Г.Камал театры труппасы җәйге ялдан чыкты һәм җиң сызганып иҗат эшенә кереште. Быел театр сөючеләрне кызыклы премьералар көтә. Шуларның берсе - Йолдыз Миңнуллина әсәре буенча Лилия Әхмәтҗанова куячак шагыйрь Һади Такташ турында документаль спектакльне 19 сентябрьдә тәкъдим итәчәкләр.
7 ноябрьдә - күренекле режиссерыбыз Марсель Сәлимҗановның туган көнендә режиссер Фәрит Бикчәнтәев «Яңа татар пьесасы»нда катнашкан Раил Сафин әсәре буенча куелачак «Күпер» спектакле белән сөендерергә уйлый. Балалар язучысы Динә Сабитова пьесасы буенча сәхнәләштереләчәк авыр язмышлы кыз бала турында спектакль дә тамашачыда кызыксыну уятмый калмас, чөнки академия театрында яшүсмерләр өчен спектакльләр сирәк куела.
Март аенда Казаныбызга Колумбиядән режиссер Алехандро Гонсалес Пученең килүе көтелә. Ул М. де Сервантесның «Дон Кихот» романының икенче өлеше буенча спектакль иҗат итәчәк.
Киләсе елның гыйнварында беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевкә 90 яшь тула. Шул уңайдан камаллар Минтимер Шәрип улына бүләк ясамакчы. Яңа сәхнә әсәренең жанры әлегә тәгаен билгеле түгел.
Шәрык залында У.Шекспирның «Тискәрегә авызлыг»ын сәхнәләштермәкчеләр. Яңа сезонда театрыбызга ГИТИСта Олег Кудряшов остаханәсен тәмамлаган Эрнест Маторкин һәм Сергей Женовач остаханәсендә талантын чарлаган Ильяс Гыйрфанов чакырулы. Татарстаныбызда туып үскән бу ике яшь режиссер яңа фикерләр, кызыклы формалар алып килмәсме, дип өметләнәләр.
Сентябрьдә камаллар гадәттәгечә Мәскәүгә зур гастрольгә барырга җыена. Быел шулай ук «Күңелем кукурузы» спектакле белән Белоруссиядә фестивальдә катнашу көтелә.
Шунысы аяныч: яңа бу иҗат фасылында моңа кадәр уйналган кайбер спектакльләр, аерым алганда, Ә.Еники әсәре буенча куелган «Рәшә», Г.Кутуй әсәре нигезендә сәхнәләштерелгән «Тапшырылмаган хатлар», К.Тинчуринның Ф.Бикчәнтәев куелышындагы «Сүнгән йолдызлар»ы, А.Гыйләҗев әсәре буенча иҗат ителгән «Әтәч менгән читәнгә» бүтән уйналмаячак. Беренче икесенең сәхнә гомере бик кыска булуы бигрәк аяныч.
Норвегия драматургы Й.Фоссе әсәре буенча куелган «Җәйнең бер көнендә» спектакленең репертуардан төшеп калуы да үкенечле. Автор лицензияне озынайтудан баш тарткан, имеш. Шулай да ел азагына кадәр спектакльне карап булачак әле. 12 ел сәхнәбездән төшмәгән тамаша бит. Өстәвенә, «Җәйнең бер көнендә» - театрыбызның «Алтын битлек»кә тәкъдим ителгән тәүге спектакле.
Бүген һәм иртәгә исә театр сөючеләрне сезон ачылышына – К.Тинчурин пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Зәңгәр шәл»гә көтеп калалар.
- «Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала