Роман Абдуллин: «МИНЕ ВАТАНПӘРВӘР ИТЕП ТӘРБИЯЛӘДЕЛӘР»
Роман Абдуллин Россия Сынлы сәнгать академиясенең мозаика остаханәсендә. /Фотолар – Р.Абдуллинның шәхси архивыннан
Мәскәүдә, Россия Сынлы сәнгать академиясе Музей-күргәзмә комплексының Зураб Церетели исемендәге сәнгать галереясында талантлы иҗатчы Роман Абдуллинның сынлы сәнгать, мозаика, графика юнәлешләрендәге хезмәтләреннән торган «Җиңү! Монументалистның сынлы сәнгате» күргәзмәсе зур уңыш белән узды.
Талантлы рәссам-монументалист Роман Фарист улы Абдуллинның Бөек Ватан сугышы белән бәйле хезмәтләре күптән югары бәя алды, аның иҗаты иҗтимагый һәм дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелгән. Сынлы сәнгать өлкәсендә күренекле казанышлары өчен 2021 елда ул Татарстанның Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенә дә лаек булды.
«ХАТИРӘЛӘРНЕ ЙӨРӘГЕМДӘ САКЛЫЙМ»
– Роман, сезне уңышлы күргәзмәгез белән котлыйм! Ул кемнәргә багышланды?
– Рәхмәт! Мин аны Җиңүнең 80 еллык юбилеена, әтием нәселе буенча бабамның әтисе Габдулла Фәхретдиновка һәм әнием нәселе буенча өч ир туган Феогент, Степан һәм Иван Карнауховларның якты истәлегенә, илнең барлык Җиңүчеләре буынына багышладым.
– «Бертуганнар» триптихында кемнәр сурәтләнде?
– Бу триптих гаиләбез һәм шәхсән үз хәтер-хатирәләрем белән бәйле. Мин аны 2014-2019 елларда иҗат иттем.
Иван Карнаухов – әни ягыннан дәү әтием. Ул һәм аның уртанчы абыйсы Степан – Бөек Ватан сугышы елларында көн-төн тырышып эшләгән тыл хезмәтчәннәре, хезмәт ветераннары. Аларның абыйлары – Феогент Самойлович – афәтле елларны кичеп, исән кала алган сугыш ветераны. Ләкин алар без, оныклары алдында сугыш турында сөйләшмиләр иде.
Феогент Самойлович вафат булгач кына дәү әтием аның 1943 елда Харьков янәшәсендә яраланганы хакында сөйләде... Алар зур кукуруз кыры аша үткән һәм инде чыгып җитәбез дигәндә немец пулемётчылары утына дучар булган, взводтан берничә генә кеше исән калган. Шулчак командир минем икетуган бабама танкка каршы коралны ташлап (авыр булганга), тылга кадәр барып җитәргә тырышырга кушкан. Чолганыштан чыкканда ул күп кан югалткан һәм инде хәле бетеп барган мизгелдә каршысына бер кеше якынлашуын күргән, аның автомат аскан немец солдаты икәнен аңлаган. Курку хисе тумаган, хәлсез һәм коралсыз Феогент Самойлович (без аны Федя бабай дип йөрттек) юлдан тайпылмыйча, үлеменә таба (әлеге мизгелдә ул шулай уйлаган) алга атлаган. Немец хәрбие дә яралы совет солдатына карап, тыныч кына атлап килүен дәвам иткән. Алар тигезләшкәч, бер-берсенең күзләренә караган һәм немец солдаты тукталмыйча узып киткән. Федя бабам да артка борылып карамаган, ләкин аркасына пуля тиюгә әзер булган... Шул вакыт ату тавышы ишетелгән: немец солдаты утлы коралыннан бабама түгел, ә һавага аткан һәм ары китеп югалган... Федя бабай шулай да үзебезнекеләргә барып җиткән, газиз әнисе һәм энеләре куанычына, Свердловск госпиталенә юлланган. Бер кулы гарип калган. Соңрак бухгалтерлар курсын тәмамлаган һәм лаеклы ялга кадәр Староуткинск металлургия заводының баш исәп-хисапчысы булып эшләгән. Безнең өчен Федя бабай Бөек Ватан сугышында орден һәм медальләр белән бүләкләнгән чын Герой, Җиңүче һәм беркайчан да сугыш хакында сөйләмәүче Кеше иде.
«Мин ант иттем җанны кызганмаска, Саклар өчен халкым, илемне...». Роман Абдуллин иҗатында Муса Җәлил образына еш мөрәҗәгать итә.
– Әтиегез ягыннан дәү әтиегезнең әтисе Габдулла Фәхретдинов нинди хәрби юл үткән?
– Ул – чыгышы белән Кайбыч районының Иске Чәчкаб авылыннан. Фронтка 1942 елда чакырылган. Аның гаиләсендә инде ике ул һәм бер кыз бала булган, өлкән улы – минем бабам, 1933 елгы Кәлимулла Абдуллин. Бабамның әтисе Габдулла Фәхретдинов 1944 елның 3 мартыннан алып Нарев елгасының көнбатыш яры плацдармын киңәйтү өчен барган сугышта, Көнчыгыш Пруссиядәге фашист гаскәрләре төркемнәрен камауда актив катнашкан, Ризенбург, Фрайштадт, Мариенбургны азат иткән. 1945 елның февраль-март айларында Көнчыгыш Помераниядә илбасарлар төркемнәрен камаганда, корал уты белән дошманның 13 күмәк авиация атакасына каршы торган. 1945 елның февралендә Дравеж шәһәрен азат итүдә катнашкан. Күрсәткән батырлыклары өчен Габдулла бабамны III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләгәннәр. Сугыштан соң ул туган авылында балта остасы, мич чыгаручы буларак танылган, итекләр баскан. Аның белән бәйле гаилә хатирәләребезне йөрәгемдә саклыйм.
«ҖӘЛИЛ ИҖАТЫН НЫКЛАП ӨЙРӘНДЕМ»
– Сезнең иҗат эшләрегез бары тик академик сынлы сәнгатькә нигезләнәме?
– Әйе. Чөнки мин нәкъ шушы юнәлешне өйрәндем. Бүгенге көндә миңа – 33 яшь. Екатеринбургта туып-үстем, Свердловск сынлы сәнгать училищесының «Графика дизайны» бүлегендә укыдым. 2017 елда Санкт-Петербургның И.Репин исемендәге Дәүләт академик сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институтының монументаль сәнгать остаханәсен тәмамладым. Диплом эшем һәрберсе 250х500 сантиметр зурлыктагы ике монументаль композициядән гыйбарәт иде. Аның берсе – «Җиңү. 1945», икенчесе «Ленинград камалышы. 1941» дип атала. Укытучым – Россиянең халык рәссамы, Россия Сынлы сәнгать академиясе академигы, профессор Александр Кирович Быстров. 2021 елдан башлап мин Россия Сынлы сәнгать академиясенең СанктПетербургтагы филиалы булган Мозаика остаханәсенең рәссаммозаикачысы. 2021-2022 елларда үзем тәмамлаган институтта укыттым, остазымның монументаль сәнгать остаханәсендә студентларга белем бирдем, сынлы сәнгать һәм композиция буенча ассистент булдым.
– Роман, әсәрләрегезнең берничәсе Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә багышланган. Бу серия дәвамлы булырмы?
– Милләт тарихына багышланган эшләргә алынырга бик теләдем. 2019 елда Россия Рәссамнары берлеге һәм Татарстан Рәссамнар берлеге сафларына кердем, республика берлегенең пленэр-симпозиумнарында да катнаштым. 2021 елда «Сынлы сәнгать өлкәсендәге казанышлар өчен» номинациясе буенча Татарстанның Муса Җәлил исемендәге премиясенә лаек булдым һәм шул чакта ук әлеге шәхесебезнең тормыш юлын, иҗатын ныклап өйрәнергә карар кылдым. Гомумән, Ватан тарихы миңа якын, бу тема Александр Быстров остаханәсендә укыган һәр студент өчен беренчел…
Шушы елларда иҗат иткән мозаика техникасындагы монументаль әсәрләрем берничә дистәгә тулды инде, алар арасында – «Җиңү!», «Ленинград блокадасы. 1941», «Сталинград. 1943 елның 2 феврале». «Советлар Союзы маршалы Г.К.Жуков», «Җиңү. 1945», «Советлар Союзы маршалы В.И.Чуйков», «Җиңү салюты. 1945», «Ленинград блокадасы өзелүе. 1944», «Халхин-Голда җиңү. 1939». Соңгысын 2021-2024 елларда иҗат иттем.
2024 елның 3 сентябрендә Россия Президенты Монголия башкаласы Улан-Баторга сәфәр кылды. Визит кысаларында ул Монголия Президентына «Советлар Союзы маршалы Г.К.Жуков», «Монголия Халык Республикасы маршалы Х.Чойбалсан» мозаика портретларын бүләк итте. Бу тантанада мин дәүләт башлыкларына үз хезмәтләремне тәкъдим иттем. Дәүләт визиты барышында шулай ук «Халхин-Голда җиңү. 1939» әсәремнән торган бер картина күргәзмәсе дә оештырылды.
Картиналарымның берникадәр өлеше Россия Оборона министрлыгына караган Санкт-Петербургтагы Артиллерия, инженерия һәм элемтә гаскәрләре хәрби-тарихи музеенда, Свердловскиның О.Е.Клер исемендәге Өлкә туган якны өйрәнү музеенда, РФ Кораллы Көчләре Үзәк музеенда, Монголиянең Кораллы Көчләре музеенда, берникадәре Россия һәм чит дәүләтләрдәге шәхси коллекцияләрдә саклана.
Муса Җәлилгә багышланган әсәрләрем арасыннан берсе шулай ук мозаика техникасындагы портрет. Ул 2023-2024 елларда башкарылды, күләме – 80х70 сантиметр. Калганнары киндердә һәм майлы буяулар белән иҗат ителде. Болар: «Мин ант иттем – җанны кызганмаска, саклар өчен халкым, илемне...» (100х90), «Үлем җәзасына ул тартылган...» (140х100), «Палач» (250х125), «Кара козгын» (200х120), «Палач» картинасына әзерлек материалы, Муса Җәлил портреты» (50х40), «Муса Җәлил хөкем алдыннан» (70х55), «Муса Җәлил хөкем алдыннан. 1944» (320х160). Аларда шагыйрьнең Моабит төрмәсендә үткән көннәре дә чагылыш тапты. Берникадәр хезмәтем Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә ачылган «Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә багышлана» күргәзмәсендә күрсәтелде.
«КАРТИНАМ СУГЫШНЫҢ РӘХИМСЕЗЛЕГЕН АҢЛАТА»
– Бөек Ватан сугышы темасына кагылышлы фронтка 9 улын озаткан Анага багышланган картинагыз никадәр вакыт эчендә әзер булды?
– Ул 2024-2025 елларда язылды. Бөек Җиңү бәйрәме якынлашканда сугышта кадерле ул-кызларын югалтып, гомер ахырына кадәр аларны көтеп яшәгән Аналарга багышланган тематик картина иҗат итмичә калып булмас иде…
Кубаньда гомер кичергән, «Герой-Ана» һәм I дәрәҗә Ватан сугышы орденнарына лаек булган Епистиния Степанованың, аның тугыз улының язмышларын кешеләр, илләр һәрчак истә тотарга тиеш дип саныйм. Ул 15 бала тапкан, шулардан 10сы гына исән калган: 1 кыз һәм 9 ир бала. Аның беренче улын Гражданнар сугышында аклар атып үтергән. Ире 1933 елда вафат булган. Икенче улы 1939 елда Халхин-Голда һәлак булган. Калган улларының вакытсыз үлемнәре турында да Бөек Ватан сугышы дәвамында рәсми расламалар килеп торган. Ананың батырлыклар кылып, вакытсыз һәлак булган бер улы Александр – Советлар Союзы Герое. Иң төпчек улларына повестка килмәгән, чөнки Ананы жәлләгәннәр... Тик Николай барыбер үзе теләп фронтка киткән. 1944 елда аның уң аягы каты яраланган, ул сугыш тәмамланганчы хәбәрсез югалганнар исемлегендә булган. Җиңү игълан ителгәч, Ана яхшы күлмәген киеп, төенчегенә ипи-тоз, ризык салып, вокзалга киткән һәм кайтып баручы солдатлардан: «Минем улларымны – Степановларны күрмәдегезме? Улларым күп минем...» – дип сорашкан. «Бәлки, алар киләсе поезд белән кайтырлар...» – дигән җаваплар гына ишеткән.
Миңлегали Шәйморатов портреты.
Сентябрь аенда Николайның исән булуын хәбәр иткәннәр. Ана бик нык сөенгән. Янәшәсендә мина шартлагач, Николайның яраларын бер елга якын госпитальдә дәвалаганнар икән. Әнисе: «Улым, ник соң син исән икәнеңне хәбәр итмәдең?» – дип соргач, нык бетерешкән улы: «Хәлем авыр иде. Инде исән калмам, үләрмен дип уйладым», – дигән.
Уллары фронттан салган хатларны Ана гомере буе күз карасыдай саклаган, кулларына еш алган, үзе укый белмәгәнгә күрә аларны оныкларыннан кат-кат укыткан, хатларны куллары белән сыйпаган. Ул аларның эчтәлеген ятлап бетергәндер, мөгаен. Ире, уллары утырткан бакчага карап, күңелен юаткан. Әмма Николай да 1963 елда сугышта алган җәрәхәтләреннән вафат булган. 86 яшьлек Ана дөнья куйгач, аны Мәңгелек ут мемориалы янәшәсендә җирләгәннәр. Кубаньда бу язмышлар хакында бәян итүче музей комплексы да, Анага куелган һәйкәл дә бар. Әлеге картинам – сугышларның никадәр рәхимсез булуын аңлата.
– Яңа хезмәт – генералмайор Миңлегали Минһаҗ улы Шәйморатов портретына алынуыгызга нәрсә этәргеч булды?
– Мин бит хәрби җитәкчеләр, маршаллар образларын күптәннән иҗат итәм. Ниһаять, портретлар галереясы совет хәрби башлыгы, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры Миңлегали Шәйморатов портреты белән дә тулыланды.
«КАЗАНДА КҮРГӘЗМӘ ЯСАРГА ПЛАНЛАШТЫРАМ»
– Роман, сез – Россия Сынлы сәнгать академиясе әгъза-корреспонденты да. Бу мактаулы дәрәҗәгә ирешү өчен никадәр хезмәт кую сорала? Гомумән, сезнең монументаль иҗат эшләрегез берничә дистә бит инде, әйеме?
– Шулай. 2022 елда 31 яшемдә Россия Сынлы сәнгать академиясенә мөхбир әгъза итеп кабул ителдем. Академиягә заманча сынлы сәнгать, архитектура, дизайн һәм сәнгать белемен искиткеч иҗат әсәрләре һәм фәнни хезмәтләр белән баеткан рәссам, архитектор, дизайнер һәм сәнгать белгечләре кабул ителә. 2021 елда Бөек Ватан сугышы каһарманнарына багышланган хезмәтләр сериясе өчен Россия Сынлы сәнгать академиясенең «Достойному» алтын медаленә һәм Россия Рәссамнар берлегенең «Духовность. Традиции. Мастерство» алтын медаленә лаек булдым. 2024 елда Татарстан Рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды. 2025 елда «Җиңү! Монументалистның сынлы сәнгате» шәхси күргәзмәмне ачу тантанасында Россия рәссамнары иҗат берлегенең «За вклад в отечественное изобразительное искусство» алтын медален һәм шулай ук Россия Рәссамнар берлегенең «Духовность. Традиции. Мастерство» көмеш медален тапшырдылар.
Әлбәттә, мондый бүләкләргә сәнгатькә чиксез күп сәгатьләр багышлап, гаять тырышып иҗат иткән очракта гына лаек булырга мөмкин. Укытучыларым да миңа бер адым да артка чигенмәскә, бары алга таба барырга, һәрдаим үсештә булырга киңәш итте. Мин бу профессиягә кечкенәдән омтылдым. Алты яшемнән калабыздагы шайбалы хоккей буенча Олимпия резервына караучы «Спартаковец» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә йөрдем, унбер яшемнән балалар сынлы сәнгать мәктәбендә укый башладым. Ундүрт яшемдә, спорт белән бәйле җәрәхәттән соң, бары тик сынлы сәнгатьне сайладым.
Мин болай да инде дүрт яшемнән үк, ни гаҗәп, сугыш техникасы, кызыл йолдызлы самолетлар, танкларны ясый идем. Сугыш хатирәләре безнең гаиләбездә кадерләп саклана, әти-әнием, дәү әтием, туганнарыбыз мине чын ватанпәрвәр итеп тәрбияләде. Әти-әниемә минем талантыма ышанганнары, дөрес тәрбия биргәннәре өчен рәхмәтлемен! Үземнең һәм аларның миңа баглаган өметен аклыйм дип саныйм. Безнең буынга, киләчәк буыннарга да Ватаныбыз тарихын яхшы белергә кирәк. Без совет халкының каһарманлыклары турындагы хатирәләрне үз балаларыбызга тапшырырга тиеш.
Картиналарым Россиянең төп хәрби-тарихи музее – Җиңү музеенда тәкъдим ителүе белән горурланам. Һәм, насыйп булып, алдагы елларда да шушы темада булырга ниятлим.
2026 елда Казанда Советлар Союзы Герое, бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган шәхси күргәзмәмне ачарга планлаштырам.
– Әңгәмәбез өчен рәхмәт. Милли юнәлешне дә үз итүегез сокландыра, алдагы һәр көнегез илһамлы һәм уңышлы булсын, Роман!
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА