Тарихи мирас Уку өчен 5 минут

Бакый Урманченың Мәчкәрәгә сәяхәте

Татар сынлы сәнгатенә нигез салучы Габделбакый Идрис улы Урманче (1897- 1990) – дөньякүләм сынлы сәнгатьне генә түгел, әдәбиятны, гуманитар фәннәрне һәм сәнгатьнең башка төрләрен дә тирән аңлаган, һөнәри югарылыкта үз бәясен бирә алган киңкырлы шәхес. Аның Татарстан Сынлы сәнгать музеена улы Айдар Урманче тарафыннан тапшырылган шәхси архивына һәм безнең тарафтан шул архив материаллары нигезендә әзерләп бастырылган бай чыганаклы китапларга карап, әлеге фикерне әйтергә мөмкин.

 

«Габдулла Тукай иҗаты сынлы сәнгатьтә» исемле тапшыру әзерләгән мәл: редактор Индус Сирматов, операторлар Эдуард Сираҗетдинов, Әнвәр Миңнуллин һәм сынчы Бакый Урманче. 1986 ел. Рөстәм Нәбиуллин фотосурәте

 

 

Б.Урманче, уйма сәнгатькә, рәсем ясауга, мәкалә язуга яисә башка хезмәткә керешкәндә, иң беренче чиратта, аны төрле яктан өйрәнгән. Скульптура әсәрләре иҗат иткәндә, аеруча күренекле шәхесләр хакында уйма әсәрләргә алынганда, шәхеснең характер үзенчәлекләрен, йөз-кыяфәтен, тормышта тоткан урынын, иҗтимагый эшчәнлеген барлаган. Урманченың иҗат җимешләре шулай дөньяга килгән. Кызганыч ки, бүгенге көндә сәнгать әсәрләре яисә әдәби әсәрләр иҗат иткәндә, әдип һәм сәнгатькәрләр мәсьәләгә өстән-өстән генә якын килергә тырыша, мәсьәләне тирәнтен өйрәнүдән читләшергә телиләр сыман. Аларда, өлкән буын әдәбият һәм сәнгать әһелләрендәге кебек, теманы һәр яктан колачлау, сабырлык вә түземлелек җитеп бетми, күрәсең. Сүз читкәрәк кителде. Шулай да фикер әйтелергә тиеш иде.

 

Безнең максат – XIX-ХХ гасыр башында татар мәгарифе тарихында күренекле урын тоткан Казан арты мәдрәсәләре, Урманченың шәхси архивында сакланган аеруча талантлы шәхесләре белән дан тоткан Кышкар һәм Мәчкәрә мәдрәсәләре турындагы мәгълүматлар белән таныштыру. Материал каралама хәлендә. Чыганакның укучы өчен кызыклы булуын һәм тарихи әһәмиятен аңлап, язманы укучы укырлык дәрәҗәгә китереп, журналга бирү кирәк табылды.

 

Югарыда искә алып узганча, рәссам-уймачы нинди генә мәсьәлә белән кызыксынмасын, һәрвакыт гыйльми эзләнүләр, тикшерүләр белән шөгыльләнгән. Мөмкинлектән чыгып, хәтта ки үзе барып күрүне, күзәтүне дә кулай санаган.

 

 

Үтәмешевләр гаиләсе. Басып торучы – Исмәгыйль Үтәмешев. 1900 нче еллар башы

 

 

Б.Урманче 1986 елның җәендә күптәнге хыялын тормышка ашырган. Ул, милли җанлы татар галиме, химик, Балтач районының Таузар авылы тумасы Азат Зыятдиновның ярдәме белән, Кышкар һәм Мәчкәрә мәчет-мәдрәсәләре белән танышу өчен, юлга кузгалган. Язмада шул вакыйга тасвирлана. Урманче үзе бу хакта 1986 елгы көндәлегендә болай дип язган: «22 сентябрь. Дүшәмбе. Иртүк Карадуганнан кайтып төшдем. 20дә инженер-химик Азат белән, кыскасы, сәяхәткә – Кышкар, Кырлай һәм Мәчкәрә авылларын, андагы культура, мәдәният әсәрләрен күреп кайтырга диеп киткән идек. Һава яңгырлы булды. Машинабыз берничә тапкыр чыга алмады. Көчкә бәладән котылдык. Машина белән безне йөртүче – Бондюг заводында, җәмәгать эшендә хезмәт итүче Зөфәр». Рәссамның сәяхәте турындагы әлеге мәгълүматы вакыйганың кайчан булуын төгәл ачыкларга ярдәм итә. Шулай ук ХХ гасырның 80 нче елларындагы Мәчкәрә авылын һәм сакланып калган мәчетләренең аянычлы хәлен, юлларын, моннан кырык ел элек булган вакыйгаларны, кешеләрен һәм татар мәдәниятенең фаҗигасен искә төшерә. Хәзер сүзне Б.Урманченең язмасында урын алган фикерләргә бирик. Укучы алардан гыйбрәт тә алыр, узган гасырның 80 нче еллар тарихын хәтере аша уздырыр яки шул заманның хәлләре белән танышыр.

 

Шуны да искәртеп үтик: күренекле дин галиме, тарихчы Шиһабетдин Мәрҗанинең «Мөстәфадел-әхбар фи әхвал Казан вә Болгар» дигән тарихи хезмәтендә заманында мөселман дөньясына күп кенә галим һәм дин әһелләрен биргән Мәчкәрә мәчете һәм мәдрәсәсе турында шактый күләмле язмасы урнаштырылган. Ул анда шулай ук имам-хатыйб, мөдәррисләрне дә искә алып узган. Галим «Вафият-әл-әсляф вә тәхиятәл-әхляф» исемле китабында да Мәчкәрә муллалары, мәдрәсәдә укып чыккан һәм мөселман дөньясында билгеле шәхесләр турында кызыклы мәгълүматлар биреп калдырган. Язмада очраган кайбер имамхатыйблар әлеге хезмәтләрдә дә урын алганнар.

 

 

Габдулла Исхак улы Үтәмешев

 

 

Мәкалә Урманченың шәхси архивында сакланган гарәп хәрефләрендә язылган кулъязмаларыннан алынды. Текстлар автор язганча калдырылды. Аңлашылмаган сүзләргә, шәхесләргә яисә вакыйгаларга кыска гына искәрмә дә бирелде.

 

 

Мәчкәрәнең мәчет һәм мәдрәсәләре

Бакый Урманче

 

Менә шундый яхшы дан тоткан ике авылны барып күрергә Түбән Чулман инженеры, химия фәне кандидаты Азад Зыятдинов1 белән ниять иттек. Һава бик безгә елмаймаса да, Зөфәр иптәшнең «Нива»сына2 утырып, өчәүләп сәфәр иттек. Безнең маршрут: Арча, Кышкар, Кырлай, Кече Кенә. Азадның абзасы Габделбакый – минем адаш, өендә Карадуганда, иртән торып Мәчкәрәгә юнәләчәкбез.

 

Балтачтан соң һәм шул тирәләрдә Шушма сызасы белән бардык. Бик матур җирләр. Матур авыллар. Шунда бик матур «Җомагыл иле». Гомумән, авылларга фәлән иле, диеп, «иле» кушылган авыллар күп. Җомагыл иле (Җомагол, Җымакылдыр инде) авылында рәшәткә бик зур кебек, өйләре бакча эчендә кебек. Чын татар авылы.

 

 

Габдулла Үтәмешевнең кызлары. 1913 ел

 

 

Мәчкәрәгә килеп җиттек. Иске таш мәсҗет катында тукталдык. Урамда халык күренми. Мәсҗет эчендә нәрсәдер бар. Китапханә яисә медпунктдыр. Ачып керергә кеше булмады. Мәсҗет ике катлы, тәрәзәләре биек, саны күп. Кышкар мәсҗетендәге тәрәзәләр кебек. Беренче каты тәрәзәсез. Михрабы сакланган. Кызыл кирпечтән салынган. Тирәсе бик яман, әрем, алабута, тигәнәк, шәйтан таягы. Һич җыелмаган. Бик якында әҗәтханә. Шапшак, әлбәттә. Заманында бу мәсҗед яхшы штахетдан ясалган ихата эчендә булгандыр. Хәзер тирә-юне шундый чүпчар белән тулган. Ташландык хәлдә. Мәдәният түбәнләнсә түбәнләнә икән. Бу югары оч мәсҗете. Нәҗип Еникиев мулла булган.

 

Бу мәсҗетдә югары очта мулла Нәҗип Еникиев. Нәҗип кулга алынган. Угылы Габделхәй камалган. Әлеге мәгълүматны безгә минем кордаш 89 яшьлек Рабига ханым, Әхмәдгариф Әхмәтшаһ угылы хатыны сөйләп утыра. Башка бер яшьрәк хатынны урамда күреп сораша башлагач, ул: «Менә монда бер олы яшьтәге карчык бар, аңардан сорашыгыз», – дип, Рабига карчыкның йортына китергән иде. Бу карчык ишле, сөбханаллаһ, таза, тиз йөри, акылы урынында, сүзләре акыллы, аңлаешлы.

 

Рабига ханым байтак нәрсә сөйләде: Мәчкәрәдә ике мәхәллә. Югары очны әйттем. Түбән очта зур мәхәллә. Мәдрәсәләр түбән очта булган. Хәзер мәдрәсә юк. Мәдрәсәләр агачтан, бер катлылар да, ике катлылары да булган. Баш мөдәррис дамелла – Әхмәдшәриф Мәхмүдов. Хәбирҗан, Сабирҗан Бакиров дигән бай монда булган. Нижныйдан килеп йөри икән. Монда өе дә булган. Ике катлы агач өй. Кызлар мәктәбе ачкан, яңача укытканнар. Рабига да шунда укыган.

 

Мәчкәрә кешеләре Бакировка Нижныйга эшкә йөргәннәр (бу инде Мәкәрҗәгә йөргәннәрдер. – Б.У.).

 

Димәк, 10-11 нче елларда монда җәдидлек шактый тамыр җәйгән, кызлар мәктәбе дә булуы шуны күрсәтә. Рабига ханым Камалова Төффахә Баязитова, Фахирә атлы читдән килеп укыткан мөгаллимәләрне атады.

 

 

Хәдичә Габдулла кызы Үтәмешева (Кадыйрова)

 

 

Зур байлардан Гали Үтәмешев булган. Аның ике күпер арасында кытат3 фабригы булган. Дамелла Әхмәдшәриф Мәхмүдовның кызлары да соңрак укытканнар, соңрак Малмыжда укытучылар өчен курслар ачылган. Рабига шул курсларда булган. Ул вакыт Малмыжда Камил мулла булган4 (бу безнең кодалар түгелме?).

 

Үтәмешев Гали байның угыллары – Исмәгыйль, Исхак. Тегермәннәре булган. Революциядән соң камалганнар. Мөхлис мулланы атады.

 

«Мәчкәрә бетде инде. Өйләрдә минем кебек карчыклар гына калды. Урамнары бетде инде», – ди.

 

Исмәгыйль байның хатыны Зәбидә (Зөбәйдә) Казанда, сау икән.

 

Мәчкәрәдәге колхозчы – әлеге безне очраткан хатын – чәй эчәргә чакырды. Бал-май, тәмле өй күмәче белән чәй эчтек. Нәкыя, Әминә исемнәре. Начар тормыйлар, бөтен шәһәр[дә] булган җиһазлары бар. Хуҗа, шөкер, бу ел ике тонна икмәк алдым, диде.

 

Урамнарында пычрак, мулата, машинабыз көчкә йөрде. Берничә төштә трактор өстерәп чыгарды. Кышкарда да шулай иде. Асфальт олы юлдан чыккач, юллар бик яман.

 

Мәчкәрәдә бер-ике бик яхшы салынган ташпулат бар. Берсенә яхшы ремонт ясалган. Хәзер дефектлы балалар мәктәбе икән. Бу – ике катлы шәһәр өе. Байларның берсенең өе булган…

 

Рабига яхшы укыган. Остабикәлек итә булса кирәк. «Шәригател ислам», «Дәрәтел насыйхәт» дигән китаплары бар. Өчәр сум сәдака бирдек.

 

Габдулла Магазыйдан5 : Мәчкәрә Малмыж өязе, Бур суы буенда Нократка чыккан тамакдан биш чакрым югарыда. Ике таш мәчет. Җеп эрли торган фабрик. Иске таш мәчетне Габдулла бине Габдессәлам бине Үтәмеш нам6 зат салдырган. 1208 сәнәдә Кукмара карьясендә булган урыс колларындан хезмәт иттереп һәм үзенә таштан йорт бина итдермеш. Габдулла бине 1248дә вафат. Бер йөз илле гадәд7 мәсҗед салдырды, диләр. Хатыны Мәрхәбә – Габденнасыйр Курсави сеңлесе.

 

Мәчкәрәдә туку фабриклары улмыш. Мөхәммәдгали хәзер сәламәт. Габдулла, Исмәгыйль адлы угыллары хәзер сәламәт, ди. 1908 нче еллар.

 

Мусабай Бохарада укыган8 . 1210да мәҗүс ар халкын дине исламга өндәп, 60 кешене мөселман иткән. Агач мәчет бина идеп, мәхәллә ясап, үзе шунда торган. Угыллары – Мостафа, Мортаза, Ибраһим, Исхак, Әхмәд, Бәдретдин, дамелла Исмәгыйль, дамелла Сабирҗан. Исхак бай соңындан агач мәчетдән ташдан бина итде.

 

Әүвәлге таш мәчетдә булмыш имамлар: 1. Мелла Габделхәмид бине Үткән 1172 сәнәдә чамасы; 2. Мөхәммәдрәхим бине Йосыф9 ; 3. Габдулла бине Яхъя, вафат 1859, март 11; 4. Мөхәммәдшәриф бине Мөхәммәдрәхим; 5. Имам Мөхлисулла; 6. Әбүгабделбәр Габдеррахман бине Мөхлис; 7. Әхмәдшәриф бине Мәхмүд (бу кеше революциягә кадәр). Мәдрәсәләр Үтәмешевләр тәрбиясендә.

 

Габдеррахман дәверендә Алма-Атадан (Габделвәлиев) Исхак нам сәүдәгәр10, Оренбургдан Габдулла Камалов берәр мәдрәсә салганнар. Исхак нам сәүдәгәр, Оренбургтан Габдулла Камалов берәр мәдрәсә салганнар. Исхак Мәчкәрәдән икән. Һәм Г.Камалов. Казаклардан Шакир хаҗи, Хәсән Мәчкәрәви, Габделгани бине Мөхәммәдгали Хөсәенов таштан ашханә салган. Зариф Үтәмешев штахетан ихата ясаган.

 

Икенче мәсҗеддә: Таһир бине Габделхалик; Габделхәким бине Габделкәрим; Мөхәммәднәҗип бине Габделлатыйф Сыркыди (Еникиев ?).

 

Курсави Габденнасыйр Мәчкәрәдә укыган…

 

Советлар Союзының бөтен татар халкы тора торган (кыпчаклар дисәк була) мәчетләрнең планы шундый.

 

Конструкция араталы идән, түшәм юк, күмә гөмбәз ясап, шуның үзәренә идән түшәлгән. Түшәм күмәләнгән таш-кирпеч. Бүген татарга хас…

 

Мин әйтер идем, татар мәчетләренең корылышында нык практик мәгънә бар. Ул җыелышлар урыны да, гыйбадәт урыны да, дәрес бирә торган урын да. Бу әсас11 һаман бар.

 

Кышкар, Мәчкәрә һәм бик күп Евразия шәһәр һәм авылларында салынган мәсҗедләрнең корылыш планы бер рәвешдә, туры почмаклы (прямоугольный). Бу рәвеш, әлбәттә, агач формасындан килгән.

 

 

Мәчкәрә мәчете. Владимир Васильев фотосурәте. 2022 ел

 

 

Ислам гыйбадәтенең рәвеше, тәртибе, бу корылышларның планына тәэсир итеп, татар өенең тәртибен үзгәртергә, иң әүвәл имам урыны. Моңарга аерым акцент ясап михраб, җәмәгать намазы урыны михрабдан соңрак. Андан соң туры почмак бина икегә бүленә. Сөннәт бүлмәсе. Андан соң вестибюль, өй алды. Андан соң аяк киемнәрен сала торган урын буладыр. Мәсҗедкә ике якдан керәләр. Кайвакыт бер якдан гына…

 

Иң нык рәнҗүле хәтердә калган сурәтләр. Тәрбиясез, мискин булып калган ташландык, ләкин нык имгәтелгән корпуслары. Кызыл кирпечдән салынган хәрабалыкка бара торган мәсҗед биналары. Манаралар юк, ихаталары юк ителгән, тәрәзәләре урланып, күзе чыгарылган әрем башлары кебек таш мәсҗед биналары. Боларны бина дип әйтүе кыен, чыннан, кайчандыр болар бина булгандыр. Хәзер бинаның имгәтелгән, ватып алырга мөмкин булган бөтен нәрсәләр таланган, бары һичбер кул белән көрәк, балта, хәтта лом белән алырга мөмкин булган төшләре, тирәсе тунап алынган. Әле җаны бар, сулый торган бәндәләр кебек, нигезләре нык цементләнгән ташлардан, диварлары шулай ук ябыштырылган таза кызыл кирпечләрдән салынган бу биналар дөньяга рәнҗиләр кебек. Боларны ватарга, тәмам һәлак итәргә теләгән шәхес юк. Бу бина нык нигезгә корылган, таза диварлардан күтәрелгән мең еллар яшәрлек итеп салынган корпусны белемсез, танылмаган халык диеп әйтсәк, халык түгел, әһле дисәк, әһле дә түгел, исме, атавы булмаган адәмнәр берәм-берәм йокыштырып азаплыйлар. Әйтерсең, бер Алып батырны чишендерәләр, чеметәләр, төкләрен йолкыйлар, берәр төшен алып югалалар. Алып мәрдкә генә киткән, үлмәгән, ләкин шушы чакда ул үзен коргый-саклый алмый. Һәрбер намусыз адәм аның киемнәрен салдырып, янында булган корал һәм кыйммәтле нәрсәләрен талап китә ала. Кемнәр болар. Халыкмы? Түгел... Халык аның бер җәмәгать булып, җыелыш-җыен ясап бергәләшерләр иде. Юк... Бу яшерен рәвешдә угырылык белән, урлап таланган. Талаучы, моның явыз эш икәнен белә торып, башка кешеләрдән яшереп эшләгән.

 

Заман шулай иткәнме? Заманга сылтыйкмы? Ләкин бу Руманың коллизия, Мисырның әһрамы кебек нык корылган мәсҗед әле күп гасырлар яшәр иде. Моны «заман» җимерми. Заманга сылтау, үзе яманлык. Мәчетнең эче дә, тышы да чибәр булган. Үзенең ихата, пыяладан күп тәрәзәләре, уеп-сырлап ясаган ишекләре, сылу манарасы, эчендә кыйммәтле келәмнәр, матур мөнбәр, китаплар – хәзер берсе дә юк. Талап китәргә мөмкин булган такта, агач әйберләр юк. Идәннәр дә, баскычлар да алынган…

 

Татар, һәм, гомумән, төрки-татар халкының абызлары арасында Кышкар вә Мәчкәрә мәдрәсәләрен һәм анда дәрес биргән галимнәрне хөрмәтләп искә алган кешеләр бар микән? Заманында бу мәдрәсәдән бик күп укымышлы муллалар белем алып, үзләренең белемләрен халык арасында да таратканнар. Татар халкының күпчелеге уку-язу белгәнлеге мәгълүм.


 

Азад Зыятдинов – Азат Шәймулла улы Зыятдинов (1939 -2017), татар галиме, химик.

Сүз кириллицада бирелә.

3  Урманче бу урында Үтәмешевләрнең Мәчкәрәдәге туку фабрикасын истә тотса кирәк.

4 Малмыжда Камил мулла булган – бу урында Малмыж шәһәрендә имамлык иткән һәм ХХ гасыр вакытлы матбугатында язмалары басылган Мөхәммәдкамил Мозаффаров истә тотыла кебек.

5 Габдулла Магазыйдан – Габдулла Мөхәммәтгариф улы Магазов (1872-1923), дин галиме, китаплар авторы, Зәйнулла ишан Рәсүлевнең мөриде.

6 Габдулла бине Габдессәлам бине Үтәмеш нам – Габдулла Габдессәлам улы Үтәмешев (?- 1832), Мәчкәрәдән. Сәүдәгәрләр нәселенә нигез салучы.

7 Бер йөз илле гадәд – бер йөз илле санда.

8 Мусабай Бохарада укыган – Муса Габдулла улы Үтәмешев (?-1835), 1 нче гильдия сәүдәгәр. Дини кулъязма китаплар авторы. 1800 елда 60 авылдашын – мәҗүси удмуртларны ислам диненә күчәргә күндерә, алар өчен мәчет салып бирә.

9 Мөхәммәдрәхим бине Йосыф – мелла Мөхәммәдрәхим бине Йосыф бине Габделкәрим бине Арслан әл-Ашыти (?-1818), Мәчкәрәдә имам, хатыйб, мөдәррис.

10 Алма-Атадан (Габделвәлиев) Исхак нам сәүдәгәр – Исхак Габделвәли улы Габделвәлиев (1839-1911), күренекле татар сәүдәгәре.

11 Әсас – нигез.

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи