Әдәби мирас Уку өчен 2 минут

Озын көй тыңлаганда…

Олуг вә могтәбәр әдибебез Әмирхан Еникинең әлеге нәсере атаклы «Безнең юл» журналының 1926 елгы 3 нче санында дөнья күргән. Бу – аның тәүге әдәби әсәре. Яшь язучы иҗат җимешенең жанрын «нәсер» дип билгеләгән, әсәр ахырында авторның исеме «Әмирхан Еникиев» дип бирелгән. Билгеле, әсәр язылган чор рухы нәсердә шактый калку чагылдырыла. Әмирхан Еникинең әлеге нәсере гамәлдәге язуда тәүге тапкыр басыла.

Әмирхан Еники. 1926 ел. Фотосурәт ясалма фәһем ярдәмендә эшкәртелде

Әмирхан Еники. 1926 ел. Фотосурәт ясалма фәһем ярдәмендә эшкәртелде

***

Озын көйгә чорналган җыр:

Карчыгадай дигән үткен кош

Кош кундырмас агач башына,

Карчыгалар кебек әй уңган егет

Сүз китермәс газиз башына.

 

Тез тиңеннән яшел үлән эченә аяк бөгеп, изүләрен чишеп, кулына агач тустак белән кымыз тоткан килеш утырган Җомагол агай күзләрен йома төшеп, азрак алга бөгелеп, калкыныбрак саф тавыш һәм күңел сыкрангыч бер моң белән җырлый; аның янәшәсендә тез бөкләп утырган, тирә-якта дан тоткан курайчы Әхмәди карт, бик ихлас белән генә җырга кушылып, кулындагы кураен өске ирене астында салмак кына тибрәтә.

Күпне күргән картның йөрәгендәге иң нечкә кылларының чиртүеннән яңгырап чыккан табигый тавыш белән гомере буе кеше тупсасыннан аерылмаса да, киләчәк якты тормыш хыялыннан өмет өзмәгән сыйныф күңелнең акрын гына сулап өргән сулышыннан, курай аркылы эшләнеп чыккан моң бергә кушылып, иркәләнеп дулкынлана. Озын көй тормыш кочагында кайнаган кешеләрне генә исертү түгел, дөнья хыялыннан саф булган башка табигать күренешләрен дә үзенә карата, буйсындыра, исертә төсле тоела.

Әнә, тышаулап ашарга җибәрелгән ат та, атлап тавыш бозмас өчен, баскан урында калган, колакларын артка яткырып, күзләрен йомып, ул да тыңлый. Аның да йөрәге сыкрый, кытыклана төсле күренә.

Көн буенча искән ачы җил дә исүеннән туктаган, батыр саф авазга баш игән... Аның еракларга китеп яңгыравына уңайсызламас өчен ярты юлда эшен бүлгән.

Иртәдән бирле йөзен чытып, җыерчыкланып аккан су да акылга утырган. Ул да көчле моңга уралып акрын гына түбән таба ага. Су читендәге камышлар, яр буендагы тал-тирәкләр – барысы да бу моңны зурлап баш ияләр төсле…

Су аръягындагы тау битендә күренеп торган куе карт тирәкләр эчендә, элек тә Гайсә мирзаныкы булган җимерек каралтылар, агачларның шаулаулары белән бергә, җыр моңына сыкрап җылаган төсле булып күренәләр.

1905 елгы хәрәкәт вакытында сөргенгә китеп, Октябрь революциясеннән соң гына иленә кайткан Шәйморат агай да, куак төбенә кырын яткан җиреннән әлеге җимерек каралтыларга күзләрен төбәгән дә чиксез уйга баткан. Аның җыерчыкланган йөзе, эчкә баткан төссез усал күзләре җанлы тарих кебек, 20 ел буена башыннан үткән фаҗигаләрне йөрәк өзгеч музыка астында сөйли кебек күренә. Шул фаҗигаләр эчендә ул үзен каһарман итеп хис итә.

Гүя, 1905 ел…

Башкортның киң сәхрасына көчләп килеп урнашкан патша ялчысы Гайсә мирза крестьяннәрнең актык җирләрен тартып ала... Авыл халкының ачуы кабара... Чуалу башлана… Ул вакытта чуалышларның башында торып, җирләрен кайтарып алу турында шәһәргә губернаторга сайланып барып атналар буе бару, губернаторның үзенә кабул итмәве... Шәһәрдәге кузгалышларның башында торучы партия кешеләре белән танышып яшерен җыелышларда булу... Халыкны патшага каршы көрәш ачарга, боярларны таларга димләү... Шуннан бер атна чамалары үткәч, шәһәрдән авылга казаклар килү... Халык өстендә казаклар камчысы уйнау... Шуннан соң тоту. Төрмәгә ябу... Хөкем... Гомерлек сөрген... Сахалин атавы... Анда ач-ялангач, каты газап аркасында интегүчеләрнең үлеп бетүләре... Озак еллар... Яшерен җыелышлар... Революция – иреклек... Волга буендагы бер шәһәргә... Аннан кызыл гвардия сафларына... Сугыш... Көрәш... Тагын туган ил…

Җомагол агайның йөрәгеннән яңгырап чыккан җыр тавышы белән курай аркылы сузылып җырга уралган моң, Шәйморат агайның 20 ел буена башыннан үткәргән михнәт, газап, шатлыкларын берничә минут эчендә исенә төшереп, әнә шулай күз алдыннан кичерде, ул, җимерек каралтыларга ачу катыш көлеп карап: «Җиңелдегез!.. меңнәрчә мәзлүмнәр канын эчүнең нәтиҗәсен күрдегез. Бөтен намусыгыз белән корыр көнегез алда. Менә бу корыч йөрәкләр үссеннәр әле...» – дип янында утырган Гыйсмәт малае пионер Гыйниятнең башыннан сыйпап куйды.

Тынлык.

Тик бөтен нәрсәне үзенә караткан, шушы моң гына колакка тәэсирле бер тавыш булып кереп, уйларны кайната, йөрәкләрне буа, кыса…

Моң, җыр, курай пионер Гыйнияттә дә үзенчә төрле уйлар уйлата. Аның да нечкә кылларына чиртә, ул үзенең ут кебек уйнап торган күзләрен еракларга төзәп бер елмая... Бер тирән уйга бата... Менә спорт отряд костюмыннан вожатый килеп чыкты... Ул сөйли…

Җомагол агай озын көйне тагы да озынрак суза. Ул, искиткеч бер моң белән, җырның соңгы сүзләрен тыңлаучыларга ташлый. Әхмәди карт калын иреннәренең селкенүләрен сирәкләтеп, күзләрен ачты. Курай үзенең актык мәртәбә йөрәк өзгеч моңын тартты. Җыр белән курайдан чыккан ике моң бергә кушылдылар да ерак далаларга очтылар. Һава яңгырады, дулкыннар алга йөгерделәр…

Басмага Ихтыяр Кыямов әзерләде.

«Безнең мирас». – 2026. – №8. – Б.78-79.

 

Бибихәдичә белән Нигъмәтҗан Еникиевләр һәм аларның уллары Әмирхан. Дәүләкән, 1930 ел

Бибихәдичә белән Нигъмәтҗан Еникиевләр һәм аларның уллары Әмирхан. Дәүләкән, 1930 ел. Фотосурәт ясалма фәһем ярдәмендә эшкәртелде

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи