Сәхифәнең узган чыгарылышларында Татарстан радиосында режиссерлык хезмәтен башкарган шәхесләрнең иҗаты белән таныштыра башлаган идек. Госман Әхмәтҗанов, Әхтәм Зарипов, Әминә Шаһиәхмәтова кебек күренекле режиссерларның мирасына аерым тукталган идек. Шушы эшебезне дәвам иттерәбез.
Радио тарихының берничә дистә елын Әлфия Гыйлаҗи дигән исемнән башка күз алдына да китереп булмый. Ул 1992 елда радиога шактый зур тормыш һәм иҗат тәҗрибәсе туплап, культура институтын тәмамлап, мәдәният өлкәсендә канат чыгарып, «Сорнай» ансамблендә эшләп, халыкка әйтелә торган сүзнең тәмен һәм кадерен белергә өйрәнгән өлгереп җиткән белгеч булып килде. Килеп керүгә үк җиң сызганып эшкә кереште һәм тәҗрибәле режиссерлар да куркыбрак торган хезмәтләргә батырларча алынды. Иҗатының башлангыч чорында ук Жәүдәт Дәрзаманның «Бизмән йолдызлыгы» повесте буенча фантастик радиоспектакль, Ренат Мөхәммәдиев романы буенча «Сират күпере», Әхмәт Рәшит радиопьесасы буенча «Әни», Марсель Галиев повесте буенча «Карт өянке кыйссасы», Мәхмүт Галәү әсәренә нигезләнгән «Мөһаҗирләр» радиоспектакльләрен эфирга чыгарып өлгерде һәм әлеге эшләр үз вакытында татар дөньясында вакыйга булып кабул ителделәр.
Хәзерге вакытта радиобыз фондында Әлфия Гыйлаҗи режиссурасында башкарылган дистәләгән радиоспектакль, әдәби һәм әдәби-музыкаль программалар саклана. Хәер, саклана дип әйтү дөрес булмас, чөнки алар әле дә хәрәкәттә, тыңлаучыларыбыз аларны сорап тора, көтеп ала.
Әлфия Гыйлаҗига тагын бер олы рәхмәтебез бар – ул үзенә алмаш тәрбияләү эшенә зур игътибар бирде һәм, шушы эшенең нәтиҗәсе булып, бүгенге көнебезнең иң затлы радиорежиссеры Рамил Һидиятулла эфир мәйданына чыкты.
Радио хезмәткәрләре арасында иң кызыклы шәхесләрнең берсе Фәрит Җәләй булгандыр, мөгаен. Радиобызның 100 еллыгын каршылап, радио режиссерлары турында аерым очерклар язу планлаштырыла. Фәрит Җәләйгә багышланган күләмле мәкалә дә шул вакыттарак игътибарыгызга тәкъдим ителер. Хәзер исә беркадәр мәгълүмат бирү белән чикләнербез. Азнакай районында дөньяга килгән Фәрит бала чагыннан ук рәсем сәнгате белән мавыгып үсә, мәктәпне тәмамлагач, талантлы яшүсмер Лениногорскида бизәлеш рәссамы һөнәрен үзләштерә. Хезмәт юлын шул шәһәрдә ачылган телевидение студиясендә башлап җибәрә. Хәрби хезмәттән кайткач, язмыш аны нефтехимиклар каласы Түбән Кама белән бәйли. Ул биредә шәһәр мәдәни тормышының үзәгендә кайный, үзешчән театр белән җитәкчелек итә, данлыклы «Җидегән чишмә» берләшмәсенең эшендә актив катнаша.
1980 еллар ахырында иҗат сукмаклары аны Казанга – Татарстан радиосына алып килә. Мәдәният институтында махсус белем алып, шактый еллар театр белән эшләү тәҗрибәсе туплаган талантлы режиссер килә. Җәмгыятьтәге зур үзгәрешләр, хәбәрдарлык чоры башланып, милләтебез горурлыгы Гаяз Исхакыйлар, «Идегәй» дастаннары кире кайтарылган игелекле еллар иде ул. Һәм заманның шушы үзенчәлеге аның иҗатында ачык чагылыш тапты. Фәрит Җәләйнең «Идегәй» эпосы буенча үзе инсценировка ясаган колачлы эше һәм Гаяз Исхакыйның «Җан Баевич» пьесасы буенча әзерләнгән радиоспектакльләре, Әхмәт Рәшитнең «Кол Шәриф» поэмасы буенча эшләнгән радиоспектакль һәм күп кенә башка эшләре шулай ук радио хәзинәсендә саклана.
Татарстан радиосында озак еллар хезмәт куйган үзенчәлекле режиссерларның тагын берсе - Әлфинур Хисами. Аны иң фидакяр радио режиссерларыннан берсе дисәк, дөрес булыр. Ул радиога шулай ук зур тормыш мәктәбе узып, катлаулы язмыш сукмакларын кичеп, актерлык хезмәтен үз җилкәсендә татып килә, һәм аның шуннан соңгы бөтен гомере радио, телевидение белән бәйләнгән. Элегрәк заманнарда журналистлар телендә «көн белән төнне бәйләп эшләү» дигән бер гыйбарә бар иде. Бу сүз Әлфинурга карап әйтелгән кебек тоела. Көндезен дә, төннәрен дә, шимбәсендә дә, якшәмбесендә дә Әлфинур радиода, пульт артында. Үзенең эш алымнары, иҗади сиземләве, ару-талуны белмәс тырышлыгы белән ул, әлбәттә, Госман Әхмәтҗанов шәкерте. Әнә шул тырышлыгы нәтиҗәсендә Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Роберт Әхмәтҗанов, Роберт Миңнуллин, Разил Вәлиев, Гәрәй Рәхим кебек шагыйрьләрнең шигырь һәм поэмалары, Миргазыян Юныс, Фәнис Яруллин, Мөхәммәт Мәһдиев, Айдар Хәлим кебек прозаикларның хикәя һәм повестьлары буенча радиотапшырулар, Җәүдәт Дәрзаманның радио өчен махсус язылган радиопостановкалар сериалы дөньяга яралды һәм тиз арада тыңлаучыларның күңелен әсир итте. Иртәнге эфирның музыкаль бизәлешен тәэмин итүче фидакярләрнең дә берсе иде.
Әйткәнебезчә, без әле киләчәктә әлеге режиссерларның эшчәнлегенә киңрәк тукталып, иҗат портреты жанрына мөрәҗәгать итәрбез. Бүгенге язма шушы олы эшкә кереш булсын.
Игътибарыгызга Фаяз Фәизовның «Тылсымлы мөгез» поэмасы буенча эшләнгән моноспектакль тәкъдим ителә. Аның режиссеры Фәрит Җәләй. Безнең өчен кадерле үзенчәлеге тагын шул – әсәрне ул үзе укыган. Урыны җәннәттә булса иде, дип телик.
Олы сәнгатькә багышланган гомер
Татарстан радиосы дулкыннарында халкыбызның талантлы улы, СССРның халык артисты, Татарстанның дәүләт гимны музыкасы авторы Рөстәм Яхинның (1921-1993) тууына 105 ел тулу уңаеннан концертлар, тапшырулар яңгырады. Һәм, әлбәттә инде, форсаттан файдаланып, бу тема элегрәк ничек яктыртылды икән дип, архив материаллары белән дә кызыксындык. Радиобызда ярты гасырдан артык музыкаль тапшырулар редакциясен җитәкләгән күренекле җырчы һәм журналист Рафаэль Ильясовның «Олы сәнгатькә багышланган гомер» исемле тапшыруын аерым бер игътибар белән тыңладык. Ул композиторның тууына 90 ел тулу уңаеннан әзерләнгән булган, һәм анда иҗатчы безнең алдыбызда бөтен асылы белән ачылып китә. Әлеге язмадан кайбер юлларны кәгазьгә күчереп, игътибарыгызга тәкъдим итәбез.
... Рөстәм Яхин танылган композитор һәм татар романсына нигез салучы гына түгел, бәлки югары категорияле пианист та иде. Аның пианист буларак эшчәнлеге татар музыкасында алдынгы һәм яңа күренеш итеп бәяләнде. Ул профессиональ татар пианистлары арасында беренчеләрдән булып концерт эшчәнлеге белән даими шөгыльләнде. Мәрьям Рахманкулова, Мөнирә Булатова, Илһам Шакиров, Эмиль Җәләлетдинов кебек күренекле җырчылар белән бергә чыгышлар ясап, тамашачыны халык җырларына тарту өчен күп эш башкарды. Композиторлар Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин, Александр Ключарев традицияләрен үзенә мирас итеп алып, аларны гаять зур югарылыкка күтәрде.
Рөстәм Яхин җырлар белән бергә инструменталь музыканы да күп язды. Беренче чиратта пианист буларак, әлбәттә, рояль өчен язган дистәләрчә әсәре бар аның. Скрипка, виолончель, кыллы квартет һәм башка уен кораллары өчен пьесалар иҗат итте, халык көйләрен эшкәртергә дә вакыт тапты ул.
Композиторның иҗатын фортепиано һәм оркестр өчен язган концертыннан тыш күз алдына китерү мөмкин булмаган кебек, «Китмә, сандугач» җырыннан башка аның вокаль лирикасы турында сүз дә әйтү мөмкин түгелдер. Күңелнең иң нечкә кылларын тибрәткән, йөрәк түреннән саркып чыккан бу көйне кем генә белми икән?! Аны тыңлаган саен тыңлыйсы килә һәм күпме генә җырласаң да туеп булмас кебек. Көйнең матурлыгы, эчкерсезлеге һәм тирән моңы күңелне әсир итә. Ул шулкадәр тирән һәм илаһи булуы белән бәгырьләргә үтеп керә. Чын мәгънәсендә талантлы әсәрләр генә шулай тәэсир итә ала.
Рөстәм Яхин иҗатында поэтик ачышлар күп. Аларның кайберләрен искә төшерик: тантаналы гимн булып яңгыраган «Саф җырларым», нечкә хисле «Йолдыз», тыныч характерда язылган «Кем белер кадереңне» романсы, югары трагизмга корылган «Шагыйрь» һәм башкалар…
Рөстәм Яхин исеме, «Күңел йолдызы» романсы герое шикелле үк, татар музыкасы күгендә зур һәм якты йолдыз булып балкый. Аның әсәрләре халыкның киң катлауларына якын, аңлаешлы. Һәр кешегә барып җитә алырлык гадилек һәм югары профессионализмның мондый үрелеше бик үк еш очрамый. Рөстәм Яхин сәнгате кешенең рухи дөньясын баета.
Композитор холкы белән бик йомшак һәм тыйнак булса да, үзенә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә карата гаять таләпчән, сәнгать традицияләренә ихлас күңелдән тугрылыклы иде. Яшь талантларга даими ярдәм итеп килде, аларга сәнгатьтә үз юлларын табарга һәм үсәргә юнәлеш бирде. Татар музыкасында әлегә кадәр билгеле булмаган берәр юнәлеш яки күренеш турында сүз барганда, һәрвакыт Рөстәм Яхин фикере белән исәпләшәләр иде. Ул бик күп өлкәләрдә гаять тирән белемгә ия кеше иде. Боларның барысы да аның киң күңелле булуы турында сөйли.
- «Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала