Офыклар киңәйтелгән елларда

Фәтхерахман Фазылҗанов.
Татарстан радиосы тарихы буйлап бара торгач, 1960-1980 елларга килеп керәбез. Бөек Ватан сугышы михнәтләреннән соң халыкның, ниһаять, ипигә тамагы туя башлаган заман. Татарстанда нефтьчеләренең даны ул заманда бөтен илгә шаулый. Радио үзенең тапшыруларында нефть ягы каһарманнары, нефть чыгарудагы рекордларны даими яктыртып бара.
Нәкъ шул елларда республика икътисады үсешенә этәргеч биргән тагын бер мөһим яңа тармак – нефтехимия барлыкка килә. Казанда һәм Түбән Камада зур нефтехимия комплексларын сафка бастыру, проект егәрлекләрен билгеләнгәннән алда гамәлгә кертү – боларның барысы да радио журналистларының игътибар үзәгендә була.
Чаллыда йөк автомобильләре заводын, автомобиль җитештерүчеләр шәһәре төзелешен яктыртып бару журналистлар өчен тормыш, һөнәри осталык мәктәбенә әверелә. Чаллыда даими эшләүче корпункт ачыла. Бу исә журналистларга, операторларга, тавыш режиссерларына оператив язмалар әзерләүдә мөмкинлекләр тудыра.

Илһам учагы тирәсендә. Празат Исәнбәт, Клара Таҗиева, Госман Әхмәтҗан, Нәсимә Әхмәтҗанова, Рим Шириязданов, Әсфән Ильясов, Рим Кәримов, Исмай Шәмсетдинов. 1970 ел, сентябрь.
Радио һәм телевидение хезмәткәрләренең фидакяр эшчәнлеге төзүчеләрнең, җәмәгатьчелекнең олы ихтирамын яулый. Комитет рәисе Фаикъ Надыйров һәм радионың өлкән мөхәррире Леонтий Букштейн Хөкүмәт бүләкләренә, хезмәткәрләрнең зур төркеме «КамАЗ төзелеше ударнигы» дигән мактаулы исемгә, Тәүфыйк Сәгыйтов, Ольга Равилова, Эдуард Гущин, Роберт Гатауллин журналистларның Хөсәен Ямашев исемендәге республика премиясенә лаек була.
Бу чорда радионың әдәбият-сәнгать тапшырулары редакциясе дә үсеш кичерә. Әдәбият-сәнгать, балалар һәм яшьләр өчен әзерләнгән тапшырулар күләме эфир вакытының 60 процентыннан артып китә.
Безнең архивта радио белән 1956-1984 елларда җитәкчелек иткән мөхтәрәм шәхес Фәтхерахман Фазылҗановның истәлекләре саклана. Әлеге язма коллективның шул чордагы тормышын тулырак күз алдына китерергә мөмкинлек бирә кебек.
«Ул елларда радиода ике баш редакция оештырылды. Аларның берсе – сәяси-иҗтимагый тапшырулар редакцияләрен, икенчесе – әдәби-музыкаль, балалар һәм яшьләр редакцияләрен берләштерде.

Иҗат берләштергән гаилә. 1980 еллар.
Баш мөхәррирләр итеп Галия Гаязова һәм Азат Әхмәдуллин билгеләнде. Махсус югары белемле журналистлар тупланды. Зур күләмле тапшырулар әзерләү өчен режиссер, музыкаль әсәрләрне яздыру өчен тавыш режиссерлары берәмлекләре булдырылды. Турыдан-туры эфирга чыгу бик нык киметелде. Соңгы хәбәрләр генә турыдан-туры бирелә иде. Әдәби һәм иҗтимагый темадагы шактый күләмле тапшыруларны эфирга әзерләү эшен радионың зур энтузиасты режиссер Гали Хөсәенов үз кулына алды. Ул әзерләгән дистәләрчә сәхнә әсәре, әдәби монтажлар радио фонотекасында саклана. Ә инде тавыш режиссеры вазифасы Казан консерваториясенең композиторлар бүлеген тәмамлаган Исмай Шәмсетдиновка тапшырылды. Ул бу эшне бик яратып, үзенең бөтен белемен һәм сәләтен куеп, вакыт белән исәпләшмичә эшләде. Аның тарафыннан яздырылган меңләгән музыкаль әсәрләр радионың алтын фондын тәшкил итә. Гомумән, әдәби-музыкаль тапшырулар редакциясендә татар сәнгатен бик тә яраткан профессиональ белемле энтузиастлар эшләде. Алар: Зәйнәп Хәйруллина, Маһинур Җиһаншина, Нәркис Мөштәриева, Камил Фәйзрахманов, Сиринә Латыйпова, әдәби тапшырулар редакциясендә – Эльза Гобәйдуллина, Рим Шириязданов, Рөстәм Фәйзуллин (Акъегет), Әхмәт Рәшит, Зиннур Насыйбуллин, Госман Әхмәтҗан һәм башкалар. Озак еллар баш мөхәррир булып эшләгән Рим Кәримов турында аерым әйтәсе килә. Әгәр фонотекада дистәләрчә язучыларның һәм сәнгать әһелләренең иҗат портретлары, үз тавышлары саклана икән, без моның өчен аңа бурычлы. Бик зур байлык бу. Әлеге байлыкны саклау изге эш булып саналырга тиеш.
Әдәби-музыкаль тапшырулар редакциясендә эшләүчеләрнең тагын бер уңай ягын әйтмичә калдыра алмыйм. Алар үз тирәләренә татар сәнгатен, әдәбиятын белүче, аны яратучы кешеләрне тупладылар.
Республикабызны ул еллардагы казанышларында хезмәткәрләребезнең дә өлеше бар дип әйтә алабыз. Радиожурналистлар яхшы нәтиҗә өчен көрәшүчеләрнең тәҗрибәсен башкаларга җиткерүдә зур көч куйды. Җитешсез якларны да күрми үтмәделәр. Моның өчен алардан эшне тирәнтен белү һәм батырлык сорала иде...»
Гомәр Бәширов васыятьләре
Тапшыруның яңа чыгарылышы Татарстанның халык язучысы, җәмәгать эшлеклесе, СССР дәүләт премиясе һәм Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гомәр Бәширов рухына багышлана.

Гомәр Бәширов (1901-1999).
Татарстан радиосы фондында әдипнең васыять итеп тыңларлык язмалары шактый. Бу аңлашыла да, чөнки ул Бөек Ватан сугышы елларында ук радиога эшкә килә, аннары да гомере буе хезмәттәшлек итеп яши. Хәзерге вакытта безнең фондта аның әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән дистәләрчә радиоспектакльләр, композицияләр саклана. Хәер, саклана дип кенә әйтү дөрес булмас, әле дә эфирда яңгырап торалар һәм аларны тыңлаучыларыбыз һәрвакыт көтеп ала.
Сезнең игътибарга тәкъдим ителә торган тапшыруда исә Гомәр Бәшировның үз тавышы кергән язмалары файдаланылды. 1960-1980 елларда ул Зифа Басыйрова, Рәшит Ваһапов, Сара Садыйкова кебек зур иҗатчылар турында тапшырулар әзерләгән. Һәм аларның күбесен үзе үк алып та барган. Без әнә шул тапшырулардан сөземтәләп, Гомәр Бәшировның васыять, нәсихәт булырлык фикерләрен бергә тупладык.
Шунысы гаҗәп, дөресрәге, беренче карашка гаҗәп булып тоелырга мөмкин, радиога килеп үзе әзерләгән тапшырулары арасында музыкага, җыр сәнгатенә кагылышлылары аерым бер урын алып тора. Әйе, әдип гомере буе сәнгатьнең шушы төре белән кызыксынып яшәгән, уйларын, киңәшләрен матбугат битләрендә язып чыккан. Аның әлеге фикерләре радиодан ясаган чыгышларында да чагылыш тапкан.
Җырлар белән шулай төптән, ныклап кызыксынуының сәбәбе нәрсәдә? Моны ул үзе җырчы Зифа Басыйрова иҗатына багышлап әзерләгән тапшыруында аерым-ачык итеп әйтеп биргән. «Моң югалу, туган тел югалу белән бер дәрәҗәдәге фаҗига», – ди ул. Әнә шуңа күрә дә, борчылып кулына каләм алырга мәҗбүр булган әдип, радиога килеп, фикерләрен замандашларына да, яңа буыннарга да әйтеп калырга ашыккан.
Әлеге тапшырулар тезмәсе Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнә. Шушындый затлы проектны тормышка ашырырга мөмкинлек биргәне өчен әлеге комиссиягә рәхмәт әйтеп, әйдәгез, олуг әдипнең васыятьләрен тыңлыйк. 12+
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА