ЗУР ШӘХЕС
Г.Камал театрында Нурихан Фәттахка 70 яшь тулуга багышланган кичәдән соң. Беренче рәттә (сулдан): Ринат Мөхәммәдиев, Тимур Юсупов, Алмас Фәттахов, Әхмәт Гадел. Икенче рәттә (сулдан): Шамил Закиров, , Равил Шәрәфиев, Зирәк Юсупов, Гөлзада Сафиуллина, Юныс Сафиуллин, Нурихан Фәттах, Әзһәр Хөсәенов, Лима Кустабаева, Исламия Мәхмүтова һ.б. 1998 ел. /Фотолар – Р.Фәттахованың шәхси архивыннан
Күренекле җәмәгать эшлеклесе Шамил Закиров турында истәлекләр.
2025 елда милләт җанлы шәхес, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының элекке директоры, Татарстан һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Шамил Закировның тууына 80 ел тулды.
ЮБИЛЕЙ КИЧӘСЕНДӘ
Мин Шамил Закиров белән 1998 елда – ирем, язучы Нурихан Фәттахка 70 яшь тулу уңаеннан үткәрелгән юбилей кичәсендә таныштым. Кичәгә килгән таныш-белешләр безне бәйрәм белән тәбрик итәләр, күңелле ыгы-зыгы…
Кичә бик матур, тантаналы узды. Халык тарала башлагач, бер ханым безне аскы катка алып төште. Анда кечерәк кенә бүлмәдә чәй табыны әзерләнгән. Нурихан белән мине түр башына утырттылар. Өстәл тирәли күренекле артистлар, язучылар утырышты. Тагын да юбилярны мактау, кичәнең уңышлы үтүенә сөенеч белдерүләр, уен-көлке дәвам итте. Читтәрәк йөрүче урта буйлы бер ир-атны күргәнем дә бар кебек, танып та җиткермим... Акрын гына төп мактау сүзләре теге мин танып бетермәгән кешегә юнәлде. Ул – театрның директоры Шамил Зиннур улы Закиров һәм бу банкетны оештыручы да икән.
1945 – егерме җиде ел дәвамында Г.Камал театрының директоры вазифасын башкарган, чынлыкта республиканың барлык театрлары язмышы өчен шатланып та, борчылып та яшәгән зур шәхес Шамил Закировның туган елы. Исән булса, аңа быел 80 яшь тулыр иде. Шамил Зиннур улының эшчәнлеге, ярдәмчеллеге, тыйнаклыгы һәм башка сыйфатлары турында күп мәкалә язылды. Мин тагын нәрсә өсти алам?
Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында язучы Нурихан Фәттахның кабер ташы янында. Сулдан: Г.Камал театры артистлары – Хәлим Җәләлов, Әзһәр Шакиров һәм театр директоры Шамил Закиров. 2008 ел.
МИЛЛӘТКӘ ИЗГЕЛЕКЛӘР КЫЛЫП ЯШӘДЕ
Юбилей узды, гадәти тормыш дәвам итте. Бу урында Нуриханның холкы турында да өстәп куярга кирәктер. Нурихан төрле шау-шулы бәйрәмнәр, кунак чакыру яисә кунакка йөрүләрне өнәп бетерми. Тел фәне белән ныклап шөгыльләнә башлагач, урындыгына береккән шикелле бөтенләй беркая да йөрми башлады, юк-бар сөйләп эшеннән бүлдергәнне яратмады. 2004 елның 18 февралендә, каты авырудан соң, Нурихан вафат булды. Шул ук көнне төштән соң Шамил Закиров та килде. Ул мине үзе белән Казанның Яңа Татар бистәсе зиратына, җирләр өчен урын карарга алып китте. Башта зират директоры янына кердек. Миңа өч җирдән урын күрсәттеләр. Тукай кабереннән бераз эчтәрәк урын сайладык.
...Нуриханның кырыгына Шамил Закировны да чакырдык. Ел ярымнан соң, театрга баргач, аны очраттым. «Шушы арада миңа кереп чык әле», – дип чакырды Шамил Зиннур улы.
Озакка сузмыйча бардым директор янына. «Кабер ташы куюны кайгырта башларга вакыт. Язучылар берлеге белән бу хакта сөйләштеңме? – дип сорады. – Таш кую мәшәкатьле, кыйммәт эш. Мәдәният министрына керсәң дә яхшы булыр».
Мәдәният министры Зилә Вәлиева үтенечемне тыңлагач, таш кую өчен күпме акча кирәклеге язылган сметаны озакка сузмыйча китерергә кушты. Тагын театр директорына киттем…
Күп тә үтмәде, Шамил Закиров шылтыратып, сметаның әзер булуын әйтте. Таш кую 163 720 сумга бәяләнгән. Бу документны 2006 елның февралендә министрлыкка тапшырдым.
2006 елның сентябрь азагында Мәдәният министрлыгына 120 мең сум акча күчерелгәнлеге ачыкланды. Бер айдан таш кую өчен фундамент ясалды. 2007 елның апреле иде. Шамил Закиров мине кабер ташлары белгече, рәссам-дизайнер Шамил Бәширов белән таныштырды. «Эскизны ясадым, таш килгән, барып карарга кирәк», – диде белгеч. 11 майда таш карарга өчәүләшеп промбазага бардык. Ай азагында яңадан очрашып, гипстан ясалган макетны карарга сөйләштек. Ләкин очраша алмыйча айлар узды. Ташчылар рәссам тәкъдим иткән вариантка артык кыйммәт сорыйлар булып чыкты. Сузыла торгач, 2007 ел узып китә язды. Мәдәният министрлыгында кисәтеп куйдылар: 31 декабрьгә кадәр бирелгән акчаны кулланып бетермәсәгез, ул бюджетка күчереләчәк һәм бүтән бирелмәячәк. Шамил Закиров ничек булдыра алгандыр, 2007 елның 31 декабрендә акча театрның бухгалтериясенә күчерелә. 2008 елның апрелендә җитмәгән 43 мең сумны Язучылар берлеге бухгалтериясенә илттем. 10 майда таш зиратка кайтты. 2008 елның 6 июлендә таш куелды.
2012 елның 26 феврале. Бу көн Шамил Закировның үлеме турында кайгылы хәбәр китерде... 2025 елның февралендә Нурихан Фәттах вафатына – 23, Шамил Закиров вафатына 13 ел тулды. Урыннарыгыз җәннәттә булсын, милләтебезгә кылган изгелекләрегез дога булып барсын. Амин!
Руфина Фәттахова,
ТРның атказанган табибы
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА