Шәхесләребез Уку өчен 3 минут

Якты кояш булып балкыта

Танылган якташым, халык шагыйре Лена Шагыйрьҗан исеме мәктәп елларымнан ук колак төбемдә яңгырап торды. Дәү әтием мөгаллим, әнием шигъри җанлы кеше булганга, өебездә әдәби китаплар күп иде. Бигрәк тә шигырь җыентыклары.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, Һ.Такташ исемендәге әдәби премия, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты Лена Шагыйрьҗан (Лена Галимҗан кызы Шакирҗанова) (1945-2017).
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, Һ.Такташ исемендәге әдәби премия, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты Лена Шагыйрьҗан (Лена Галимҗан кызы Шакирҗанова) (1945-2017).

Заманнар алышынган 90 нчы елларда, совет чоры тизләнеше белән, татар шагыйрьләренең, мөстәкыйльлек мәйданында ялкынланып иҗат иткән, дөнья шаулаткан, халык күңелендә киләчәккә якты өмет уяткан, авыр вакытларда туры сүзләре, нечкә фикерләре белән күңелләрне юаткан чаклары иде бит. Дөресен әйткәндә, Лена апа гомере буе гыйсъян шагыйрь булды, чикләрне җимереп ташлаган азатлык дәвере тагын бер кат аның хаклы булуын раслады гына, дип уйлыйм.

Лена Шагыйрьҗан шигърияте карурманны балкытып утырган зәңгәр кыңгырау чәчәкләре кебек ягымлы да, серле дә кыяфәттә әледән-әле күңел түрендә чыңлап-чыңлап китә, сокландыра да, сискәндерә дә.

Татар язучылары даирәсенә килеп кергәч, якташымның үземә карата уңай мөнәсәбәтен күңелем белән сизә идем. Ни дисәң дә, бер як кешеләре бит. Бунтарьлык, хакыйкать өчен көрәшү, үз сүзеңне кистереп әйтү безнең канга хан заманнарыннан ук сеңеп калган. Халык шагыйре Гамил Афзал үзе ни тора! Аның янәшәсендә – Лена Шагыйрьҗан!

Шагыйрә Лена Шагыйрьҗан каләмдәшләре Роберт Әхмәтҗанов, Җәүдәт Дәрзаман, Зиннур Мансуров, Факил Сафин, Ләбиб Лерон, Рафис Корбан, Данил Салихов, Фирдәвес Әһлия, сәнгать әһелләре – композитор Ренат Еникиев, җырчылар Георгий Ибушев, Миңгол Галиев һ.б. арасында. /Л.Лерон архивыннан.
Шагыйрә Лена Шагыйрьҗан каләмдәшләре Роберт Әхмәтҗанов, Җәүдәт Дәрзаман, Зиннур Мансуров, Факил Сафин, Ләбиб Лерон, Рафис Корбан, Данил Салихов, Фирдәвес Әһлия, сәнгать әһелләре – композитор Ренат Еникиев, җырчылар Георгий Ибушев, Миңгол Галиев һ.б. арасында. /Л.Лерон архивыннан.

Әйе, беренче күрешү гадәти танышу булмады кебек. Язучылар җыенында мин, сискәнеп, күңелемнән генә «Лена апа бит!» дип куйдым һәм аның белән оялып кына исәнләштем. Ул, җавап итеп сәлам кайтарганда, «Ленар дигән егет шушы була икән» дип уйлады бугай. Һәрхәлдә, ул чакта якташым белән горурлану хисе җанымны биләгән иде.

2005 елда, гомер бәйрәме уңае белән, Лена Шагыйрьҗанның «Сагынмаклык» дип аталган гаять эчтәлекле китабы дөнья күрде, Галиәсгар Камал театрында узган иҗат кичәсе әлеге җыентыкны тәкъдим итү итеп оештырылды. Тамашачы бу тантананы җылы кабул итте, шагыйрә үзе дә канәгать иде.

Татарстан китап нәшриятында эшли башлагач, Лена апаның «Хуш исләре җиһан гөлләренең» (2011), «Кәрәз төбе каты бал...» (2014) китапларын дөньяга чыгару буенча автор белән телефон аша да, очрашып та сөйләшергә туры килде. Булачак җыентык кулъязмаларыннан ук шунысы шиксез булды: каләм иясе һәрвакыттагыча оригиналь иде.

Үзгә зәвык белән төзелгән һәм басылып чыккан «Хуш исләре җиһан гөлләренең» китабы чыгуга, ул үз хис-тойгыларын язып, аны бүләк итеп калдырды:

Ленар энем! Синең белән бергә чыгарган беренче китап котлы булсын! Рәхмәт Сиңа!

2011 ел.

Лена апаның «энем» дип якын итеп эндәшүе, әлбәттә, зур дәрәҗә һәм мине үз ише итеп тануы иде. Югыйсә аның Татарстан Язучылар берлегенең шигърият остаханәсе утырышыннан соң «Җыен әтрәк-әләм шагыйрә булды» дигән каты сүзләрен дә ишетергә туры килде. Димәк, монда ике генә юл бар: йә ул сине каләм иясе буларак кабул итә, йә – юк. Минемчә, бүгенге көндә татар әдәбиятына Лена апаның кискен тәнкыйте, турылыгы, дөрес сүзе җитми. Туктаусыз мактауларга яки фикерсезлек белән дәшмәүчелеккә ияләшеп беттек шикелле. Ә Лена апа тәнкыйте сине әдәбияттан чыгарып ташларга да, киресенчә, тәрбияләргә, рухыңны ныгытырга, әдәби куәсеңне арттырырга да мөмкин бит.

Бүгенге көндә Лена Шагыйрьҗан әсәрләре бер-бер артлы биш китап булып дөнья күрде. Бер яктан карасаң, алар биштомлык шикелле, икенче яктан – аерым-аерым мөстәкыйль китаплар. Май чүлмәге тышыннан билгеле дигәндәй, исемнәре үк матур: «Ни даулыйсың, йөрәк?» (2020), «Язмыш келәме» (2021), «Бәхет сынчылары» (2022), «Шагыйрь мәңге хәрәкәттә...» (2023), «Күңелемнең хөр кошлары» (2024). Шагыйрь әсәрләренең вакытында тупланып калуы мөһим, һәм бу эштә аның сеңлесе Луара Шакирҗанның хезмәте гаять зур.

Халык шагыйрьләре дөньяга килә дә... китә дә, ләкин алар мәңгелеккә милләт хәтерендә, туган кавем бәгырендә яшәп кала. Халкыбызга авыр вакытларда без аларга таянабыз. Лена Шагыйрьҗан иҗаты исә үзаңны уята, яңа җиңүләргә дәшеп, барыр юлыбызны якты кояш булып балкытып тора.

Лена ШАГЫЙРЬҖАН

ИМАН ЯҢАРТЫРГА ВАКЫТ

(Наилә Фатехова көе)

Алдан күреп алданулар,

Ышанычлар җимерек, ватык.

Көя төшкән җаныбызга –

Иман яңартырга вакыт.

Иман – ирек ул иң элек

Һәм мәхәббәт, аннан килеп.

Иман – акыл, иман – намус,

Иман әлифбасын белик.

Авызым тулсын Иман белән,

Җаным тулсын Иман белән.

Иман китерер вакыт җиткән

Һәммәбезгә берәм-берәм.

КАБАТ ЯРАТ

Ялгышканмын икән, инде монсы

Мәхәббәтнең, диеп, соңгысы…

Калган икән әле өлешемә

Иң газаплысы, иң моңлысы…

«Чын ярату шулай язлар сыман

Кабатлана торган хәлмени?» –

Дип берәүләр бәлки үртәлерләр,

Өнәмичә минем хәлемне…

Кабатлана икән! Ләкин – сирәк!

Үз сәгате аның, үз язы.

Көтмәгәндә очып керә дә ул,

Җан түренә үрә оясын.

Юкка гына куркып уянганмын

Кичә мәхәббәтсез калудан.

Кабат яну – янә канатлану,

Качма гүзәл кабатланудан!

Сөю хисен ук-ядрәләр алмый,

Аны күбрәк “акыл” үтерә.

Мәхәббәт җан биреп, гүргә кергәч,

Күпме акыллылар үкенә.

Мәхәббәтнең була туган көне,

Туа кайчак үлгән көне дә.

Җилгә очып киткән кебек көле,

Чәчәк ата сулган гөле дә.

Кабат сөя алу – язык түгел,

Азгынлык та, йөгәнсезлек тә.

Көлдән гөлләр яралт, кабат ярат,

Сүнеп калма йөрәксезлектән!..

МӘХӘББӘТ КӨЯНТӘСЕ

(Айдар Тимербаев көе)

Калды бит әле, калды бит

«Яратам» дип әйтәсе.

Иңнәремдә эленеп калды

Мәхәббәт көянтәсе,

Мәхәббәт көянтәсе.

Иңнәрдә калды эленеп,

Кайда соң чиләкләре?

Сөюнең бер йотым судай

Бар икән кирәкләре.

Барасы калды чишмәгә,

Пар чиләкләрне тагып.

Безнең мәхәббәт чишмәсе

Бетмәгән әле агып,

Бетмәгән әле агып.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи