Мәскәүдә, Андрей Тыртышниковның сәнгать кластерында, Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни мирасы объектларына багышланган күргәзмә ачылды.
2026 елның 6 ноябрендә ЮНЕСКО Уставының үз көченә керүенә 80 ел тула. Нәкъ менә шушы юбилей уңаеннан Россия Федерациясенең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе эгидасы астында Россия территориясендә урнашкан ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни мирасы объектларына багышланган күргәзмә әзерләнде. Мондый объектларның иң күбе Татарстанда урнашкан.
Экспозицияне ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Россиянең Болгариядәге илчесе, элек Россия Федерациясенең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе составына кергән Элеонора Митрофанова, «Яңарыш» фондының попечительләр советы әгъзасы Татьяна Ларионова (фонд Татарстан территориясендә урнашкан тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне, шул исәптән ЮНЕСКО объектларын торгызу һәм үстерү максатында оештырылган иде), Россия Тышкы эшләр министрлыгының күпьяклы гуманитар хезмәттәшлек һәм мәдәни элемтәләр департаменты директоры Елена Галактинова, Татарстаннан РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Элеонора Митрофанова үз чыгышында Татарстанның беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, «югары дәрәҗәдәге дипломат» Минтимер Шәймиевнең тырышлыгы белән республикадагы дүрт объектның ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә кертелүен билгеләп үтте. «Ул аларның әһәмиятен исбатлый алды. Бу әһәмият төбәк чикләреннән күпкә еракка чыга», – дип өстәде ул.
Күргәзмәне ачу тантанасында катнашучыларга Минтимер Шәймиев тә видеосәлам юллады. «Әгәр сез бу күргәзмәгә килгәнсез икән, димәк, илебезнең тарихи-мәдәни мирасы темасы сезгә якын. ЮНЕСКО исемлегенә объектлар кертү эшендә катнашуыма горурланам. Бу – республикабыз һәм Россия өчен зур алга китеш. Барысы да «Чын күңелдән һәм күңел өчен» принцибы белән башкарылды. Бу – безнең “Яңарыш” фондының девизы. Әлеге күргәзмә ярдәмендә сез республикабызның мәдәнияте һәм мирасы турында күбрәк белерсез», – диде Минтимер Шәймиев һәм Россия Тышкы эшләр министрлыгына ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
«Тарих өчен 26 ел – зур вакыт аралыгы түгел. Әмма шушы еллар эчендә Россия Федерациясе субъектларының берсе территориясендә ЮНЕСКОның дүрт объекты теркәлде. Бу – Россия Тышкы эшләр министрлыгының, ЮНЕСКО штабының һәм, әлбәттә, Татарстан Республикасы җитәкчелегенең зур команда белән башкарган хезмәте. Бигрәк тә Минтимер Шәймиевнең өлеше зур. Күпләрегез беләдер: Татарстанда киләсе ел аның елы дип игълан ителде. Республикабызга бик күп туристлар килә, аларның 80 проценты нәкъ менә шушы объектларны карый. Бу тәрбия эшенә дә, тарихыбызны һәм мәдәниятебезне саклауга да ярдәм итә», – диде Равил Әхмәтшин сәламләү чыгышында.
Исегезгә төшерәбез, ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә түбәндәге объектлар кертелгән: Казан Кремле, Болгар тарихи-археологик комплексы, Свияжск утрау-шәһәрлегендәге Успение соборы һәм монастыре, шулай ук Казан федераль университетының астрономия обсерваторияләре.
Күргәзмәдә аларның һәркайсы үзенчәлекле образ буларак тәкъдим ителә: макетлар, графика һәм төрле чорларга караган фотосурәтләр аша. Оештыручыларның максаты – дүрт объектны бердәм мәдәни ландшафт буларак күрсәтү: аларның вакыт узу белән ничек үзгәрүен, төрле буын рәссамнары һәм фотографларының аларны ничек сурәтләвен, архив материалларының һәм хәзерге заман иҗади карашларының бүгенге көндә аларны ничек ачып бирүен күрсәтү.
Күргәзмә 2026 елның 22 ноябренә кадәр эшләячәк. Аның кысаларында Татарстан Республикасындагы ЮНЕСКО объектларына багышланган лекцияләр циклы да узачак.
tatmsk.tatarstan.ru
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала