Журнал «Безнең мирас»

СӘНГАТЬТӘ ДӘ ТӘРТИП КИРӘК

90 еллык тарихка ия Татарстан Рәссамнар берлеге бүген «Россия Рәссамнар берлеге» Бөтенроссия иҗади иҗтимагый оешмасының бүлеге булып тора. Төбәк оешмасының эшчәнлеге, киләчәккә планнары һәм истәлекле тарихи вакыйгага әзерлек турында берлек идарәсе рәисе, Татарстанның халык рәссамы һәм атказанган сәнгать эшлеклесе Рабис Сәлахов белән сөйләштек. Ул РФ Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеген 2024 елдан җитәкли.

 

– Рабис әфәнде, оешманың 90 еллыгын билгеләп үткәндә сүзне тарих битләрен барлаудан башлыйсы килә.

– Татарстанда рәссамнар берлеге республиканың сәнгать өлкәсендә старт алган яңа үсеш этабы нәтиҗәсе буларак оеша. Аның барлыкка килүе татар, рәсем сәнгатенең беренче адымнары түгел, ә күп елларга сузылган катлаулы юлның бер баскычы икәнен искәртергә кирәк.

1920 елда ТАССР оешкач, республика территориясендә гомер итүче халыкларның милли мәдәниятләрен торгызу һәм үстерү мәсьәләсе туа. Безгә билгеле берлекнең 1935 елда башланган оешу чоры берничә ел дәвам итә. Алга таба СССР Рәссамнары берлеге оешкач, ул бөтенсоюз оешмасының бүлегенә әверелә. Моннан соң да иҗади оешманың тарихында күп вакыйгалар була. Ә 1990 еллар башында, СССР таркалганнан соң, Татарстанның Рәссамнар берлеге «Россия рәссамнар берлеге» Бөтенроссия иҗади иҗтимагый оешмасының бүлеге буларак эшчәнлеген дәвам итә. Бүген оешма 180нән артык нәкышчы, график, сынчы, декоратив сәнгать осталарын берләштерә. Яшьләр бүлегендәге 49 иҗатчының тугызы инде безнең оешмага кабул ителде.

 

 

Рәссамнар берлеге вәкилләре плэнерда. /«РФ Рәссамнар берлеге»нең ТР бүлеге фотолары

 

– Оешманың эшчәнлеге нидән гыйбарәт? Аның әгъзасы булу рәссамнарга нинди өстенлек бирә?

– Рәссамнар берлеге, беренче чиратта, иҗатчылар һәм дәүләт оешмалары арасында бәйләнешләр булдыра торган орган. Без республика сәнгатен зур иҗади мирас белән баеткан рәссамнарга мактаулы исемнәр бирү, дәүләт заказлары белән тәэмин итү, халыкка аларның шәхесен таныту, күргәзмәләр оештыру белән мәшгуль. «Россия Рәссамнар берлеге» составына керүче бүлек булсак та, безне рус филиалы дип кенә карау хата. Без татарның тарихи җирлегендә, милли берлектә формалашкан оешма. Дөресен әйткәндә, Россия берлегендә булу безгә йөкләмәләр дә өсти. Мәсәлән, Бөтенроссия һәм чит ил күргәзмәләрендә катнашу. Моның максаты бер – рәсем сәнгате аша татарның милли үзенчәлеген башка тарафларда тәкъдим итү, чит өлкәләрдә яшәүче татарлар белән иҗади элемтәне саклап калу. Этномәдәни программада катнашу – Татарстан бүлегенең мөһим эшләренең берсе.

– Димәк, ил дәрәҗәсендәге берлектә булу зур җаваплылык өсти?

– Әйе, чөнки барлык карарлар, күргәзмәләрдәге картиналар составы һәм рәссамнарны берлеккә кабул итү мәсьәләсе Мәскәү идарәсе аша хәл ителә. Димәк, караш катгыйрак. Әлеге тәртипләр совет заманыннан ук килә, алар үзгәрмәде. Шуңадыр да безнең берлеккә, профессиональ телдә әйткәндә, «делитантлар» керә алмый. Әлбәттә, барысын да дәүләт карап бетерә алмый. Остаханәләр оештыру, документация туплау, рәссам иҗатының сыйфатын тикшерү, яшь талантларны эзләү һәм үстерү безнең җилкәгә төшә.

– «Россия Рәссамнар берлеге»нең Татарстан бүлегенә кабул итү тәртибе нинди?

– Рәссам гариза яза; 5 елдан артык иҗат иткән абруйлы 3 рәссамнан аны берлеккә әгъза буларак алырга тәкъдим иткән язу кирәк; 15тән артык хезмәтенең фотоларын да җибәрергә тиеш. Биографиясе һәм иҗади хезмәтенең характеристикасы булуы да мөһим. Иң кирәкле таләп – рәссам катнашкан күргәзмәләр исемлеге. Шулай ук рәссамның 10 елдан артык иҗат итүе дә күз уңында тотыла.

– Татарстан бүлегенә гариза кабул иткәндә, рәссамның милли язу рәвеше игътибарга алынамы?

– Андый таләп юк, иң мөһиме: күңелендә миллилеккә тартылу, халкының рәсем сәнгатен үстерү теләге булсын. Безнең берлектә рус, чуваш һәм башка милләт вәкилләре дә бар. Һәр рәссамның язу стиле үзенеке... Безгә исә аларны күрә белеп, тематик күргәзмәләргә чакырырга, халыкка күрсәтергә кирәк.

– Татар рәссамнары арасында милли язу стилен үз иткән остазлар бармы хәзер?

– Бар, тик аз. Мәсәлән, Мадияр Хаҗиев, Хәмзә Шәрипов, Рөстәм Хуҗин, Ринат Әхмәтов, Рифкать Вахитов, Мәхмүт Ваһаповларны атап үтәргә була. Шулай ук татар сәнгатендә графика, каллиграфия, гамәлисәнгать жанрлары бик популяр.

– «Рәссам кеше – ялгыз иҗатчы» дигән күзаллау бар. Иҗади берлекләр, гомумән, иҗат кешесенә кирәкме?

– Без бернәрсәне дә контрольдә тотмыйбыз, иҗатка өйрәтү белән шөгыльләнмибез. Без аны нибары уңайлы юлга бастырырга тырышабыз. Дәүләт заказлары яки мактаулы исем артыннан һәр рәссам үзе йөри башласа, ул теләгән нәтиҗәсенә ирешә алмаячак бит. Берлек исеменнән тәкъдим ителсә – икенче мәсьәлә. Халыкка берлекнең эшчәнлеге ачык күренмәскә дә мөмкин һәм мин моны яхшы аңлыйм. Язучылар берлеге, мәсәлән, тел белән эш итә, аның сагында тора һәм аларны «ишетәләр». Алар халыкчан. Без исә әлегә ул дәрәҗәгә хәтле бара алмыйбыз, чөнки кызыксынмаган кешене көчләп күргәзмәгә чакыртып булмый. «Моны мин дә булдырам» яки «фотога да төшереп була моны» диючеләргә сәнгать кануннарын аңлату мәгънәсез.

 

 

Рифкать Вахитов. «Чичәнәкиятче» (2016, майлы буяу, 75х113 см)

 

– Димәк, татар кешесе рәсем сәнгатенә артык тартылмый…

– Халык рәсем белән артык кызыксынырга тиеш тә түгел. Ник дигәндә, татарда күбрәк кул эше сәнгате алга киткән. Әбиләребез чиккән кулъяулыкларны, авыл йортларындагы панноларны, күннән ясалган читекләрне генә искә төшерегез! Төрки халыкларда рәсем сәнгате алга китмәгән. Моны дин белән бәйләүчеләр хаталана, чөнки, мәсәлән, сәмәркандлылар филләр, әкияти арысланнар, тутый кош сурәтләрен калдырган. Барысы да дөньялыкта кирәклегеннән торган. Пропаганда йогынтысы белән дә рәсем сәнгатенә кызыксыну арткан. Юкка гына совет чорында татарның рәсем сәнгате күтәрелмәгән бит! Харис Якуповның берничә метрлык хезмәтләрен искә төшерегез. Алар дәүләт заказы буенча эшләнгән, андый картиналарның кирәге булган. Халыкка тәкъдим иткәч, аның белән кызыксыну да арткан. Хәзерге вакытта андый программалар бик сирәк, аерым кешегә картина сату кыен.

 

 

Ринат Әхмәтов. «Дөнья символлары» (2024, агач, металл)

 

«ТРАДИЦИЯЛӘРНЕ САКЛАУ ӨЧЕН ҮЗГӘРЕШ КИРӘК»

 

– Рабис әфәнде, үзегез һәм иҗатыгыз турында да сөйләп китсәгез иде. Ничек рәссам булдыгыз, Татарстан рәссамнары берлегенең җитәкчесе вазифасына ничек керешеп киттегез?

– Үзем Башкортстанның Бүздәк районыннан булсам да, 1982 елдан Татарстанда яшим. Чаллы, Менделеевск һәм Алабугада керамика сәнгатен үстерүдә хезмәт куйдым. Совет заманында керамикага игътибар зур иде. Иҗатта булдым, Алабугада социаль объектларны бизәдем, Менделеевскида Ушков исемендәге керамика заводын торгызу идеясе белән янып йөрдем. Цех ачарга хыялландым, әмма килеп чыкмады. Дөнья үзгәрде.

Аннары рәсем сәнгате белән кызыксынып китеп, Алабуга музей-­тыюлыгында музейлар кору белән шөгыльләнә башладым.

Иҗатыма килгәндә, бала чактан тарих белән мавыгу рәсем сәнгате белән үрелде һәм мин сюжетлы, татар тарихын, көнкүрешен һәм халыкның яшәү фәлсәфәсен чагылдырган хезмәтләр ясый башладым. Берничә цикллы эшләрем дә шактый. Темалары төрле: шагыйрьләр әсәрләре, «Әбиләр чуагы» циклы, татар дөньясындагы хатынкыз роле, балачак күзлеге белән яшәешкә карауга нигезләнгән «Озын-озак балачак» циклы.

2024 елга кадәр «Россия Рәссамнар берлеге»нең Татарстан бүлеге идарәсе рәисенең беренче урынбасары булдым. Бераздан җитәкчелек эше миңа күчте. Берлекнең күп еллар дәвамында сакланган принциплары үзгәрмәсен өчен шундый карар кабул ителде.

 

 

Мәхмүт Ваһапов. «Щапов урамы» (1992, майлы буяу)

 

– Димәк, сез – традицияләргә тугры идарә?

– Традицияләрне саклап калырга теләсәк, барыбер яңарышка тартылырга кирәк. Ансыз үсеш юк. Үзгәрешләр рәссамнарның профессионализмы, яшьләр белән эшләү программасы, дәүләт каршында дәрәҗәне кайтару мәсьәләсе яссылыгында кирәк дип саныйм. Мин бу бурычларны һәрвакыт истә тотам.

– Сезне Татарстан бүлеген җитәкләүче итеп билгеләгәндә, төп максат итеп яшьләр белән эшне көчәйтү куелды. Бу эш барамы? Яшьләр өчен нинди программалар, чаралар уйланылды?

– Быелның мартында районнарга берлек турында мәгълүмат тараттык, яшьләрне җәлеп итүгә җаваплы кешеләрне билгеләдек. Нәтиҗәдә, яшь рәссамнар белән бирелгән темага эскизлар ясадык, Бөгелмәдә җыеп, аларга остаханә оештырдык. Сентябрьдә Юстиция тарихы милли музеенда шул эшләрдән торган күргәзмә корырга планлаштырабыз. Шулай ук Рәссамнар берлеге актив рәвештә Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы шәкертләре белән эшли, күргәзмәләр оештыра. Яшьләрнең бер яхшы ягы бар: аларның заманча технологияләр белән эшләү чалымнары үзгәрәк, күпкә алга киткән.

– Рәссамнарның белеме турында да фикер алышасы килә. Хәзерге сәнгать училищесының нәтиҗәсеннән сез канәгатьме?

– Бер урында торып, алга китеп булмый. Шуңа рәссамнарга, кул осталарына белем бирүдә дә үзгәрешләр кирәк дип саныйм. Бөтен дөнья рәссамнарны уртак программа белән укыта. Кимчелек икенче өлкәдә, барысы да системага килеп төртелә. Уку йортларында укытучыларны кирәкмәгән кәгазь эшенә батыралар, бюрократия көчле. Атаклы рәссам рәсми кәгазьләр белән төнгә кадәр утыруга ризалашырмы икән? Юк, әлбәттә. Ә рәссамны рәссам гына әзерли ала. Шул бюрократия аркасында акрын гына шәкертлек традициясе юкка чыгып бара. Балалар бик яратып укый, әмма нинди белемнәр белән уку йортыннан чыгарлар?

 

«ҮЗ МӘЙДАНЧЫГЫБЫЗ ӨЧЕН КӨРӘШӘБЕЗ»

 

– Шәһәрдә рәссамнарга үзен күрсәтү кыенлык тудырмый. Ә авылларда иҗат итүчеләргә авыррак туры килә. Сез алар белән элемтәдәме?

– Рәссамга авылда яшәп, тынычлыкта иҗат итү рәхәтлек кенә бирә. Әлбәттә, без аларның барысы белән дә тыгыз элемтәдә торабыз: күргәзмәләр, җыелышларга чакырабыз. Күргәзмәләрдә катнашам дисәләр, картиналарын галереяларга илтү мәсьәләсен чишәбез.

– Рәссамнар берлеге еш кына районнарда күргәзмәләр, галереялар уздыруда ярдәм күрсәтә. Әмма татарның мәркәзе Казанда милли күргәзмәләр сирәк оештырыла кебек. Бу нәрсә белән бәйле?

– Мин моны хәзерге сәясәттә миллилеккә игътибар кимү белән бәйлим. Бөек Тукаебызның юбилее якынлаша, ә рәссамнар берлегенә тематик күргәзмә буенча бер юллама да килмәде. Шуңа үзебезнең проектларны ясарбыз дип торабыз. Заманча сәнгать коммерция белән тыгыз бәйләнештә шул хәзер.

Әлеге вакытта берлекнең картиналарны җәмәгатьчелеккә күрсәтергә ярдәм итәрдәй урыны юк. Шуңа киләчәктә милли рәсем сәнгатен туплаган мәйданчык ясарга планлаштырабыз. Бик күп еллар аны булдыру өчен көрәшәбез. Билгеле бер урыны булмагач, эшебез, аның нәтиҗәсе күренми­-ишетелми дә.

 

 

Рабис Сәлахов картинасы

 

– Рабис әфәнде, юбилей уңаеннан нинди проектлар көтик?

– Берлекнең 90 еллыгы уңаеннан күргәзмә оештырырга һәм тагы 3­-4 проектны тормышка ашырырга уйлыйбыз. Әлбәттә, Мәскәүдә күргәзмә ясау планы бар. Бәлки Россиянең башка төбәкләренә чыга торган итеп оештырып булыр. Идеяләр күп.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру