Республикада Уку өчен 1 минут

IX Мәчкәрә укулары: тарих хәтердә яши, традицияләр дәвам итә

Кукмара төбәгенең рухи мәркәзе булган Мәчкәрә авылында чираттагы мәртәбә зур җыен – IX Мәчкәрә укулары узды. Быелгы чара «Мәчкәрә мәдрәсәсе галимнәренең рухи мәдәният үсешенә керткән өлеше: тарих һәм традицияләрнең дәвамчанлыгы» дигән тирән эчтәлекле теманы колачлады.

Ленар Гобәйдуллин фотолары
Ленар Гобәйдуллин фотолары.

Фәнни җыен Мәчкәрә авылы Җәмигъ мәчетенең 235 еллыгы һәм күренекле галим, профессор Рөстәм Үтәмешевның тууына 100 ел тулу уңаеннан оештырылуы белән дә үзенчәлекле иде.

Төбәкара укуларга танылган мөселман дин әһелләре, галимнәр, мөгаллимнәр, туган якны өрәнүчеләр, җәмәгать эшлеклеләре һәм башка шәрәфле кунаклар җыелды. Алар арасында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, Казан шәһәренең Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, Мәчкәрә мәчете имамы, Кукмара мөхтәсибәте Аксакаллар шурасы рәисе Мөнир хәзрәт Йосыпов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Сөләйман Рәхимов, танылган галимнәр һәм тарихчылар – Тәэминә Биктимерова, Энгель Таһиров, Альберт Борһанов та бар иде.

Беренче гамәл буларак, катнашучылар Мәчкәрә авылы зиратында булдылар. Биредә милләтебезгә фидакарь хезмәт күрсәткән Үтәмешевлар нәселеннән булган химаячеләрнең, шулай ук башка мәрхүм дин әһелләренең һәм авылдашларның каберләре бар. Аларның якты рухларына багышлап, Коръән аятьләре укылды, дога кылынды. Бу – буыннар бәйләнешен саклау, үткәннәргә тугрылык билгесе.

Үтәмешевлар гаиләсе (шул исәптән, Габдулла Габдессатар улы Үтәмешев) – мәдрәсәне тотучылар, сәүдәгәрләр һәм меценатлар. Аларның акчаларына мәчетләр төзелгән, китаплар бастырылган, ярлыларга ярдәм күрсәтелгән.

Төп тантана Күкшел авылы мәдәният йортында дәвам итте. Фәнни-дини җыен барышында чыгыш ясаучылар XVIII-XIX гасырларда иң алдынгы уку йортларыннан саналган Мәчкәрә мәдрәсәсенең татар-ислам мәгарифе системасында тоткан урынын анализладылар. Галимнәр, имамнар һәм тарихчылар атаклы меценат Габдулла Үтәмешев нигез салган уку йортының эчке тормышы, биредә белем алган шәкертләрнең язмышы, мәдрәсәдән чыккан дин белгечләренең рухи мирасын барлау, Түнтәр һәм Мәчкәрә бәйләнешләре, халкыбыз тарихында тирән эз калдырган хатын-кызлар, ислам динен кабул иткән удмуртлар төзеткән тарихи мәчетнең язмышы турында фикер алыштылар.

Дини вәгазьләр һәм фикер алышулар төшке аш вакытында да тукталмады.

Мәчкәрә укулары – үткәнебезне барлап, киләчәккә маяк кую. Бу көн тарихыбызның бай, тамырларыбызның нык икәнен тагын бер кат искә төшерде. Традицияләребезнең, югалмыйча, яшь буынга тапшырылып баруы – зур сөенеч.

Игътибарыгызга әлеге укуларда чыгыш ясаган мөгаллимә Гүзәлия Сәйфуллина-ның докладын тәкъдим итәбез.
 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи