кайбер гаиләләр исә тагын да ераграк җирләргә барып чыккан һәм Төркия, Финляндия, Кытай, Япония илләрендә гомерлеккә төпләнеп калган. Әмма барыбер дә күпчелек шахтёр һөнәренә өстенлек биргән, шул һөнәрне сайлаган, үз иткән.

XX гасырның беренче дистәсе тәмамланып килгән елда Донбасс үзәгендәге Луган елгасы янында урнашкан, хәзер Кировск булып йөрүче Голубовка шахтёрлар бистәсенә Шәмгөлҗәннан һәм Хәлиулла Гобәйдуллиннар гаиләсе килеп төпләнә. Гаиләнең хәзерге Татарстан Республикасы башкаласына якын гына урнашкан, тарихы ерак чорларга барып тоташкан һәм әле Казан ханлыгы чорында ук нигез салынган борынгы татар авылы Ямаширмәдән олы юлга кузгалуы һич тә романтика эзләүгә яисә тук тормыштан туеп сикерүгә бәйле түгел. Хәлиулланың әтисе яшьтән үк революцион көрәшкә кушыла, шул сәбәпле күп иза чигә, хакимиятләр тарафыннан өзлексез дәвам иткән эзәрлекләүләр нәтиҗәсендә туган күңелсезлекләр аның гаиләсен дә әйләнеп үтми. Шуңа да улы Хәлиулла, тәвәккәлләп, Донбасска чыгып китә.

Озак та үтми, кечкенәдән байларга батрак булып хезмәт иткән кече сеңлесе Фатыйма да килеп сыена аларга. Баштагы мәлләрне кечкенә алачыкны хәтерләткән куыш-корылмага сыешкан булсалар, соңрак бик тә күркәм, зур йорт җиткереп кергән һәм тырышлыгы, уңганлыгы белән аерылып торган, киң күңелле абыйсының дүрт баласы янына аңа да урын табыла. Кыз исә үзе дә булган туташ: гаҗәеп матурлыгы-мөлаемлыгы өстенә аш-су остасы да, бизәкләп чиккән әйберләренең чуты-хисабы юк, әле җитмәсә, күңелләргә үтеп керерлек итеп кубызда уйный, өздереп җырлый да. Аның өчен әдәбият, мәдәният тә ят түгел, кыскасы, бар яктан да килгән: куллары – алтын, үзе пешкән алмадай. Я инде, кемнәрнең генә шундый гүзәл кызга күзе төшмәсен дә, нинди генә әти-әни аны үз килене итеп күрергә теләмәсен?!

Тик җил башка тарафлардан исә икән шул, каһәрең. Беркөнне өйләренә бистәнең нигездә татарлар берләшеп, мәхәллә булып яшәгән өлешендә мулла булып торучы Исхак карттан яучылар килеп керүе аяз көнне яшен суккандай тәэсир итә. Өч хатыны гына җитмәгән, инде яшь кыз кочагына керергә тели икән карт азгын. Яучылар кияүне күкләргә чөеп мактый, алтын таулары вәгъдә итә, Хәлиулла исә ничек итеп бу афәтне булдырмый калу юлларын эзләп баш вата. Сүз дә юк, хакимият әһелләре белән яхшы мөнәсәбәттә торган мулланың «илче»ләренә кырт төшеп каршы килү урынсыз, кирәксез гамәл булыр иде. Шуңа да рәсми телдә дипломатия дип аталган хәйләкәрлек хикмәтен куллануың хәерле. Ниһаять, башында акыллы фикер туа, һәм ул яучылардан бераз уйлану өчен вакыт бирүләрен үтенә. Ни гаҗәп, тегеләр бик тиз ризалаша һәм сөенче алырга Исхак мулла янына ашыга. Инде нәрсә эшләргә? Кайберәүләр ничек кенә күпертергә тырышмасын, татарларда күп хатын белән тору бөтенләй хуплау тапмаган, ул заманнарда андый гаиләләр бик-бик сирәк булган. Әле җитмәсә, гадәти гаиләләрдә балалар да ишлерәк туган, күбрәк үскән. XIX гасырның беренче яртыларында Казанда яшәгән һәм татарларның гореф-гадәтләрен, йола-бәйрәмнәрен җентекләп өйрәнгән күренекле алман галиме, табиб, Казан универсетиты профессоры Карл Фукс нәкъ менә шуларны раслый. Бу башка тарихи чыганакларда да күрсәтелә, чагылыш таба. Анысы шулай, тик менә Исхак мулладан ничек котылырга? Гаилә кайгыга бата, көтмәгәндә туган күңелсез вазгыятьне белеп торган Фатыйма төннәрен елап, яшь түгеп чыга. Дөрес, татар халкы арасында иң нык яратып җырланучы «Шахта»да:

Әгәр мине бик сагынсаң,

Йөрәккәең тынмаса,

Сагынуларың чиктән ашса,

Чакыртырсың Донбасска, –

дигән юллар бар-барын. Тик ул бит сөйгәнен сагынып, аның эзләреннән килмәде бу якларга, ниндидер бер картка кияүгә чыгарга да хыялланмады. Хикмәт дими ни дисең, язмыш дигәннәре дә бар бит әле аның, Фатыйма гомерлек тормыш ярын нәкъ менә шушы Голубовка бистәсендә таба. Гаилә ут йотып яшәгән көннәрнең берсендә алар йорты янында гына бер егет бөтерелә башлый. Сәер, әмма бик уңган, булдыклы үзе, тагын бер сыйфаты бар – үгезне мөгезеннән алырга гадәтләнгән. Мәгәр кайсы яклардан килеп чыкканы төгәл генә мәгълүм түгел. Үзенә кечкенә генә йорт сатып алган һәм икмәк пешереп сату кәсебенә керешеп киткән Әбүбәкер атлы бу егет башкалар белән бик үк аралашмый. Шуңа да берәүләр: «Казан тирәсендәге авылларның берсеннәндер», – дип фаразласа, икенчеләр исә: «Тәгаен генә чыгышы белән Пенза якларыннан булган Хөснетдин бай Батыршин малае түгел микән?» – дип баш вата. Өченче төрле фикер-фаразлар да бар: ул, янәсе, Әстерхан каласыннан икән, байлар гаиләсеннән, ди. Әтисенең эре буржуа вәкиле, ә әнисенең Каспий диңгезендә балык тотуга көйләнгән кечкенә судноларына кадәр булуын да белеп өлгергәннәр хәтта. Болары никадәр дөрестер, мәгәр Әбүбәкернең гади гаиләдән булмавы ап-ачык: кешеләр белән бик үк аралашмавы өстенә гаять дәрәҗәдә кырыс холыклы, үзсүзле, хакимлек итәргә яратуы йөзенә чыккан. Нигездә, шахтёрлар яшәүче Голубовкага җир астына төшеп күмер чабар өчен килмәве, ә бәлки җиң сызганып сәүдә эшенә керешеп китүеннән ярлы катлау вәкиле түгеллеге бик ачык күренеп тора.

Менә шул егет атна-ун көн дигәндә Фатыйманың башын тәмам әйләндереп өлгерә һәм, үзенең кызга өйләнергә җыенуын белдереп, Хәлиуллалар гаиләсен шомга сала. Шомга сала дигәннән, беренчедән, егетнең артык чаялыгы, үткенлеге сагайта, икенчедән, дәрәҗәле, мөхтәрәм мулла белән низагка керү, сүзгә килү ихтималын да исәптән чыгарырга ярамый. Хәер, анысы гына башбирмәс холыклы, кыю рухлы Хәлиулланы әллә ни аптыратмый. Мәсьәләнең икенче ягы тынгы бирми аңа: болай да кечкенәдән дөньяның ачысын-төчесен күп татып өлгергән, самими күңелле, кешеләргә тиз ышанучан яраткан сеңлесен алдамасмы бу мут егет? Әлбәттә инде, яшьләрнең ниятләре изге икәнлеге беленүгә, бар да тынычланып кала: димәк, болай булса, дәрте ташып торган мулла төп башына утырып калачак, димәк, бөтен кайгы-хәсрәт юкка чыгачак. Әнә шулай итеп, кояшлы язга кергән ямьле көннәрнең берсендә Голубовка бистәсендә яңа гаилә туа. Тик иртәрәк шатланганнар икән шул, бу хәбәрне ишетүдән ярсып-шашынып калган Исхак мулла тузынып, ду кубып, Хәлиуллаларның өйләренә килеп керә һәм гауга чыгара:

– Кайда ул зина кылган кара йөзләр? Нишләп минем фатихадан башка өйләнешкәннәр? Кем никах укыган? Хәзер үк, йөзләренә кара корым сөртеп, урам буйлап алып китәм үзләрен. Белерләр шәригать кануннарын санга сукмауның нинди зур гөнаһ икәнен!

Шунда Хәлиулла үзе дә ялгышканнарын аңлап ала, чынлап та, ул заманнарда никахсыз гаилә кору зур гөнаһ санала. Әле алай гынамы?! Никах укылмаган көе яшьләргә аулакта очрашулар бөтенләй тыела. Аның нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүе турында Мәҗит Гафуриның мәгълүм «Кара йөзләр» әсәрендә бик җентекләп бәян ителүе үзе ни тора!

Майор Гыйльфан Батыршин 1914 елда Харьков губернасындагы Голубовка бистәсендә (хәзер – Кировск шәһәре) туа. Нәсел тамырлары Татарстанның Ямаширмә авылыннан (Биектау районы) була. Ул Лисичанск тау сәнәгате техникумын, Мәскәүдә М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне тәмамлый. 1931-1932 елларда Казанда «Пишмаш» заводында эшли. 1936 елдан – Кызыл Армия сафларында.

1938 елның августында Ерак Көнчыгыштагы совет чик буе заставасында япон милитаристлары һөҗүменә каршы торуда күрсәткән батырлыклары өчен, Гыйльфан Батыршин (шулай ук застава начальнигы Петр Терешкин һәм взвод командиры Иван Чернопятко) СССР Югары Советы Указы белән Советлар Союзы Герое званиесенә лаек була. 1941 елның июненнән – Бөек Ватан сугышы фронтларында. Ленин, II дәрәҗә Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә. 1947 елда Токиода Япония хәрбиләрен хөкем итү мәхкәмәсе утырышларында катнаша. Шуннан кайтышлый 11 декабрьдә авиаһәлакәттә һәлак була.

Дәвамы бар.

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи