(Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллин белән «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон әңгәмәсе)
– Альберт Илгизәревич, нинди гаиләдә тәрбияләндегез? Район башлыгы булганчы нинди тормыш мәктәбе уздыгыз?
– Без гаиләдә алты бала туганбыз. Кызганыч, ике абыем яшьли вафат булган. Олы абыем туган авылым Бәрлебашта җитәкче булып эшли иде, ул да вакытсыз арабыздан китте. Әтиебез көне буе колхоз эшендә булганлыктан, без күбесенчә абыебыз тәрбиясендә үстек. Абыем Ветеринария институтын тәмамлаган, мин дә әлеге юнәлештә укырга булдым. Әнием гомер буе фермада сыер савучы булып эшләгәнлектән, аңа авыр хезмәтендә һәрдаим ярдәм иттем. Шулай итеп, балачактан ук фермада эшләп үстек, малларны, аеруча атларны бик яратам. Без, авыл малайлары, җәйләрен ат, сыер көтүен көттек. Атка атланып йөргәч, авылда үзебезне горур тота идек. Кызлар да атка атланган җитез егетләрне ярата иде.
Институтны тәмамлаганнан соң, Кайбычтагы җиләк-җимеш совхозында эшли башладым. Анда берничә ел эшләгәч, мине район ветеринария берләшмәсенә
күчерделәр, 23 яшемдә районның баш ветеринария табибы булдым. Биш елдан соң алты хуҗалыкны берләштереп оешкан «Гөбенә» агрофирмасын җитәкләдем. Мәлки ягы – Чувашия белән чиктәш, керәшеннәр генә яши торган төбәк. Керәшеннәр бик тырыш халык. Иң мөһиме – аларны ялганлап, ышанычны югалтырга ярамый. Без, бик тырышып эшләп, Татарстандагы алдынгы йөз хуҗалык исемлегенә кердек. Хәзерге вакытта мин – Татарстанда иң озак эшләүче район башлыкларының (15 ел! – Ред.) берсе.
– Эш бүлмәгездә атлар сурәтләнгән картинаны һәм сыннарны күреп, әлеге малга битараф булмавыгыз аңлашыла, үзегез дә атларны яратуыгыз турында әйтеп үттегез…
– 1988 елдан һәр ел саен, Апас һәм Кайбыч районнарының Сабан туйларында ат чабышларында катнашып, беренче урыннарны алып килдем. Минем бик яраткан «Орлик» кушаматлы, Кайбыч районында беренче урыннар белән дан казанган, легендар атым бар иде. Башка районнарда Сабан туе бәйрәмендә машинаны, гадәттә, баш батырга бирәләр. Соңгы елларда мин ат чабышында беренче булып килгән кешегә – машина, ә баш батырга минитрактор бүләк итүне гадәткә керттем.
Мин район үзәгенә күчмәдем, гаиләм белән туган авылым Бәрлебашта яшим. Хәзерге көндә шәхси хуҗалыгымда 25 ат бар. Аларны тәрбияләү белән үземнең улларым һәм абыемның улы шөгыльләнә. Нәсел дәвамчыларыбыз да минем кебек атларны яратсыннар, эшкә өйрәнеп, мал кадерен белә торган шәхесләр булып үссеннәр иде дип телим. Үзем дә, эштән кайткач, буш вакытымны атлар янында үткәрергә яратам, алар янында күңелемә тынычлык табам. Башкалар да, миннән үрнәк алып, терлекне күбрәк асрамаслар микән дип тә хыялланам. Атлардан кала, 50 баштан артык сарык та асрыйм. Болар берсе дә бизнес өчен түгел, ә күңел өчен башкарыла торган гамәлләр.
- Тулы язманы «Безнең мирас» журналының 2026 елгы сентябрь саныннан укый аласыз.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала