(Кышкар мәдрәсәсе тарихы)
Шашу
Кышкар шәкертләре лексиконында шашу күңел ачу дигән сүз иде. Билгеле, бу заманда, бигрәк тә авыл шартларында, театр-кинолар да, клуб-концерт заллары да юк иде. Шәкерт халкы авыл яшьләре белән бергә аулак өйләргә, өмәләргә дә йөри алмый. Әмма аңа карап, шәкертне сабактан бушау белән гыйбадәткә тотына, фарызы, сөннәте, нәфеле белән төрле намазлар укуга ябышып ята торган ниндидер дәрвиш итеп күз алдына китерү дә дөрес булмас иде. Һичшиксез, андыйлар да булу белән бергә, күпчелек гыйбадәткә ялкау, хәтта, куып йөрүче булмаганда, җомга намазына керергә дә теләми, арада дингә өстән караучылар да юк түгел иде. Бик ихтимал, мантыйк бәхәсләре, моназарәләре яшь миләрне күгәртүгә генә түгел, кайберәүләргә уйланырга, һәрнәрсәгә тәнкыйть белән карарга да ярдәм иткәндер.
Шәкертлек чоры – кеше гомеренең иң матур, төрле хыялларга бай вакыты. Яшь чак. Яшьлек нинди генә шартларда үтсә дә, аның үз таләпләре, үз кызыксынулары була. Яшьлекне читлеккә бикләп куеп булмый. Яшь күңел уйнарга, көләргә, җырларга, биергә ярата. Яшьлек мәхәббәттән башка була алмый. Яшь чакта кешенең тайгак сукмакларга кереп китү куркынычын да инкарь итеп булмый. Шәкерт, ниһаять, тирәлектә яши, ә анда төрле кеше бер. Тирәлекнең кешегә уңай һәм тискәре йогынтысы шулай ук бәхәссез. Шулай булгач, бу бик иске мәдрәсәнең шәкертләре үзләре булдыра алган кадәр күңел ачарга телиләр икән, аларны гафу итик!..
Шәкертләр җырларга һәм җыр тыңларга бик яраталар
Шәкертләр җырларга һәм җыр тыңларга бик яраталар иде. Ләкин бу концерт залларында төрле музыка кораллары ярдәмендә түгел, аш, пылау пешергәндә ашханәдә яки «Завод буе»на йөрергә чыккач, болында матур, моңлы тавышлы «Карурман», «Уел», «Сакмар», «Агыйдел», «Тәфтиләү», «Ай былбылым», «Зиләйлүк», «Ах дүдәк-дүдәк» кебек көйләрне бик оста башкаручылар була иде. Җыр башкаруда, һичшиксез, башкорт егетләре өстенлек итте.
Бию – мәдрәсәдә иң популяр күңел ачу
Ашханәдә җырлаган өчен, ишетсәләр дә, беркем дә сүз әйтми, әмма мәдрәсә эчендә җырлау очраклары (соңгы елны исәпләмәгәндә) сирәк иде. Музыка коралларыннан сирәк кенә берәр бүлмәдә мандолина чиртү булгалый иде. Ә менә бию мәдрәсәдә иң популяр күңел ачуга керә. Ул качып-посып эшли торган мутлык түгел. Моңа хәлфәләр дә сүз әйтмәү генә түгел, еш кына үзләре дә катнашалар иде. Кичке сәгать сигез чәенә сыбызгы сызгырту белән, берәресе: «Шашарга!..» – дип кычкыра икән, һәркем «кәҗә өе»нә йөгерә. Анда инде унлап «барабанчы», ярымтүгәрәк ясап, идән уртасына тезләнеп утырган. Һәркайсының алдында – «барабан», тавыш яхшырак чыксын өчен, капкач кырыена кәгазь бөгәрләп кыстырылган кечкенә сандык. Шуңа, нинди булса да бер көйне көйләп, ике йодрык белән тыкы-тыкы барабан сугалар. (Күбесенчә «Краковяк», «Камаринский», «Әтнә», «Әпипә» көйләре яңгырый иде.) Барабанчыларны як-яктан кат-кат шәкертләр чорнап алган. Элек касмакларны биетәләр. Баш тартырга берәү дә батырчылык итмәсен! «Кышкар шәкерте» дигән исем күтәреп, бии дә белмәсәң, нигә ул?! Оялган, тартынып торган малай-шалайны уртага кат-кат төртеп чыгаралар:
«Бии белмәсәң дә бие
Шушы Әтнә көенә...»
Аннан инде оста биючеләр уртага чыга. Нинди көй такмакларга икәнен алар үзләре әйтәләр. Кайсылары салмак кына, ә кайсылары идәнне җимерердәй итеп сикерә-сикерә бииләр.
Менә Тәхтәһү Мансур чыга. Һәр җәйне казак сахрасына барып мулдәкә булып йөреп, өс-баш ясап, кышлык акча туплап кайта торган, чаларган бу егет тайтулык киеме белән дә, үз-үзен тотуы белән дә аерылып тора. Аның өстендә – яхшы постаудан бер генә төймәле итеп тегелгән озын җөббә, башында – җәйге каракүл бүрек, аякларында – ялтыравыклы әмерхан читек-кәвеш. Куен сәгатенең юан, озын чылбыры кыршау күк салынып тора. Кыяфәт кирәгеннән артык җитди. Ул, гадәттә, «Казан алынган» көйгә бии:
«Балалар, балалар, таш каланы алалар.
Кергәнегез керегез, чыкканыгыз чыгыгыз...»
– дип, салмак кына җырлап, ун пар йодрык шакый башлагач, Мансурыбыз, ике бөеренә таянып, башын артка бер яккарак кыйшайтып, күкрәген киерә төшеп, мәйдан тирәли «йөзеп китә». Ах, бирелеп, тәмен белеп бии дә соң ул!..
Шулай ук яхшы киенгән, зифа буйлы, биегәндә елмаеп-елмаеп куя торган Габделбари хәлфә уртага чыкса, һәркем сокланып карап тора. Ул орчык кебек туры гына биеп бара-бара да, бераз чүгә төшеп, тезләрен бер-бер артлы күтәреп-күтәреп, үзенчә төрле фигуралар ясап бии.
Аюдай зур гәүдәле, үгездәй таза Күмерче Каюм башы түшәмгә тиярдәй итеп сикерә-сикерә биегәндә, идән такталары гына түгел, тәрәзә пыялалары да телгә килә. Моны «шашу» дип атау һич тә урынсыз түгел: шәкертләр, мондый кичләрдә, чыннан да, шашалар…
Таеп «шашканда» ничек?
Чәршәмбе көнне кич Таепка «дару» алырга дип акча җыйсалар, ул атнаны хәтта иң иркә мәхдүмнәрне алырга килгән атлар да буш килеш кайтып китәләр: шәкерт өчен бу көтеп алган концерт та, спектакль дә, цирк та. Аны күрми калу зур югалту кебек санала. Хәл кадәренчә һәркемнән җыелган акча шактый булып, Таепка ике бармак «дару» алып кайтып тоттырсалар, репертуар шактый зурая һәм яңара. Бер күргән номерларны кабат карарга туры килсә дә, ялыктырмый, чөнки «артист» һәр иске номерга ниндидер яңалыклар кертеп башкара белә.
Концерт, гадәттә, төрле кошлар, җәнлекләр булып тавыш бирүдән башлана: сандугач, күке, торна, кыр казы, оясына йомырка салып чыга торган тавык, ач бүре һәм башкаларның тавышлары Таеп авызыннан натураль ноталарда яңгырый.
Аннан кош-кортлар, хайваннарның үзара мөнәсәбәтләренә бәйләнешле шактый порнографик номерлар китә: Таеп – ата күркәнең мендәр – ана күркә тирәсендәге кыланышлары. Ишморатовның ат заводы ишегалдында нәсел айгырының шашынулары һәм башкалар никадәр «тозлырак» булсалар, тамашачылар өчен шулкадәр кызыклырак тоела. Ә бу очракта Таепны натурализмда гаепләүче берәү дә юк. Булдыра алган кадәр кылансын гына!
Шуннан соң инде аерым кешеләргә карата тәнкыйть, сатира-юмор башлана. Таеп мәшһүр татар байларыннан берсенең русчаны вата-җимерә телефоннан сөйләшүен, икенчесенең приказчикларын ачулануын, өченчесенең асрауга кул сузуын һәм башкаларны гәүдәләндерә, кайсы да булса бер мулланың мәхәллә баена ялагайлануын, муллалар мәҗлесендәге дини моназарәләрне күрсәтә…
Таепның «шашуы» никадәр генә озак барса да, беркем дә ташлап чыгып китми торган иде.
Калын күкрәкле кыз – Сибгатьнең балдызы
Шәкертнең күңел ачуы «шашулар» белән генә чикләнми. Кышын укудан буш сәгатьләрдә, шарф очларын аллы-артлы асылындырып, урам буенча югары очка таба менеп бара торган өч-дүрт яки дүрт-биш кешелек төркемчәләрне очратасың икән, болар да – «истирахәт»кә чыккан шәкертләр. Аларның юлы кибетче Сибгать йортына кадәр сузыла. Сатып алыр әйберләре күп түгел, унысы өч тиенлек папирос яки әчмуха хәлвә өчен шулкадәр кар таптыйлар дип уйламагыз, аларны монда сату итүче калын күкрәкле кыз – Сибгатьнең балдызы, аның белән шаярып сөйләшү, кызның чытлыклануына сокланып, селәгәй агызып, карап тору тартып китерә.
Төркемчәләрнең юлы туры урам буйлап түгел, «Шайтан тыкырыгы»на таба сузыла икән, бу сәяхәтчеләрнең бер-икесе, – мөгаен, мишәр яки башкорт баласыдыр. Алар арт урамдагы Казанчы Шәфикъка сугылырга уйлаганнар: өйләреннән Казандагы Үтәмешевлар исеменә җибәрелгән хатларны һәм акчаларны Шәфикъ кына алып кайтып тапшыра…
«Завод буе»нда «таяк уены»
Шәкертләр язга таба, кар тыгызлана төшкәч, төркем-төркем булып, «Завод буе»на йөрергә чыгалар. Монда инде һава иркен, үзеңдә чикләнмәгән хөрлек сизәргә мөмкин. Шуңа күрә ашханәдә «дөхан чигәргә» батырчылыгы җитмәгән «касмаклар» да «әфисәр бармагы»н бер-бер артлы көйрәтә генә бирәләр.
«Завод буе» кардан әрчелә, тирә-юнь яшел хәтфә палас белән түшәлә, кичкә таба болынны сыек кына томан каплап ала. Шундый көннәрдә «Таяк уены» (городки) уйнаудан үзеңне ничек тыярсың?! Мәдрәсәдә бу уен бик популяр иде. Бу бала-чага уены гына түгел, анда сакалына он тузаны кунган, исеменә «агай» сүзе кушып, һәркем тарафыннан хөрмәт ителә торган пишкадәмнәр, хәтта чаларган хәлфәләр дә катнаша. Шунысы да гыйбрәтле: уенда җиңүче команда кешеләре «айгыр»лар булып, кешни-кешни, «бияләр» өстенә сикереп йөдәтсәләр дә, уен-уен инде, дәрәҗәң белән кем генә булсаң да, ачуланырга хакың юк!..
Шәкерт бәйрәмнәре
Атнакичләрдә 5-6 тиен акча җыешып, фрухты (прәннек-конфет) алып, дуслар белән кәефләнеп чәй эчү, елга бер-ике генә булса да, җәмәгать пылавына катнашу, кышына бер тапкыр таифәдәшләрдән әле берсе, әле икенчесе чиратлашып алып килгән кул зурлыгындагы «таифә бәлешләре» белән сыйлану да күңел ачу түгелмени?!.
Мәдрәсәдә ята-ята тутыгып беткәч, ниһаять, үлгән хәзрәтнең әле сыйлыгы бөтенләй үк югалмаган берничә балалы остабикәсенә яки берәр байның кызына өйләнү шарты белән булса да, төшемлерәк мәхәлләгә имам булып урнашкан пишкадәм, нәзерен үтәү йөзеннән, мәдрәсәгә килеп, барлык шәкертләргә дә пылау сала икән, бу инде гади күңел ачу гына түгел, зур бәйрәм төсен ала. Мондый очракта «бәхет кошын кулына эләктергән» кунакның теләве буенча, пылау алдыннан зур «шашу» оештырыла. Мәдрәсәдә ул көнне пылау пешкәнне Ашыт базарыннан кайтучылар авылга кергәнче үк сизәләр, чөнки пылау пешерергә Күмерче Каюм, Зәйни Галиулласы кебек иң оста пешекчеләр тартыла. Ә алар майны ут кабыныр чиккә җиткәнче кыздыралар, майга тыгып карый-карый, бер-ике кашык күмергә әверелә…
Тик кайчакта, май кызып җитеп, ит салырга гына торганда, Галиулланың авыруы килеп кенә эшне боза…
Шәкертләр бүреләр кебек ач
Боларын, бәлки, күңел ачуга кертү урынлы да түгелдер-түгелен: шәкертләр, мәсәлән, ял көне өйләренә кайтып киткән шәрикләренә яки таныш берәр муллага барып, кунак булып кайтуны да бик ганимәт саныйлар. Ә инде «җаны чыкканын» көтә-көтә тирә-юньдәге мулла-мунтагай да зарыгып беткән берәр «чикләвекле имән» (зур бай) ауса, өчесенә-дүртесенә бер ат яллап, «хәмел»гә барудан тыелып калу күпләр өчен бик авыр хәл: кем белсен, бәлки, берәр сум яудырырлар…
Әмма бу соңгысы һәрвакытта да уңышлы булмый: йә саран варислардан сыгылып чыккан сәдака ат өчен түләргә дә җитми, йә барлык шәкертләргә дигән сәдаканы бер кулга гына бирәләр дә, зуррак шәкертләр, дәрәҗәгә карап бүләбез, дип, касмакларга «көекләр»не генә калдыралар.
Кунакка барып та «суган суы суырып» кайткан чаклар да булгалый: йә хуҗа өйдә булмый, йә, өйдә булса да, качып кала. Иллә мәгәр шәкерт өйгә керүен кереп алса, үзен алдатмый инде: өч шәкерт бер муллага кунакка баралар. Хуҗа өйдә юк. Шулай да аулак өй саклаучы кызлар шәкертләргә агый идәненә чәй хәзерлиләр, аш тәлинкәсенә зур йомарлам май куеп чыгаралар. Тик, бәлки, шаярыптыр, ипидә саранлык күрсәтәләр: кеше башына юка-юка гына ике телем икмәк кисеп куялар. Ә шәкертләр бүреләр кебек ач. Май ягып, икешәр телемне ашагач, тагын да ашыйсылары килеп кала. Почмактагы агач карават чаршавын ачып карасалар, анда – шул көнне генә пешереп куйган бер мич ипи. Бер түгәрәкне алып киләләр дә турап ташлыйлар. Ә май белән нишләргә? Аны тәлинкәдән кубарып, астын өскә әйләндереп салалар да, эчен чокырлап, әлеге икмәкләргә бармак калынлыгы итеп ягалар. Аннан чокырга ипи тутырып, кире әйләндереп, тәлинкәгә ипләп каплап куялар. Инде туйганчы ашап, чәй эчәбез дип кенә торганда, алгы бүлмәгә кереп барын күзәтеп торган кызлар, шаркылдашып көлеп, дөбер-дөбер чыгып китәләр. Ул гына бер хәл, никадәр генә көтсәләр дә, шаян кызлар чәй кертмиләр. Ансын инде чаршау артыннан гына алып килеп булмый. Май яккан ипи белән кайнар чәй эчү күңелләргә бик-бик хуш күренсә дә, булганына шөкер итеп кузгалырга, тәртәләрне кайтыр якка борырга гына кала. Ярый әле сбруең рәтле булса! Кайчак кызлар, йә аркалыкны, йә чөелдерек бавын яшереп куеп, теңкәне корыталар.
Шәкерт халкы көрәшкә бик маһир була
Шәкерт лексиконында «зиярәт», «тиҗарәт» дигән канатлы сүзләр шактый актив кулланылышта иде. Моны берәр җиргә бару максатын билгеләгәндә кулланалар. «Зиярәт»е – зиярәт кылу, күрешә бару дигән сүз инде, ә «тиҗарәт»е нәрсә? «Тиҗарәт» – гарәпчә «сәүдә» дигән сүз. Шәкерт исә аны туйганчы ашап, кунак булып кайту мәгънәсендә куллана. Җае булган җирдән аз-маз сәдака эләктерү дә «тиҗарәт»кә керә. Язгы Сабан туйлары вакытында авылдан-авылга мәйданга йөргәндә исә «зиярәт»нең мәгънәсе бераз үзгәрә.
Билгеле булганча, шәкерт халкы көрәшкә бик маһир була: яз көне «Завод буе» ачылу белән, үзара көрәшеп, шактый ярау алалар. Аннан авылдан-авылга Сабан туена йөреп, бәйге тотучылар да аз булмый, хәтта Күшәр һәм Бәрәзә батырларын җиңгән чаклар да була. Ә үсмерләр көрәшендә шәкертләр батыр калу бер дә гаҗәп эш түгел. Кыскасы, Сабан туена йөрүче шәкерт – йә көрәшче, йә үз мәдрәсәсе намусы өчен «авыручы» патриот. Бу очракта «зиярәт»тән шуны аңларга туры килә.
«Тиҗарәт»е исә мәйданнан соң берәр байга кереп, корсак туйганчы ашап,
10-15 тиен сәдакасын чәлдереп кайту дигән сүз була, күрәсең! Әмма бәдбәхет байлар барысы да, булачак дин хадимнәрен көтеп, ләббәйкә, дип, каршы алып тормыйлар. Кайсылары, капкаларын бикләп, хезмәтчеләренә бер шәкерт затын да кертмәскә боерып куялар. Андый вакытта мулла-мунтагай тирәсендә яки үз авылыңнан бу авылга төшкән берәр килен йортында Сабан туе гөбәдиясе ашап чыгарга рәт булмаса, корсак шәрифенә күркәм сабыр теләп, ач килеш кайтып китәргә дә туры килә. Димәк, «тиҗарәт»е булмый кала. Әй!.. Шәкерт башы кимсетүләргә, мәхрүмлекләргә күнеккән ул…
Журналга текстологлар Зөфәр Гыйлаҗев һәм Рузилә Мөхәммәтова әзерләде.
Дәвамы бар.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала