Егерменче йөзнең соңгы чирегендә, аеруча 1990 елларда Татарстан радиосы эшчәнлегендә мөһим урын тоткан шәхесләрнең берсе, әлбәттә, Мидхәт Миншин (1936-2009) – шагыйрь, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге премиясе лауреаты.
Егерменче йөзнең соңгы чирегендә, аеруча 1990 елларда Татарстан радиосы эшчәнлегендә мөһим урын тоткан шәхесләрнең берсе, әлбәттә, Мидхәт Миншин (1936-2009) – шагыйрь, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге премиясе лауреаты. 1988-1998 елларда иҗтимагый-сәяси тапшырулар редакциясе баш мөхәррире булып эшләгәндә ул иҗатының иң югары ноктасына күтәрелде. Күпләрегез аның радиодан ясаган ялкынлы чыгышларын хәтерлидер. Аларны халык көтеп ала иде.
Радиобыз фондында Мидхәт Миншинның тавышы сакланган язмалар күп. Күренекле шәхеснең тууына 90 ел тулу уңаеннан без сезне аларның берничәсе белән таныштырырга булдык. Хәзер исә 2007 елда язып алынган әңгәмәсен ишетерсез. Ни өчен шушы язмадан башлыйсыз, дисәгез, ул биредә күбрәк үзе турында сөйли, берникадәр аның гомер һәм иҗат юлы чагылыш таба.
«Радиога шигырь сөйләп килеп кердем»
Радио белән беренче танышу 1956 елда булды. Ул елны беренче тапкыр студентлар отряды оештырылып, безне Казакъстанга ашлык җыярга җибәрделәр. Павлодар өлкәсенең 1 Май районы «Казан» совхозында эшләдек. Һәм мин шунда «Далада яңа Казан» дигән шигырьләр циклы яздым. Кайтуыбызга, университетны тәмамлап радиода эшли башлаган Әмин Раков белән Мәгъсүм Латыйфуллин мине радиога алып килде, студотрядта язган шигырьләремне укыдым. Радиодан беренче тапкыр чыгыш ясавым шулай булды.
Дөресен әйтергә кирәк, ул чакта язмышымны радио белән бәйләрмен дип уйламадым да, чөнки канда шагыйрьлек кайнап тора иде, күңел матбугатка тартылды. Татарстан нефтенең бөтен илгә шаулаган вакыты. Әлмәттә Татарстан Язучылар берлегенең бүлекчәсе ачылды, 1959 елда мине шунда эшкә чакырдылар. Нәкъ шул көннәрдә урамда язучы Барлас Камалов очрады, ул Буа районының «Яңа юл» газетасында җаваплы сәркатип булып эшли иде. Сөйләшә торгач, мине Буага китәргә күндерде.
Анда алты гына ай эшләп калдым. Бервакыт, Буа төбәгендәге районнар өчен Татарстан радиосының үз хәбәрчесе кирәк, дигән сүз таралды. Бу хәбәргә әллә ни игътибар да итмәдем. Шактый ук тәҗрибәле журналистлар бәхетен сынап караган, ләкин берсен дә алмаганнар. Райкомның беренче секретаре Георгий Мамаков миңа да документларны тапшырып карарга кушты. Җыенып, Казанга чыгып киттем. Радиога килеп керсәм барысы да танышлар, дуслар. Алар арасына мин җайлы гына кереп киттем. Үз хәбәрче булып 8 ел эшләдем, 1967 елда Казанга күчтем, мөхәррир, аннары, баш мөхәррир булдым.
«Фикерсезләр әле дә фикерсез»
1960-1980 еллар республикада кайнап торган бер чор булды. Нефть чыгару һәм нефть химиясе тармаклары үсү, КамАЗ төзелеше…
Ул чакларда, без яшьләр, вакыйгаларны кызыклы итеп яктыртырга тырыша идек. Әйтик, 1967 елда Октябрьнең 50 еллыгы ил күләмендә зурлап билгеләп үтелде. Без дә шул уңайдан бик көчле тапшырулар әзерләдек. Роберт Гатауллинның идеясе белән «Республикам минем Татарстан» исемле районнар эстафетасы башланып китте. Көне буе бер район турында сөйлибез. Һәр журналист өлешенә берничә район туры килде. Әйтик, мин Буа, Чүпрәле, Сарманнан тапшырулар әзерләдем.
Шул чорның журналистикасын, партиягә буйсынган дип, күпме генә сүксәләр дә, ул елларда да үз фикере булган кеше үз фикерен җиткерде халыкка, кемнәрнеңдер ул вакытта да үз фикере булмады, хәзер дә фикере юк.
«Вакытында кисеп өлгердек...»
Монысы инде 90 нчы елларга туры килә. Татарстанның хөкүмәт делегациясе Минтимер Шәрип улы Шәймиев җитәкчелегендә Малайзияга киткән иде. Кайтканда Һиндстанда аэропортта ыгы-зыгы чыга – хезмәткәрләре эш ташлый, самолетлар очмый, безнекеләр дә шунда тоткарланып кала. Ә безгә: «Бүген төнлә делегация Казанга кайтты», – дигән хәбәр алдан ук килгән иде инде, һәм без аны, диктордан укытып, бөтен программаларга кертеп, әзерләп куйдык. Иртәнге сәгать 6дан 8гә кадәр шушы хәбәр яңгырап торырга тиеш иде.
Төнге сәгать унберләрдә телевизор карый-карый йокымсырап киткәнмен, ә үзем ишетәм, Татарстан делегациясе билгеләнгән вакытка кайтып җитә алмый дип, үзәк каналдан сөйләп яталар. Әгәр без эфирга моның киресен бирсәк, әллә нәрсә килеп чыгарга мөмкин. Тиз генә сикереп тордым да, тавыш яздыру цехы башлыгы Хәния Галимовага, аннары тавыш операторы Асия Бикбауга шылтыраттым. Иртә таңнан радиога килергә сүз куештык. Мин Татарстан урамында гына яшәгәч, йөгереп барып җиттем, алар кварталдан такси белән килгәннәр. Бөтен кисәсе җирләрен кисеп бетердек. Бу инде кызык хәл генә түгел, гыйбрәтле дә. Димәк, син җаның белән дә тоярга тиеш.
«Конгрессның туган көнендә эфирда гимн яңгырады»
Радиода 38 ел хезмәт! Әйтергә генә җиңел. Ул бит яздың да микрофон алдына килеп сөйләдең генә түгел. Бу – тормыш. Бу – бәрелешләр. Бу – көрәш! Эшне ташлап китәрлек сәбәпләр дә булгалады. Анда-монда чакыручылар да табылды. Тик ниндидер көч мине радиодан беркая да җибәрмәде.
«Синең остазың кем?» – дип сорыйлар. Дөресен әйтергә кирәк, беркайчан да аерым бер кешегә генә табынмадым, әмма бергә эшләгән һәркемнең үрнәк алырдай яклары бар, аны күрә белсәң, үзең өчен файдалы.
Әйтик, Әлмәттә озак еллар үз хәбәрче булып эшләгән Габдрахман Маннапов «Амбары» белән танышу шаккатырды. Ул кайчан нинди вакыйгалар булганын теркәп куя иде, хәтта «Татнефть» җитәкчеләре дә кайбер мәгълүматны аннан ала иде. Бу – үзенчә бер мәктәп, үзенчә сабак.
38 ел эчендә кем белән генә эшләсәм дә, кем белән генә очрашсам да, аларның һәркайсыннан акыл алырга тырыштым. Үземә ошамаган кешеләрнең тәҗрибәсен дә читкә этәрмәдем һәм оттырмадым. Радиотыңлаучылар, халык мине үз итте, республика җитәкчеләре дә таныды. Мин моны олы бәхет дип саныйм.
Радиода сыйфат ягыннан төп үзгәрешләр 1990 еллар белән бәйле. Ул чор радио хезмәткәрләренә кыюлык та алып килде, осталыкны чарларга да булышты.
Соңгы сигез елым булмаса, баштагы 30 еллык хезмәтем чәчәк атмый сулган гөл хәлендә калачак икән. Мин моны бөтен тирәнлеге белән аңладым.
Шушы сигез елда Татарстан радиосы тапшырулары күләме бер ярым тапкырга артты, 6 сәгатькә җитте, акчага тилмереп яшәгән вакытта да, димәк, эш эшләп була икән.
1992 елның 19 июнендә, I Бөтендөнья татар конгрессы ачылган көндә, Татарстан радиосы тапшырулары Татарстан Республикасы гимны белән башланып китте, бу – олы вакыйга. Моның өчен дә ничек кенә көрәшергә туры килде әле. Икенче корылтайга әзерлек барышында өр-яңа тапшыруым туды. Ул «Яңа атна» дип атала. Башта шигыре туды, аннары ул радиотапшыру калыбына керде.
Туды, туды
Яңа атна.
Әй, син, кардәш,
Йоклап ятма,
Бөтен дөнья
Безгә карап торган чакта.
Игелекле эшләр артсын
Туган якта.
Бу шигъри юллар минем гомерлек омтылышымны гәүдәләндерә. Чыннан да, безгә йоклап ятарга ярамый.
Татарстан радиосы архивында саклана торган истәлекле аудиоязмаларның берсе – Мидхәт Миншин белән әңгәмәне тыңларга тәкъдим итәбез. 2007 ел, 6 октябрь. (16+)
ЯШИСЕЗЛӘР БАР ӘЛЕ
Мидхәт Миншин шигыре
Татар халык көе
Казансуда казлар йөзә,
Тезелгән бәбкәләре.
Миңа чыгарган җырыңны
Күңелдә йөртәм әле.
Габделбарый, кара әле –
Яшиселәр бар әле,
Йөрәгемне әсир итеп
Бер елмаеп ал әле.
Казансуның өсләренә
Карыйм да уйга калам.
Чын йөрәктән гашыйк булсаң,
Танырмын әллә каян.
Габделбарый, кара әле –
Яшиселәр бар әле,
Йөрәгемне әсир итеп
Бер елмаеп ал әле.
Казансуның дулкыннары
Бер уйный да, бер тына.
Бу дөньяда кем кермәгән
Мәхәббәтнең утына?
Габделбарый, кара әле –
Яшиселәр бар әле,
Йөрәгемне әсир итеп
Бер елмаеп ал әле.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала