21 август 2025 яңалыклары
-
Татар мифологиясе – үзе бер дөнья
Үз картиналарында риваятьләргә мөрәҗәгать иткән рәссамнар шактый, аларның хезмәтләре күбебезгә кечкенәдән үк таныш. Вакытлар үтү белән татар әкиятләренә дә игътибар артты һәм хәзерге заман рәссамнары милләтебезнең риваятьләренә яңача карап, халкыбыз сәнгатенә тиң алымнар белән иҗат итә башлады. Чирмешән үзәгендә яшәгән, балаларга 20 елдан артык рәсем сәнгате нечкәлекләрен төшендерүче рәссам Фәйзелхак Вилданов та иҗаты белән бу юнәлешкә яңа сулыш бирде. Аның белән татар риваятьләренә бәйле иҗаты, тормыш юлы һәм сәнгать мәктәбендәге хезмәте турында сөйләштек. -
«АТАКЛЫ МӘГЪРИФӘТЧЕ БЕЛӘН БЕР АВЫЛДАН»
Күренекле галимә Резеда Ганиева (1932-2020) – язучы, энциклопедист Каюм Насыйриның якташы. Галимәнең мәгърифәтче турында бөтен уй-фикерләре мәкаләләре, чыгышлары һәм монографияләрендә урын алган. -
Фирдәүсә Бикмәтова: «Бар нәрсәдән илаһи ямь тоеп, Яши белгән чоры гомернең...»
Шагыйрә, язучы, журналист Фирдәүсә Бикмәтова Зәй районындагы Карман авылында туып-үсә. Бигеш урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт педагогия институтының чит телләр бүлегендә укый. Чаллы телерадиокомпаниясендә, соңрак – «Другая сторона» газетасында корреспондент булып эшли. 2024 елда ике китабы – өлкәннәр өчен «Әй син, гомер!» исемле шигырь җыентыгы һәм балалар бакчасында музыкаль җитәкчеләр, укытучылар өчен «Балачак иле» исемле методик кулланмасы нәшер ителә. -
Илдар Әхсәновның тууына – 90 ел
Шагыйрь, 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Илдар Гали улы Әхсәнов 1935 елның 27 августында Татарстанның Әлмәт районындагы Әлмәт авылында (хәзер Әлмәт шәһәре) туган. Шигырьләре 1952 елдан басыла башлый. 1985 елда Татарстан китап нәшриятында «Кыйбла» исемле беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә, 1987 елда «Ак дөнья» исеме белән икенче китабы басыла. 2003 елның 8 июлендә вафат була. -
Нургали Надиев: «Сәяхәт хатирәләре»
ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының «Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар» сериясендә дөнья күргән китаплар арасында татар сәяхларының сәфәр язмалары тупланган җыентыклар да бар. -
ЗУР ШӘХЕС
Күренекле җәмәгать эшлеклесе Шамил Закиров турында истәлекләр.
