Татарстан радиосы фондында фронтовик язучыларның үз тавышлары сакланган дистәдән артык язма бар. Аларның күбесе 1965 елда, Җиңүнең 20 еллыгы уңаеннан магнитофон тасмасына язып алынган булган. Әдипләребез сугышчан юллары турында сөйләгән, фронт хатирәләре белән уртаклашкан. Хәер, утлар-сулар кичкән каләм ияләренең сукмаклары радиога беркайчан да суынмаган, аларның иҗатларына багышланган тапшырулар, әсәрләренә нигезләнгән радиотамашалар өстәлә торган.

Сатирик шагыйрь, сугышта разведчиклар командиры булган Маннур Саттаров.
Шушы фонд материаллары арасында минем өчен аеруча кадерле һәм искә төшкән саен уйга сала торган бер язма бар. Ул – танылган сатирик шагыйрь, сугышта разведчиклар командиры булган Маннур Саттаров белән әңгәмә. 2010 елда аның туксан яшен билгеләп үткән көннәре иде. Шул яшендә дә чын егет иде әле Маннур абый. Һич кенә дә өендә утыра белми иде, таңнан торып, Казан урамнарын урап кайта, аннары үзе күргән төрле хәлләр турында сатирик шигырьләр яза. Шуннан аларны бастырырга редакциядән-редакциягә чаба. Чабарга туры килә, чөнки инде ул вакытта ук турысын әйтергә читенсенә торган татар матбугаты формалашып җиткән иде.

Хәтердә, аның белән сөйләшкәндә куркыбрак та калган идем. Ул бит күп күргән, күп белгән, зур тәҗрибә туплаган кеше. Аның алдында үземне бала-чага итебрәк тойдым. Каушавымны яшерү өчен шаблонлы сораулар яудыра башладым – аның бала-чагы, туган яклары турында сораштырдым.
Булачак шагыйрь Кама Тамагы районының Абыз авылында дөньяга килә. Авылга аның ерак бабасы Миньюш нигез салган, дигән фараз бар икән. Башлангычны тәмамлагач, дүрт километрдагы Олы Карамалыдагы урта мәктәпкә йөреп укый. Аннары – Казан педучилищесы. 1937 елда диплом алгач, Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылы башлангыч мәктәбенә эшкә билгеләнә. Ләкин язмыш аны Казакъстанга илтеп ташлый.
Болай була. Маннурның Олы Карамалы мәктәбендә укытучы булып эшләүче Гөлчирә апасы «Азат хатын» журналында шигырьләрен бастыра торган була. Шулай берсендә журналны ачып карый да, бәргәләнеп елый башлый. Анда бик ямьсез итеп кызның карикатур рәсеме басылган, астына: «Дезертир Гөлчирә Саттарова культфронттан качып кайткан, үзенең шигырьләре белән «Азат хатын» журналын пычратып ята», – дип язып куйганнар.
Чыннан да, Гөлчирә, педучилище тәмамлагач, йөргән егете Сәлмән Диаров белән, Ерак Көнчыгышка агитмасса эшләре алып барырга китә. Озак та үтми, Сәлмәне армияга алына. Шуны гына көткәндәй, яшь кызга ят егетләр бәйләнә башлый. Шуннан ул авылга качып кайта. Менә шуңа күрә чыга да инде аның турында үтергеч тәнкыйть мәкаләсе. Бәхетенә, өч ел хезмәтен тутырып Сәлмән Семипалатинск шәһәренә барып урнаша, сөйгәнен үз янына чакыра. Гөлчирә шундагы татар мәктәбендә тарих укыта башлый.
Берничә елдан, Алматадан комиссия килеп, мәктәпне ябып куялар. Шунда директор Мәрвәт Яһудин ВКП(б) Үзәк Комитетына хат яза. Семипалатинскида 4 татар мәктәбе булуын, өчесенең элегрәк ябылуын, инде менә соңгысының да бетерелүен, бу партиянең милли сәясәтен тупас бозу булуын аңлата. Чыннан да, ул елларда шәһәрдә казакълар – 8, татарлар 35 процент тәшкил итә. Урамда сөйләшү дә гел татарча була. Хатның нәтиҗәсе озак көттерми, Мәскәүдән күрсәтмә килә. Мәктәп яңадан ачыла. Тик менә ярты коллектив таралган, бүтән шәһәрләргә киткән. Шул чакта Гөлчирә директорга энесен чакырып китерергә тәкъдим итә. Шулай итеп, Олы Ачасырга җыенган Маннур Казакъстанга юлга чыга.
Бер ел эшләгәч, Маннур пединститутның физика-математика факультетына укырга керә. 12 генә көн укып кала, Германия Польшага бәреп керә. Беренче курстан ук армияга алына. Артиллерияга билгеләнә. Архангельскида тугыз ай укыгач, сержант дәрәҗәсе биреп, отделение командиры итеп куялар. 1941 елда сугышны Онега шәһәрендә каршылый.
Озак та үтми, аны Вологда шәһәренә лейтенантлар курсына җибәрәләр. Бер айдан яңа укып чыккан кече лейтенантларны хәрби округларга тараталар. Маннур Куйбышев өлкәсендә төзелеп килә торган 356 нчы укчы дивизиягә эләгә. Дивизионның разведка начальнигы итеп билгеләнә. Армиядә үтә дә җаваплы вазифа – син көне-төне дошманны күреп, аның нишләвен, хәтта нишләргә теләвен алдан белеп торырга тиешсең.
Дивизия октябрь бәйрәме көненә оешып җитә. Озак та үтми Маннур Тула өлкәсенең Климовск шәһәрен азат итүдә катнаша. Аннары дошманны куып алга ыргылалар. Тик Ока елгасына җиткәч, һөҗүм тукталып кала. 1942 елның кышын шушында оборона тотып үткәрергә туры килә. 1943нең июнендә генә зур һөҗүм башлана. Одер елгасына барып җиткәнче Маннур гел алгы сафта була.
1945 елның 14 гыйнварында безнекеләр яңа һөҗүмгә күчә. Дивизион тимер ташкын булып алга бара. Бервакыт разведчик Маннур Саттаров алда немец колоннасын күреп ала. Укчы полкның командирына кичекмәстән ут ачарга куша. Тик тегесе киреләнә. Бинокленнән карый да: «Нет, это наши», – дип, һөҗүм башларга команда бирми. Разведка начальнигы Саттаровның моның ишеләрне күрә-күрә күзе чыккан бит инде, дошманны бер карауда таный. Ә теге курка. Чөнки алдагы төндә генә ике батальон, бер-берсен немецлар дип белеп, үзара ут яудырышкан, бик күп солдат кырылган була. Хәзер инде кемгәдер трибунал яный. Бу шуннан курка. Нәкъ шул чакта дивизия командиры Дронов килеп җитә. Бинокльдән бер генә карап ала да, ут ачарга команда бирә. Дошман колоннасы күз алдында тар-мар ителә. Ләкин беркадәр өлеше офык артына китеп өлгерә. Маннур үзйөрешле орудиега утырып аларны куа китә. Калкулыкка менеп җитәләр, күрә, немецлар бер авылга кереп яшеренмәкче. Маннур люкка шакый, орудие командирына ут ачарга куша. «Орудиедан чыккан төтен миңа каплый, кырыйга басып, координаталарны әйтеп торыгыз әле», ди тегесе. Шулай эшлиләр дә. Снаряд немецларның өсләренә килеп төшә. Шул вакыт урман авызыннан немец самоходкасы «Фердинант» боларның үзләренә каршы ут ача. Беренче атуда тидерә алмый. Икенчесе дә кырыйга китә. Ләкин аның кыйпылчыгы бырылдап очып килә дә, Маннурның тезенә китереп суга. Биш тиен акча зурлыгындагы ярчык лезвие кебек кисеп керә. Солдатның бөтен сөякләре яңгырый. Җиргә егыла. Ул арада дивизион командиры килеп җитә. «Вот ты всегда врепед лезешь!» – дип орыша. Орышкан була инде. «Хәзер орудиене ычкындырам да, сине машина белән медсанбатка озатам!» – ди. Маннур каршы килә. Әмма ахырда шул мөмкинлектән файдаланмавына үкенергә туры килә аңа. «Мин хәзер сугышчы түгел инде, алда поляк авылы, сез мине шунда калдырырсыз», – ди. Шулай хәл ителә. Аннан аны санитар арбасына утыртып медсанбатка алып киттәләр. Яу кырында зур батырлыклар күрсәткән Маннур Саттаровның сугышчан юлы менә шулай тәмамлана.
Маннур ага әлеге язмада үзенең разведка командиры буларак кичергән маҗараларын, сугышчан дусларын да сөйли. Менә монысын язарга минем каләмнең көче җитмәс, үл сөйләгәнчә җете, кызыклы тел белән яза алмам дип куркам. Шуңа күрә QR-код (КуАр-код) ярдәмендә газетаның сайтына кереп, әдипнең үз авызыннан ишетсәгез, дөресрәк булыр.
Әйткәнемчә, әлеге язма 2010 елда, Маннур Саттаровның туксан яшьлек юбилее уңаеннан яздырылды. Еллар үтә торды, менә берзаман аның 100 яшьлеге килеп җитте. Өенә киттем. Канатланып барам: татар язучысы, утлар-сулар кичкән сугыш ветераны, гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган педагог бер гасырлык гомер кичсен әле. Тарихта булмаган хәл бит бу! Чабып түгел, очып барып җиттем. Тик…
Тик фатир ишеген ачучы булмады. Күршеләре дә звонокка җавап бирмәде. Подъезд төбендәге эскәмиягә утырып, берәрсе күренмәсме дип, көтә башладым. Сәгать ярым да үтмәгәндер, ишектә олыгаеп килүче бер ир-ат күренде. Җайлап кына сүз каттым. Шунсыз булмый, чөнки фатир саен кереп алдап-йолдап йөрүче мошенниклар Казан халкын ят кеше белән сөйләшүдән биздереп бетерде хәзер. Йомышымны аңлаткач, әлеге кеше аптырап калды. «Үзегез Маннур абыйның дусты дисез, сез аның янына соңгы тапкыр кайчан килгән идегез соң?» – дип сорады. Аптырап калдым. Бәс, минем аның белән күрешеп сөйләшкәнемә ун ел үтеп тә киткән икән бит.
– Үлде шул инде ул... – диде әлеге кеше, аптырашлы карашымны күреп.
– Ничек үлде? Ул бит йөз яшен тутырырга тиеш иде, мин шуны язарга дип килдем…
Маннур аганың күршесе миңа бу юлы сәерсенеп карады. Һәм, «Үлгәненә өч ел булды инде, туган, шуны да белмәдегезме?» – дип шактый ук саллы итеп сорады да, китеп тә барды. Миңа оят иде. Оят, чөнки узган ун ел эчендә эшкә барышлый-кайтышлый шушы йорт яныннан көн саен үтеп йөрелгән, үткән саен, монда бит безнең Маннур абый тора, дип уйлап йөрелгән. Тукталып янына керергә, хәлен белергә кирәк, дигән уй гына никтер башка килмәгән, хәтта вафатын да ишетми калганмын. Хәер, мин генә түгел, каләм тотып йөрүчеләрнең башкалары да бу хакта бихәбәр булып чыкты. Ә ул, тын гына, бәхилләшми генә киткән дә барган…
Безнең укучылар арасында гыйлемле кешеләр күптер. Аларга зур үтенечебез бар: утлар-сулар кичкән, гомере буе туган телебезне саклап калу өчен янып-көеп яшәгән шушы ихлас җанлы шәхеснең якты рухына дога кылсагыз иде.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала