Тарихи мирас Уку өчен 3 минут

Татарларның урыс халкы тормышына ясаган йогынтысы

Мәскәү иле хакимнәренең патша хакимияте турындагы карашлары Византия һәм татар дәүләтләре йогынтысында формалаша.

«Рус илчеләре Казанда». Заһир Хәкимов рәсеме
«Рус илчеләре Казанда». Заһир Хәкимов рәсеме.

Византия самодержавиегә теоретик нигез бирә, ә татар ханнары рус кенәзләре өчен бәйсез хакимиятнең үрнәк-өлгесе булып тора. Византиянең сәяси тәгълиматлары Руська руханилар һәм китап күчерүчеләр аша тарала. Шул ук вакытта Алтын Урда ханының көчле кулы (власте) аңа ясак түләүче Мәскәү кенәзләренә якыннан таныш була, билгеле. «Царь» титулы иң элек бары тик Византия императорларына карата гына кулланыла. Монголлар Русьне яулап алгач, бу титул бөек монгол ханына «күчә». Алтын Урда бәйсезлеккә ирешкәч, руслар яңа дәүләтнең ханнарын да «царь» яки «цесарь» дип атый башлый. Мәскәү кенәзләре исә, татар «изүе»ннән котылгач, үзләре дә шушы дәрәҗәле титулны кабул итә.

XIV гасырда патша («царь») хакимиятенең олуглыгы турындагы фикер Византиядән сербларга һәм болгарларга күчә. Ул көньяк славяннарда «Тырново – «Яңа Царьград» булырга тиеш» дигән эсхатологик хыяллар уята. Тырново төрекләр тарафыннан басып алынгач, «Рим һәм Константинопольнең дәвамчылыгы» турындагы идея Төркия хакимлегендә калган көньяк славяннардан Мәскәүгә күчә. Дөрес, бу идеяне руханилар бик теләп кабул итсә дә, Мәскәү хөкүмәте өчен аның әһәмияте башта зур булмый. Мәскәүне, Византиядән бигрәк, Киев мирасы – Литва һәм Польшага киткән элекке рус җирләрен кире кайтару мәсьәләсе борчый. Иван III башлаган бу реаль максат белән чагыштырганда, уйлап чыгарылган «Византия мирасы»ның кыйммәте булмый. XVI гасырга караган рус чыганаклары (Никон елъязмасы, «Владимир кенәзләре риваяте», дипломатик хатлар һ.б.) Софья Палеолог аша Византия белән туганлык урнашуга бөтенләй диярлек әһәмият бирми.

Төрекләр XIV гасырда Византия дәүләтен яхшы ук какшатса, 1453 елда, Константинопольне басып алып, империяне бөтенләй юк итә. Андый хакимият Мәскәү кенәзләре өчен зур көч яисә үрнәк алырлык хакимият булып санала алмый. Ә менә Урда ханнарына алар бөтенләй башкача карый. Хан – бәйсез, ирекле патша, «царь». Рус кенәзләре аларның коллары, хезмәтчеләре була. Василий III заманына кадәр Мәскәү кенәзенең Кырым ханына буйсынуын символлаштырган үзенчәлекле йола сакланып килә: кенәз ханны Кремльдә каршы алып, аның атын таҗына солы салып каршыларга тиеш була. Мәскәү кенәзләре, татар «изүе»ннән котылып, рус халкы өстеннән үзләре шундый ук хакимлеккә ия булырга тели.

Иван III 1480 елдан үзен «государь всея Руси» дип атый. Әүвәл бу титул ил эчендә генә йөри. Соңрак Иван халыкара мөнәсәбәтләрдә дә үзен шулай дип атый башлый. Яңа атаманы беренче тапкыр Литва кенәзе Александрга язылган грамотада куллана. Бер елдан Литва белән ике арада имзаланган шартнамәгә дә ул нәкъ шушы титулны яздыруга ирешә. Аңарчы, 1494 елда, «Кырым яһүде Захария»гә язылган грамоталарда Иван үзен «царь всея Руси» һәм «великий государь Земли Русской» дип атый. Идарәсенең ахырында Иван Ливония, вак алман биләмәләре, хәтта Дания һәм Австрия сарайлары белән сөйләшүләрдә дә үзен «царь» (патша) дип күрсәтә. Алар исә рус хакимен «totius Russiac imperator», «von gotze Grande Keiser» дип йөртә.

1547 елда унсигез яшьлек Иван IV гомум халык алдында «царь» (патша) титулын кабул итә һәм, Мономах бүреген киеп, венчание йоласын үти. Әйтергә кирәк, аңа кадәр бу йоланы 1497 елда Иван IIIнең оныгы Дмитрий башкарган була инде. Иван IIIнең вафатыннан соң таҗ кию йоласы аша Василий III дә үтә. Митрополит Симон аны «благоверный и христолюбивый царь и великий князь» дип атый. Әмма Василий III чит дәүләтләр белән аралашуда бу титулны кулланмый. Иван IV генә аны халыкара дәрәҗәдә куллануны таләп итә башлый. 1551 елда Константинополь патриархы Иоасаф 36 митрополит һәм епископ кул куйган грамота белән Иванның патша дәрәҗәсен раслый.

Патша титулының татарлардан алынуы турындагы караш XVII гасырда да саклана. 1643 елда, рус илчеләре И.Д.Милославский һәм Л.Лазаревский Константинопольдә бөек вәзир белән сөйләшкәндә, Ибраһим солтан хөкүмәте Михаил Фёдоровичны патша дип танырга теләми: «Бердәнбер патша – солтан, башкалар – король генә», – ди. Рус илчеләре Казан, Әстерхан, Себер патшалыкларының яулану тарихын сөйлиләр: «Аларда хакимият башлыгы патша булган, – диләр. – Бу илләрне буйсындыргач, Иван Васильевич патша дип языла башлаган. Әлеге титул, яуланган патшалыклар белән бергә, Фёдор Иоанновичка мирас булып күчкән. Шуңа күрә безнең Михаил Фёдорович та – патша...» Шулай итеп, титул мәсьәләсе уңай хәл ителә.

Герб һәм патшаның шәхси мөһере

Иван III Софья Палеологка өйләнеп, 26 ел узгач, ягъни 1497 елда, Византия дәүләт гербында сурәтләнгән ике башлы каракош Мәскәү гербына күчә. (Аңарчы Мәскәү дәүләт мөһерендә төрле рәсемнәр, шул исәптән, еланны ботарлаган арыслан сурәте дә йөргән.) Мөгаен, патша титулы белән бергә, ике башлы каракош та татарлардан килгәндер. Көнчыгыш һәм Көнбатыш Рим империясенең бердәмлеген чагылдырган бу эмблема шәрекъ дәүләтләрендә Константинополь егылганчы ук киң таралган була. Мәсәлән, Алтын Урда ханнары Үзбәк (1312-1342), Җанибәк (1342-1357) һәм әмир Аксак Тимер (1370-1405) тәңкәләрендә дә ике башлы каракошлар очрый. Бу тәңкәләргә карата Казан ориенталисты Г.С.Саблуков ике фараз әйтә. Беренчесе: Алтын Урда хакиме Ногай 1237 елда Византия императоры Михаил Палеологның кызына өйләнгәч, ике башлы бөркет татарларга күчкән (Ногай титулы буенча хан ук булмаса да, XIII гасыр ахырында ул Алтын Урдада шулкадәр көчле булган ки, рус елъязмалары аны «патша» дип атаган). Икенче фараз: тәңкәдәге сурәт – мөселман мифик кошлары һума (бәхет алып килә торган, күренмәс кош) яки сәмруг (язмыш кошы) булырга тиеш, ди. Безнеңчә, Саблуковның беренче фаразы ышанычлырак. Тамбов архив комиссиясе рәисе А.Н.Нарцов та ике башлы бөркетнең килеп чыгышы көнчыгыштан дип яза: бу эмблема 1217 елда ук төркиләрдә булган; фландриялеләр, тәре походлары вакытында аны күреп, Көнбатыш империясенең эмблемасында сурәтләнгән бер башлы бөркетне ике башлыга алыштырган. Ләкин эмблема XIII гасырдан да борынгырак: ул аңарчы ук Һиндстанда һәм Аршакидлар Персиясендә очраган.

Әбү Сәед Баһадур хан (1305-1335) тәңкәсендәге ике башлы бөркет
Әбү Сәед Баһадур хан (1305-1335) тәңкәсендәге ике башлы бөркет.

Үзеңнеке генә булган аерым билге булдыру омтылышы күп халыкларга хас. Русларда бу вазыйфаны – әләм («знамя»), төркиләрдә тамга үтәгән. Тамга – гади геометрик фигура, сызыклар яисә корал, хайван, кош сурәте булырга мөмкин. Монгол чорында шәһәрләрне, полкларны аеру өчен кулланылган билгеләр дә «тамга» яки «ясак» дип аталган. Ягъни безнең гербларның турыдан-туры татар йогынтысында барлыкка килүе аермачык. Иван III мөһерендә сурәтләнгән (һәм алда телгә алынган) арыслан да, Суздаль гербында ясалган (ул анда арткы аякларында басып тора) арыслан да – шуның дәлиле. Арысланнар Россиядә яшәми, ләкин төркиләр аны Иран аркылы яхшы белгән. Алтын Урда тәңкәләрендә арыслан, юлбарыс, тавис һ.б. сурәтләр дә очрый.

Кайбер авторлар хакимнәрнең грамоталарга имза салмавында да көнчыгыш йогынтысын күрәләр. Имзаны һәрвакыт дьяклар куйган. Бу традицияне Ялган Дмитрий гына бозган. Романовлардан иң беренче булып Алексей Михайлович Швециягә юллаган илчелек грамотасына үз кулын куя. Бу турыда Г.К.Котошихин болай дип яза: «...На всяких делах закрепляют и помечают думные дьяки, а царь и бояре ни к каким делам, кроме того что послы прикладывают руки к договорным записям, руки своей не прикладывают, для того устроены они, думные дьяки; а к меньшим ко всяким делам прикладывают руки простые дьяки, и приписывают подьячие свои имена». Алтын Урдада да хан документларга кул куймаган, мөһер генә суккан.

Патша сараеның купшылыгы

Яңа титул белән бергә, Мәскәү сараена үзгә тәртипләр дә үтеп керә: яңа төрле вазыйфалар, кагыйдәләр, монарх белән аралашу формалары, илчелек йоласы, зиннәтлелек, купшылык. Явыз Иван апартаментларын Валишевский болай сурәтли: «Двор московского государя пышностью и численностью превосходил все, что иностранцы могли видеть в других землях. Множество придворных, в золоте и в драгоценных камнях, толпились в тесных палатах, в сенях, наполняли пространство вокруг дворца».

Карамзин, шул ук чорны сурәтләп, патша казнасының байлыгын һәм сарайның купшылыгын искә алганда, болай дип өсти: «...В торжественных выходах и выездах государевых все также представляло образ азиатского великолепия: дружины телохранителей, облитых золотом – богатство их оружия, убранство коней. Так, Иоанн, 12 декабря, обыкновенно выезжал за город видеть действие снаряда огнестрельного: перед ним несколько сот князей, воевод, сановников, по три в ряд». Польша илчелеге составында булган венецияле Джерио Явыз Иванның 1570 елда Мәскәүгә тантаналы рәвештә килеп керүен язып калдырган: «...Царь въезжал при нас в Москву новою улицей, сделанной в четыре дни: для чего надобно было сломать множество домов. Впереди ехало 3000 стрельцов; за стрельцами шут его на быке, а другой в золотой одежде; тут сам Иоанн (за спиною у него висел лук, а на шее коня была привязана собачья голова); назади 4000 всадников».

Мондый купшылыкка омтылу рус илендә кинәт барлыкка килмәгән, әкренләп керә барган; аны тулысынча татарлардан гына күчкән, дип әйтергә дә нигез юк. Мәсәлән, Иван III вакытында ук рус дәүләте дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыра башлый: 1490 елда чагатай патшасы белән дуслаша, 1496 елда Төркия белән багланышка керә. Төркиядә «купшылыкка мәхәббәт» Баязит I Елдырым солтан вакытында (1389-1402) киң җәелә.

Сарай тормышының затлылыгына, муллыгына ерак Һиндстан да үрнәк булырга мөмкин. Афанасий Никитин (1469-1472) «өч диңгез артына» сәяхәт кылган вакытта Һиндстан җирлегендә Баһмани солтанлыгы (башкаласы – Бидар шәһәре) чәчәк ата. Әлеге дәүләтне чыгышы буенча әллә төрек, әллә әфгани булган кол, мөселман кешесе Галәветдин Хәсән 1347 елда оештыра. Бу якларда Афанасий Никитин өч елга якын (1469 елның языннан башлап 1472 елның башына кадәр) тора, шул исәптән, бик озак вакыт Бидарның үзендә яши, мондагы хакимнәрнең яшәү рәвешен якыннан күреп өйрәнә. Солтанның пәнҗешәмбе һәм сишәмбе көннәрендә Бидар буйлап сәйран кылуын Афанасий Никитин үз сәяхәтнамәләрендә болай сурәтли: «...Султан же выезжает на потеху с матерью и с женой, да с ним на конях 10 тысяч человек, да пеших 50 тысяч. А слонов водят 200 человек, наряженных в золоченые доспехи. Да перед султаном идет 100 человек трубников, да плясунов 100 человек, да коней простых 300 в золотых сбруях; да обезьян за ним 100, да наложниц 100 – и все юные девы.

В султанов дворец ведет семеро ворот, а в воротах сидит по сто сторожей, да по сто писцов – кафиров, одни записывают кто войдет, другие – кто выйдет; чужестранцев же во дворец не пускают. А дворец его очень красив, всюду резьба да золото, и последний камень вырезан и очень красиво расписан золотом; да во дворце же разные сосуды.

Город Бидар стережет по ночам тысяча человек, поставленных градоначальником, и ездят все на конях, в доспехах и с факелами».

Олы бәйрәмнәр вакытында хадимнәрнең, атларның, дөяләрнең, филләрнең саны күпкә артып, солтанның киемнәре дә күпкә затлырак булган: өстендә – якутлар белән бизәлгән кафтан, башында – зур алмазлы бүрек; алтыннар, якутлар белән бизәлгән кораллар, алтын йөгертелгән өч кылыч, ияре дә – саф алтын. Солтанның олуг түрәсе Мәхмүд Гаван да шулай ук затлы киенгән, коралланган. Афанасий Никитинның «Өч диңгез артына сәяхәт» әсәре рус дәүләтендә гаять популяр булып, елъязмаларга да үтеп кергән.

Баш ору һәм патша җилкәсеннән салынып бүләк ителгән туннар

Патша сарае көнчыгыш хакимнәренә охшап әкрен-әкрен купшыланган. Бу купшылык, әйтелгәнчә, татарлардан битәр, шәрекънең башка халыкларыннан алынса да, сарайның байтак эчке кагыйдәләре турыдан-туры татарлардан күчерелгән. Сүз, беренче чиратта, «баш ору» («челобитие») һәм патша җилкәсеннән салынган («с царского плеча») кием-салым, тун белән бүләкләү турында бара.

Дипломат, тарихчы һәм язучы Сигизмунд Герберштейн «бить челом» төшенчәсе һәм күренеше турында болай дип язган: «Всякий раз, как кто-нибудь просит чего-нибудь или приносит благодарность, он обычно наклоняет голову; если он старается сделать это усерднее, то в таком случае спускается так низко, что касается рукою земли. Если они хотят воздать благодарность великому князю за какое-нибудь важное дело или попросить чего-либо, то кланяются и опускаются до такой степени, что касаются челом земли».

«Баш ору» («челобитие») – мөгаен, көнчыгыштан алынгандыр, чөнки бу сүз XVII гасыр Урта Азия илчеләренең төрки һәм фарсы грамоталарында еш очрый (татарча – «баш вурмак», фарсыча – «сар задан»).

Тезләнү, җиргә кадәр баш ию, кул үбү барлык көнчыгыш халыклары өчен буйсыну, ихтирам билгесе саналган. Плано Карпини, Рубрук искәрткәнчә, татар ханнары Европа илчеләреннән гозерләрен тезләнеп җиткерүне һәм хан җавабын тезләнеп тыңлауны таләп иткән. Елъязмалар да Галич кенәзе Даниил Романовичның Бату хан алдында тезләнеп торуын теркәп калдырган («сидит на коленях и холопом называется»).

Әлеге йола XVII гасыр ахырына кадәр саклана. 1680 елда дьяклар В.Тяпкин, Н.Зотов Кырымга, Бакчасарай шартнамәсен имзаларга баргач, хан яраннары белән алдан ук килешеп куялар: «Безне, муеннан кысып, маңгаебыз белән җиргә төртмәгез, алай мыскыл итмәгез; үзебез белеп, хан алдында тиешенчә баш орырбыз», – диләр. Татарлар ризалаша. Илчеләр, үзләре белеп, җиргә кадәр баш ия.

Гарәпләрнең халаа («киемен салып куйды») сүзеннән хал’ат сүзе («салып куелган кием») килеп чыккан һәм тора-бара хакимнәрнең үз җилкәсеннән салып, хадимнәргә бүләк ителгән киемне белдерә башлаган.

Бездә шул рәвешле бүләкләнүнең беренче очрагы 1460 елда теркәлгән. Иван III кенәзләр Данил Ярославский белән Василий Ухтомскийга Идел ярында татарларны җиңгән өчен «Лун» (Лондон) туннары бүләк итә. Герберштейн 1517, 1526 нчы елларда кеш туннары ала. Иван IV 1552 елда, утыз ел әсирлектә булып кайткан кенәз Булгаков-Голицага, кенәз Владимир Андреевичка, боярларга, воеводаларга, дворяннарга һ.б.-га үз җилкәсеннән салып, кием, бәрхет, кеш туннары тарата.
Карамзин, башка дәүләт илчеләре сүзенә таянып, ефәк һәм тукыма кием-салым, туннар сакланган келәтләр Мәскәүдә тулы бер квартал тәшкил иткән, дип яза. Бу йола Петр I чорында гына гамәлдән чыгарыла.

Патшага мөрәҗәгать итү рәвеше һәм илчелек этикеты

Патша алдында үзеңне кимсетеп, түбәнсетеп атау да көнчыгыштан алынган. Боярлар, бояр хатыннары, йомышлылар үз исемнәренә һәрвакыт «колың», «холобың», «ятимең» дип өстәгән. Петр I 1702 елда «холоп» урынына «Вашего Величества нижайший раб» формасын кертә.

Мәскәү илчелек церемониалы да турыдан-туры татар йогынтысында барлыкка килгән һәм камилләшкән. Бу турыда шәрекъ белгече, профессор Н.И.Веселовский болай дип яза: «Что церемониал (посольский) был нами заимствован у татар, это принято само собою. В течение долгого периода русские имели дипломатические сношения только с золотоордынскими ханами и с великими ханами в Монголии, должны были поневоле подчиняться требованиям этих ханов; а затем и сами усвоили их так основательно, что считали весь церемониал своим собственным и не отступали от его требований до Петра Великого, изменившего его на европейский манер...»

Веселовский илчелек церемониалына татарлар ясаган йогынтыны аерым-аерым санап та чыга: илчеләргә ат һәм азык-төлек бирү, чит дәүләтләрнең хакимнәре һәм илчеләре белән бүләкләр («поминки») алмашу, илчеләрнең һәм хакимнәрнең исәнлек-саулыгын сорашу, сарайга кораллы килеш керергә ярамау, ат бүләк итү һ.б. Боларның барысын да игътибарга алып, без татарларның рус дәүләтенә ясаган тәэсире гаять зур булган, дип икърар итәргә хаклыбыз.

Миләүшә Талипова тәрҗемәсе

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи