Шагыйрь Сәхауетдин Миңлекәйнең тууына – 130 ел
Минем әтием 1919 елның июнь аенда Әлмәткә балалар бакчасы оештырырга жибәрелә, 18 июльдә анда Татарстанда иң беренче балалар бакчасы ачыла, әти үзе шунда мөдир дә, тәрбияче дә булып эшли башлый. 1920 елның март аенда аны Ставропольгә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүчеләр әзерли торган курсларга җибәрәләр. Курсларны тәмамлап кайткач, июнь-август айларында Бөгелмәдә, Әпсәләмдә, Зәй-Каратайда, Чирмешле һәм тагын берничә авылда балалар бакчасы оештыра; аннары Бөгелмәдә үзе оештырган бакчада мөдир һәм тәрбияче булып эшли башлый.
1921 елда ачлык башлангач, Бөгелмәдәге балалар бакчасын ябып, шул бинада ата-аналары ачлыктан яисә ваба, тиф чирләреннән үлгән, ятим калганнар өчен балалар йорты ача һәм үзе авыллардан сабыйларны җыеп алып кайта, шунда мөдир булып эшли башлый. Мин шул «приют»та үскәнмен. Әти анда 1924 елга кадәр эшли. Ләкин бу вакытларда мин әтине хәтерләмим.
Әтинең күңеле еш кына төшенке була, кайвакыт кичләр буе бүлмәсеннән чыкмый утыра торган чаклары да була иде. Кайвакытта эче пошканын, борчылуын минем белән дә уртаклаша иде: шигырьләрен басмый кире кайтаралар, басылганнарын нык тәнкыйтьлиләр. «Ник шигырьләреңдә Сталин турында бервакытта да язмыйсың», – дип сорыйлар. Менә шулар аны бик борчый иде. Кави Нәҗми «Планнар» исемле шигыренә: «Сталинны кертмәгәнсең, шуңа басмыйбыз», – дип резолюция язган иде (кызганыч ки, архивны күчереп йөрткән вакытларда кайбер кәгазьләр, кайбер материаллар югалган). 1930 елның гыйнвар аенда «Яшь ленинчы» (3 нче сан) газетасында Ф.Кәрим «Кояшка таба» дигән китабына бик нык тәнкыйть яза, әтине балаларга мистик тәрбия бирүдә гаепли, кошлар, хайваннар белән сөйләшү аларга зур зыян китерә, ди.
Шулай итеп, бу елларны (1930-1945) әтинең бар язган шигырьләрен юкка чыгардылар, изделәр. Әти язса да беркая да җибәрми, үзе укый, миңа укый да, каядыр җыеп куя иде.
1937 елны кышкы ялга кайткач, ул миңа гаҗәп нәрсә сөйләде: бер көнне өйгә бер егет килеп кергән, аңардан математикадан дәресләр бирүен үтенгән. Әти, кешегә ярдәм итәргә яратканга күрә, берсүзсез риза булган. Бу егет 3 ай чамасы һәр көнне диярлек килгән, уңышлы гына укыган. Ләкин бервакыт әти бүлмәдән нигәдер чыгып киткән, байтак вакыт үткәч, ишекне ачса, теге егетнең өстәлдәге кәгазьләрне актарып утырганын күргән. Әти аптырап, ни әйтергә дә белми торганда, егет урыныннан сикереп торган да, бер дә исе китмичә генә, «Сау булыгыз», дип чыгып киткән һәм башка килмәгән. Шулай итеп, бу егетнең укучы түгел, ә күзәтүче «сексот» булганлыгын әти шунда гына аңлаган. Шул көннән башлап өйдә бөтенләй дә тынычлык беткән, әти дә, әни дә «кайчан киләләр» дигән уй белән яши башлаган. Ул вакытта инде шәһәрдә татарның бик күп укымышлы кешеләре юкка чыккан була – Туйкиннар, Надыйров, Бакиров, Бикбов, Бастамов, Рәшит мулла…
Бу хәлдән соң әти бөтенләй язуын туктатты, тик математика, бухгалтерия дәресләре генә калды. Күңеле суынды, канатлары төште... Тынычсыз көннәр, шомлы йокысыз төннәр…
Мин ялга кайтканның өченче көнендә булырга кирәк, әти эштән кайтмады, кичен дә кайтмагач, әтинең кайдалыгын аңладык. Әтинең бар язмаларын, байтак татар язучыларының китапларын, төнлә бакчага чыгарып, әни белән карга күмдек. Бәхеткә, бик нык кар ява иде, безнең төнге эзләрне кар каплады. Ләкин өйгә беркем дә килмәде, тентү булмады, теге математика «өйрәнгән» егет ай буена гаепләрлек әйбер тапмагандыр дип уйладык. 3 көннән әти өйгә кайтты, ул танырлык түгел, битләре ак кәгазьгә әйләнгән иде. Без бернәрсә дә сорашмадык, ул бернәрсә дә сөйләмәде. Билгеле, әтинең көндәлек дәфтәрләрен, шигырьләрен «математик» күргән булса, әти өйгә кайтмаган булыр иде, тик алар әти бүлмәсендә булмаган, әти аларны башка урында саклаган, ә анда колхоз һәм кулаклар, «вредительләр» турында байтак гаепләрлек нәрсәләр булган.
Ул гомере буе Сталинны җаны-тәне белән нәфрәт итте: «Мин күрмәсәм дә, сез күрерсез, ишетерсез аның аждаһа икәнен, белерсез; үзем үлгәнче аның үлгәнен күрсәм иде», – дип теләде.
Аның бу ихлас теләге дә кабул булды. Ләкин үзе озак яши алмады, 1954 елның 12 гыйнварында ныклап авырды һәм 17 гыйнварда изге йөрәкле, тормыш сөюче, барлык дөнья балаларын үзенеке кебек яратучы, кешелекле, ягымлы, искиткеч гадел кеше күңелендәге шигырьләрен, романын (материалы җыелган иде) яза алмыйча, кыерсытылулар аркасында үз вакытында эшли алмыйча, кимсетелгән күңел белән дөньядан китте. Язылып бетмәгән поэмалар, романнар, бик күп басылмаган шигырьләр, бик бай көндәлек дәфтәрләре, хатлар һәм Уфаның иске татар зиратындагы таш ятим булып калды.
Кыскача белешмә
Сәхауетдин Кәшшафетдин улы Миңлекәев (1895-1954) элеккеге Самара губернасының Александров волостендагы (хәзерге Ютазы районындагы) Акбаш авылында 1895 елның 7 декабрендә (яңа стиль белән) дөньяга килә. Акбаш, Бәйрәкә мәдрәсәләрендә белем ала. 1915 елны хәрби хезмәткә алына. Сәхаутдин үз гомерендә 3 сугыш, колхоз оештыру, ачлык, шәхес культын күрә. Әлмәт, Бөгелмә районнарында балалар бакчаларын оештырып йөрүче, җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь.
Сәхауетдин Миңлекәевнең көндәлек дәфтәреннән
1917 ел, 12 май. Мөхтәрәм Һади хәзрәт Килдебәков җәнабләре1 .
Мин сезгә апрель урталарында бер хат язган идем, бер җавап та ала алмадым. Мин әле ул вакытта армиянең имамы кем идекен белми идем. Менә сезнең фамилиягезне ишеткәч, мин таныш кеше тапкандай булдым. Чөнки мин сезнең матбугатта күренгән язуларыгыз белән азрак таныш. 15 июнь көнне мөселман солдатлары съездына барган Мөгаллимов фамилиясендәге бер әфәндене күреп, аннан сезнең исем-фамилиягезне ишетеп белдем, һәм дә ул вакыттагы съездның постановлениесен күреп бик шатландым. Безнең бүлектә мөселман солдатлары бик таркау һәм аз. Безнең бер җирдә дә тавыш бирерлек көчемез юк... Чөнки безнең бер батальон һәрвакыт икенче урында эштә була. Ике батальонда 10нан артык кеше җыела алмый. Чөнки күбесе укый-яза белми, вакытның мөһимлеген аңламый... «Ил»2 газетасына 12 апрельдә язылсам да килеп житми. Башка татар газеталары юк. Рус газетасында съезд башланганны күрсәм дә, анда нинди мәсьәләләр кузгатылганыннан без хәбәрсез. Хосусан мөселман гаскәри полклары ясау хакында. Бу мәсьәлә мөһим. Украин, поляк, латышларга хезмәт ителүебездән хөрриятнең мәгънәсе югала. Безгә руслар белән катыш хезмәт иткәндә дә бик күп уңайсызлыклар күтәрергә туры килүе һәр мөселман солдатына мәгълүм. Чөнки һәр милләтнең үз дини кагыйдәләре, гореф-гадәтләре була. Һәр кеше үз динен мөкаддәс дип таный. Ә бу тормышта безнең мөкаддәс дип таныган дини кагыйдәләргә аркылы килә торган нәрсәләр очрый.
Анда берәр җирдә мөселман солдатлары газетасы чыга башламадымы? Чыга башласа, кайда адресы? Әгәр дә 5 нче армиянең җыелышы булса, алданрак, минем адресым белән, шулай ук полковникка хәбәр итүегезне үтенәмен. Әүвәлге съездга кемдер югарыдан Мөгаллимов әфәндене тоткан да җибәргән. Ул кайткач та бер нәрсә сөйләмәгән булырга кирәк. Мин танышып сорашсам да, Мөгаллимовтан рәтле мәгълүмат ала алмадым. Тик ул миңа съезд постановлениесенең берничә хитабнамәсен күрсәтте. Дөрес, ул әфәнде бу урында гаепле түгел. Ул татарча, русча укый-яза белми. Аны җибәрүчеләр гаепле...
***
1918 ел, 7 апрель. Хуш, Акбаш! Хуш, минем шатлыклы, хәсрәтле вакытымны үткәргән авыл! Минем уйнаган, көлгән, тәмле генә җылаган, моңланган авыл, хуш! Кем белә бит, мин сиңа тагын әйләнеп кайтырмынмы? Мин тегендә бәндәләрнең бер-берсен рәнҗетә, кызыл кан агыза, кадап-чәнчеп теге дөньяга җибәрә торган җиргә китәм. Мин анда үз ихтыярым белән түгел, мине китәргә мәҗбүр итәләр…
Йөрәк тибә, уйлар башта бер-бер артлы кайный, миңа үзебезнең тарих сәхифәләре, безнең каһарман бабайлар күренә... Миңа аларның күкрәк киереп сулыш алулары, үзләрен бөтен дөньяга танытуы, мәшһүр каһарман татар кавеменең җимерелүе... аларның каннары... аларның актыккы минутка чаклы кулындагы кылычлары белән кызыл канга батып, тән тирләре белән тырышулары... актыккы сулышлары күренә. Аннан эшлексез, ялкау, куркак буыннар... аннан... изелүләр... Хәзерге күренешебез минем башымны әйләндерә, йөрәкне селкетә... нигә без болай? Нигә без изеләбез? Без шулай ук көчсезмени? Бер-беребез белән оеша да алмыйбызмыни? Без телсез, кулсыз, колаксыз, күзсезмени? Без башкаларны күрмибезме? Тарих сәхифәләрен укырга без язу да танымаслык... шундый сүзләрне башка салып уйлый алмаслык башсызмыни? Нигә без үзебезнең татарлыктан җирәнәбез, сорарга безнең тел юкмыни? Нигә бармак янаулардан куркабыз? Бездә кул юкмыни…
Бабайлар тапкан... без таба алмыйбызмыни? Нигә без болай кол? Вакыт безгә дә бу йокыдан уянырга! Вакыт күзне ачарга! Кулга-кул тотышып берләшергә! Оешырга! Мин хәзер ялгыз тоткында бер кош, минем эчемдәгеләрне бүлешергә бер кеше юк... Миңа читлектән чыгарга уңай юк... Мин – урман арасында, андагылар тормышын белмим, ичмаса газеталар да килми… Ә мин монда бернәрсә эшли дә, сорый да алмыйм. Йа Ходай... алдагы сафтагыларыбызга көч-куәт, чыдамлык бир…
14 июль. Миңа өч хат килде. Берсе Афзал абзыйдан. Аның хатын укуы кыен. Әллә ниләр язган, рәтләп укып булмый. Бер урында авыл арасында бер бик күңелсез эш булганын яза: «Ике солдатка янына ике кунакка кайткан солдат кергән. Шунда ук тотып каравыл куйганнар. Җыенга чакырып, корым сөртеп, киртә башына бәйләп, аларны урам буйлап йөрткәннәр. Алай кирәкмәс иде, бик кызгандык. Хата эшләгәннәр. Бу җыенда мин булмадым, безнең нәселдән түгел, хафаланма...»
Менә бу хәбәр хафаланмаслыкмы?! Менә наданлык, менә мөселманлык йөзенә кара яга торган нәрсә! Башка милләтләр хөррият кояшының нурыннан ничек тә файдалану өчен бөтен уйны, фикерне сарыф иткәндә, безнең халык ни эшли? Әй мескен, надан халык! Бу хәбәрне укып, паралич суккандай булды.
***
1919 ел, 16 апрель. Мөгаллимнәрнең 20%ына гаскәри хезмәткә барырга. Аклар Бөгелмә, Богорысланны алган. Минем җанны әллә барырга, әллә юк дигән сөаль генә били. Юк, бармыйм, ни булса да булыр. Минем үтерешәсем килми. Теләсәләр нишләтсеннәр мине тотып.
***
1930 ел, 21 ноябрь. Ноябрьнең беренче яртысына хезмәт хакы урынына он биргәннәр. Минем ял көне иде. Ведомостька мин эләкмәгәнмен. Икенче көн шул акчаны ничек алырга дип кассага бардым. Касса местком рәисенә җибәрде. Ул: «Мин алган акча бетте, бухгалтер урынбасары белән сөйләш», – ди, бухгалтер урынбасары бухгалтер белән сөйләш, ди. Бухгалтер чыгып киткән иде, аны көттем. Бухгалтер акча-хисап эшләренең мөдире белән сөйләш, ди, ул ялда икән, янә бухгалтерга кайттым, үтенеп сорагач, гариза яз, ди. Яздым, янә бухгалтериягә кайттым, «бирергә» дип резолюция салды, кассага бардым, кассада контролерга бар, диләр, контролер ял итә икән. Контролер ярдәмчесенә бир, диделәр, бардым. Ул кәгазьне кулына тотып байтак әйләндергәләп торды да, тагын бер өстәлгә барып килде, сиңа икенче (өченче) өстәлгә төшәргә кирәк диде, анда төшеп, икенче өстәл мөдиреннән кул куйдырып, контролер ярдәмчесенә, аннан контролерга, ә ул кәгазьне карап бер кызга бирде. Ул ордер язып, аның белән кассага барып он алдым…
***
1933 ел, 17 февраль. Хәзерге көндә халык башында урала торган мәсьәлә – тормыш мәсьәләсе. Базарда ашамлык товарларына бәя әледән-әле күтәрелә. Арыш онының поты көзге айларда 20 сум иде, ул хәзер 45-60 сумнар тирәсендә йөри башлады. Әле бу җәйне бездә бик арзан, яшәү җиңел икән дип, килгән кешеләр сөйлиләр. Читтә, имеш, тормыш тагын да начаррак һәм кыйбатчылык дип сөйлиләр. Бу сүзләргә ышанырга да ярый, чөнки Бөгелмәгә бик күп кеше килә башлады. Бу килүчеләр арасында иң нык күзгә ташланганы кыргызлар (казакълар). Кустанай тирәләреннән, диләр. Имеш, анда ачлык тагын да дәһшәтле. Базарга чыксаң, бөтен толчок кыргызлар белән тулган, алар актыккы әйберләрен саталар. Толчокның тирә-ягына киезләрен, паласлар һәм башка йорт нәрсәләрен таратканнар да, алучы көтәләр.
Базарда, урамда әледән-әле ач, ялангач кыргызларны, кыргыз гаиләләрен очратасың. Өй саен хәер сорашып йөриләр. Шәһәрдә кыргызлар турында төрле хәбәрләр йөри. Бигрәк тә аларның әйбер урлаулары турында. Боларның дөресләре булган кебек, ялганы да бардыр инде. «Ак эт бәласе кара эткә» дигән кебек тоела миңа. Монда аларны гаепләп тә булмый. Ул хәлгә калса, мәдәнирәк саналган халыклар урлау-талауны берничә мәртәбәләр артыграк эшлиләр. Болар, мескеннәр, үләргә мәхрүм ителгәннәрдер инде. Күбесе ачлыктан, ялангачлыктан үләр, чөнки мондагы тормышка әзерлекләре юк. Әле берничә көн элек шәһәр советы ишек төбендә ике баласы белән бер кыргыз тышта төн кунган, бер баласы шунда үлгән дип сөйләделәр.…
21 февраль. Бүген йорт налогы түләдем. Безгә 1 кило ярма, 1 кадак шикәр арзан бәядән бирделәр, анда чират тордым. Х.ны күрдем. Ул авыллардан һәм Казаннан йөреп кайткан. Авылларда бик нык колхоз тазарталар ди. Акбашта тимерче Шакирны, Тимербай Шакирҗанын, элекке колхоз рәисе Нигъмәтҗанны да чыгарганнар, һәркайсыларына ныклы задание салып, әйберләрен алалар, ди. Шәйхулла, Газизләр нәүбәттә торалар, ди. Мин «Тимерче Шакир бик кирәк кеше бит» дигәч, «Хәзер кешенең кирәге белән хисаплашмыйлар, чит элемент колхозга бервакытта да яхшы карамас, диләр. Колхоз өчен алтын ясаса да хисаплашмыйлар», ди. Казанда Диячковны, Сабитовны, Исхаков, Рудаковны эштән алып, судка биргәннәр. Мигербан Маршов һәм азрак арттарак Бакилкин көн тәртибендә йөриләр, ди. Болар кооперациядәге җаваплы эшчеләр, кооперация эшчеләрен бик нык тазарту бара, ди. Кавказ тирәсендә сәнәкле бик зур кузгалыш булган. Эшчеләрне тәэмин итү мәсьәләсе кайда да авыр тора, ризасызлык зур, шулай барганда җәйгә көтелмәгән эшләр булырга мөмкин. Бу эшләрдә корткычлык юкмы икән дип шикләнәм, ди…
22 февраль. Колхозларда бик нык тазартулар турында сөйлиләр. Бүген төрмәдән кешеләр озаттылар. Аралары бер квартал бар, барысы да диярлек татар, ди…
23 февраль. Бүген дә, дәрестән кайткач, базарга чыктым. Базарда он һәм ит күп иде. Онның поты – 40 сум, итнең килосы – 10 сум, майның кадагы 8-9 сум йөри. Базарга он, ит чыгуның сәбәбе – авыл халкыннан байтак налог килүдән. Иске йортның күршесе Зотов, миңа очрап: «Сиңа киңәшкә бармакчы идем әле, миңа 750 сум налог китерделәр, аны нәрсә белән түлим, миңа нишләргә кирәк», – ди. Мин: «Түләргә кирәк», – дим. Ә ул: «Минем бер өй, бер сыердан башка бернәрсәм юк, нәрсә белән түлим? Әле гариза биреп карыйм. Булмаса, Мәскәүгә Калининга жалуга барам», – ди…
8 март. Моннан берничә көн элек ФЗС мәктәбендә татар әдәбияты укытканда 6 сыйныф укучыларының кулында Риза казыйның «Әсма» исемле китабын мәктәп мөдире Павлова күрә. Китапның гарәп хәрефе белән күптән басылуына карап бик гаҗәпсенә, китапны алмакчы була. Ләкин Хаббан (әдәбият укытучысы): «Дәрестән соң алырсыз», – ди. Бу мәктәптә бик зур вакыйга санала. «Нишләп гарәп хәрефе белән язылган контрбуржуа әдәбиятын укытасың», – дип Хаббанны гаеплиләр. Хаббан: «Ул бит 19 нчы йөзнең соңгы чиреге әдәбиятын өйрәнгәндә үтелергә тиешле булып, наркомпросс программасына кергән. Бу программага нарком Биктаһиров кул куйган, главлит номерен суккан», – ди. «Булса да, ярамый торган нәрсә», диләр. Тагын Раевский килеп (мәктәп секретаре), сорашып йөри. Балалар да аптырашалар. Менә шул мәсьәләне бик зур итеп ронога, райкомга күтәреп берничә көн йөриләр. Бүген укучыларның кайберләрен кертеп, «Сезгә тагын нәрсәләр укытты?» дип сорашканнар. Хаббанны бүген күргән идем. Ул: «Аның сәбәбе программага кергән нәрсәне укытуда түгелдер, шулай миңа ничек тә бәйләнергә тиешләрдер», – ди.
Таб. сөйли: «1931 елда 6 айлап төрмәдә утырып чыккан укытучы Тәрҗеманов авылга кайта. Аның электән колхозга биргән үгез бозавы менә дигән үгез булып җитә. Хөкүмәтнең сыерларны аерым колхоз абзарларына кайтарып бирү турында декреты чыккан. Бу күмәкләшкән үгезне алып кайтып суя. Аннан 1932 елның 7 август карарыннан соң, моны колхоз малын бетерүче итеп, судка бирәләр, үзен ябалар һәм суд атарга хөкем чыгара. Бу август азакларында була. Тәрҗеманов суд карарына риза булмый. Югарыга гариза бирә. Хәбәр килми. Әлмәттә чыгарып атуларын көтеп байтак ята. Күптән түгел бу карарны алыштырып кәгазь килгән. Тәрҗеманов агарып беткән ди. Таб. үзеннән өстәп: «Мин булсам, түзә алмый асылыныр идем», – ди. Мин: «Анда нәрсәгә асылынасың?» – дигән идем, «Теләсәң, табыла ул, Болтанов галстугы белән кровать башына асылынып үлде», – ди.
31 март. Укытучылар бер-берсе янына килде исә, базарда он хакын, бәрәңге хакын, акча юклыгын, тормыш авырлыгын, җитмәүчелекне сөйлиләр. Безнең дә акча юк, чәй күптән күргән юк, суррогат чиреген 5 сумнан алып, ипи белән сөтле чәй эчәбез…
***
1937 ел. Көтелмәгән, уйламаган вакыйгалар булды. Гыйнвар башында укытучы Хаббан Надыйровны, аннан соңрак Камил Бикбов, Ильясов, Даутов, Бакиров, Газизов, Халиков, тагын мин фамилиясен белмәгән укытучыларда тентүләр булып, кулга алындылар. Сәбәбен бер кеше дә белмәде. Соңыннан, болар ниндидер милли контрреволюцион оешмада торганнар имеш, диделәр. Ләкин подробностен берәү дә белми. Минем бер караганда моңар бер дә ышанасым килми, бер караганда: «Бер дә гаепсезгә кешене япмаслар», диеп тә куям. Гомумән, бу хәл бик караңгы.
Бу ел Мәскәүдә дә бер дә уйламаган хәлләр булды. Газеталарның язуларына караганда, Зиновьев, Каменевлар, аннан гаскәри Тухачевскийлар, аннан Петаков, Сокольников, Ягода, Бухарин, Рыков һәм башкалардан торган контрпартиялар ачылып, боларның һич инсаният рамкасына сыймаслык җинаятьләре беленде. Күбесе атылды. Казанда да партия секретаре Лепа, хөкүмәт кешеләреннән Байчурин, Абрамов, Искәндәров һәм башка исемле кешеләрнең контр булып чыгулары, шулай ук татар язучылары һәм артистлары арасында да байтак контрлар булуын яздылар.
***
1938 ел, октябрь. Шушы елның октябрендә татарлардан да байтак кешеләрдә тентүләр булып, кулга алындылар. Татарларның күбесе укытучылар: Бөгелмәдән Зиннуров, Үтәмишов, районнардан Нугайбәков, Абдуллин Габбас, Рамазанов, Гайнаншин, тагын күп кенә кешеләр. Соңгы икесе берничә айлардан соң чыктылар. Боларның ябылу сәбәпләрен белмәдем. Рәсми хәбәрләр газеталарда булмады. Күңелгә бу ябу мәсьәләсендә «бөгелеш юкмы икән» дигән уй килә. Чөнки ябу оешмаларындагы кешеләрнең дә әледән-әле алышынып торганнары ишетелә. Ләкин ябылучылардан чыгучылар бик аз ишетелә…
1937 елның ноябрендә мин дә, китапханәмдә булган китапларны тикшереп, иске басмаларны юкка чыгардым. Чөнки бу елларны күп китапларның тыелуы турында хәбәрләр ишетелде. Бу турыда рәсми күрсәтмәләр булмаганга күрә, нәрсәне бетерергә кирәклеген дә белеп булмый. Чама белән бетердем. Әгәр китаплар өчен гаепләү гадәте булса, тагын калгандыр әле. Китапларны, язмаларны тикшереп сайлап юкка чыгару берничә көнгә барды. Төрле китаплар үткән гомернең төрле сәхифәләрен искә төшереп күңелне дулкынландырдылар…
***
1939 ел, август. Кибетләрдә халык тоз-шырпы ала башлады, чиратлар зурайды. Алай да шырпы-тоз запасы күп икән. Тоз бетеп туктамады, шырпы азайган төсле булды. Шырпыны капчыклап алучылар күренде. Чәй, шикәр, май күптән беткәләп тора. Шулай ук икмәк, онга да бик зур чиратлар, арзанлы конфет юк, булса – чират. Ул мануфактура, аяк киемнәренә елдан артык инде чират, баш тыгарлык түгел. Менә бер ел өс-баш, аяк киеме – бернәрсә алганыбыз юк…
***
1940 ел, 13 март. Финнәр белән солых булу хәбәрен радио китерде. Халык бик шатланды, ләкин армиядә зур тарату сизелми. Базар хаклары һаман кыйбат. Арыш онының поты – 50-60 сум, бодай оны – 70-75 сум.
4 май. Халыкка исең китәрлек: «Динамо» кибетенә балык сөзә торган «бредниклар» бик күп кайткан. Бәясе 67 сум булган, шуны бер көндә алып бетергәннәр, чөнки җепләре таза, нык булган. Шуннан шәһәр хатыннары кискәләп өстәл япкычлары ясыйлар, ди. Татиздаттан авыл хатыннары стенага эленә торган зур-зур география карталары алалар. Нигә дисәм? Аның кәгазь картасын җыртып ташлыйлар да, тышындагы киндердән ике күлмәк тегәләр икән. Балалар шарфы алып оек бәйлиләр, шуңар халык күренгән бер әйберне ала, кирәклеген тикшерми…
Текстны Л.ЛЕРОН әзерләде.
- «Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала