Журнал «Безнең мирас»

Татар мифологиясе – үзе бер дөнья

 

 

Үз картиналарында риваятьләргә мөрәҗәгать иткән рәссамнар шактый, аларның хезмәтләре күбебезгә кечкенәдән үк таныш. Вакытлар үтү белән татар әкиятләренә дә игътибар артты һәм хәзерге заман рәссамнары милләтебезнең риваятьләренә яңача карап, халкыбыз сәнгатенә тиң алымнар белән иҗат итә башлады. Чирмешән үзәгендә яшәгән, балаларга 20 елдан артык рәсем сәнгате нечкәлекләрен төшендерүче рәссам Фәйзелхак Вилданов та иҗаты белән бу юнәлешкә яңа сулыш бирде. Аның белән татар риваятьләренә бәйле иҗаты, тормыш юлы һәм сәнгать мәктәбендәге хезмәте турында сөйләштек.

Фәйзелхак әфәнде, үзегез турында сөйләп китсәгез иде. Кайсы җирлектә дөньяга килгән шәхес Сез? Нинди гаиләдә туып үстегез?

– Чирмешән районының Иске Үтәмеш авылында күп балалы гаиләдә туып үстем. Әнием Фәтхия колхозда җыештыручы булып хезмәт куйды, күңелләргә үтәрлек итеп мөнәҗәт әйтә иде. Аны еш кына смотрларда, авыл концертларында чыгыш ясарга чакырып килделәр. Тавышы сандугачныкы сыман иде шул аның, ул сәләтен олыгайгач та югалтмады. Әтием Габделхак гомере буе электрик, элемтәче булып, гаиләне матди тәэмин итте. Әти бик иртә вафат булды, мин ул чакта 8 нче сыйныфта гына укый идем, энекешләрем исә тагын да кечкенәрәк. Авыл гаиләсендә «иҗат» дип сөйләшү булмаса да, туганнарым аңа бик якын иде. Әнинең энесе өздереп баянда уйнап, өстәвенә, матур җырлады. Әти ягыннан бабам Кыямның күн остасы, алтын куллы итекче булганлыгын беләм. Читек һәм итек тегү зәвык һәм белем таләп итә торган һөнәр, ул төгәллек һәм гүзәллекне күрә белүне сорый. Рәсем сәнгатенә тартылуым да бәлкем бабамнан килгәндер. Бабайны авылда зур хөрмәт белән искә алалар, «каешчы Кыям» дигән кушаматы (бездә «Әйтенмеш» диләр) әле дә кулланылышта.

– Рәсем сәнгате белән ничек кызыксынып киттегез? Бәлкем, моңа кемдер этәргеч ясагандыр?

– Рәсемне кечкенәдән ясадым. Мәктәптә барлык стенгазеталарны чыгару, котлаулар  минем өскә төште. Әмма иҗат аның белән генә чикләнеп калмый, еш кына дәреслекләрне, дәфтәр битләрен дә «бизи» идем. Китапларны бозган өчен орышалар иде, әлбәттә. Әмма кул барыбер карандашка тартылды. Аннары автомобильләр ясау белән мавыгып киттем. Ул вакытта компьютерлар юк. Шуңа «За рулем» дигән журналны яздырган берничә авылдашымнан шул басманы сорап торып, андагы рәсемнәрне күчереп ясый идем. Без, гомумән, рәсемгә тартылучан малайлар булып үстек. Фәйзрахман энем, инженер-химик булып эшләсә дә, бик матур рәсем ясый, ә игезәк энемнәр Муса белән Җәлил архитектор һәм рәссам-бизәүче булып хезмәт куялар.

– Профессиональ белем алуга һәм иҗатка ничек килдегез? Югары уку йортында рәсем сәнгате серләренә төшенү Сезне үзгәрттеме?

– 8 нче сыйныфны тәмамлагач, Лениногорск шәһәрендәге Сәнгать училищесына укырга кердем. Бу сайлауны ясарга миңа әнинең энесе ярдәм итте. Беренче елны бик кыен булды, чөнки гади авыл малаена рәсем ясауның нигезләре, ысуллары, кагыйдәләре таныш түгел иде. Ә укырга керүчеләрнең күбесе – шәһәр балалары, рәсем мәктәпләрен бетереп килгән егет-кызлар. Бәхетебезгә, уку йортындагы укытучыларыбыз безне авыр хәлдә калдырмады һәм һәрвакыт ярдәм кулын сузды, тынычландырып һәм кирәкле киңәшләрен биреп килде. Дөрес, без дә югалып калганнардан түгел идек, тырыштык-тырмаштык, өйрәндек. Аннары мин Чаллы шәһәрендәге педагогия институтының сәнгать бүлегенә укырга кердем. Шулай итеп, рәсем ясарга өйрәндем (көлә). Мин, гомумән, бу шөгыльгә һәркемне дә өйрәтеп була дип саныйм. Тик рәссам ул – рәсемне «дөрес» ясаучы гына түгел! Аның дөньяга үз карашы, әйтер сүзе, фәлсәфәсе булуы мөһим.

– Фәйзелхак әфәнде, туган төбәгегез нинди як булып күңелегездә калган? 

– Туган авылыма 1700 нче елларда бирегә күченеп килгән мишәрләр нигез салган. Бик матур урында урнашкан ул. Авылның нәкъ уртасында Әчеле һәм Бишкизләү дип аталган ике инеш кушыла. Гомумән, безнең якларда чишмә-кизләүләр шактый. Инеш Чирмешән елгасына коя, ә анда исә үзәнлекләр, киң болыннар... Кыскасы, карап туймаслык җирләр! Авылда барлыгы 3 мәчет булган. Берсе янган, икенчесе исә мәктәп буларак эшләде, анда без укыдык. Өченчесе әле дә динебезгә хезмәт итә. Тирә-юньдәге беркайчан да ябылмаган бердәнбер мәчет ул, 1876 елдан бирле азан тынмаган анда. Иске Үтәмеш авылын чагылдырган хезмәтләрем шактый. Мәсәлән, «Зур кизләү» дигән картина. Туган җирем – илһам чыганагым. 

– Сәнгать өлкәсендә остазларыгыз һәм кумирларыгыз бармы? Әллә рәссамга таяныч булган остазлар үз стилеңне табарга комачаулый гынамы?

– Кумирларым булмаса да, ошаткан, эшләренә сокланганнары бар, әлбәттә. Яңарыш (Возрождение) чорында иҗат иткән бөек рәссамнардан кала, Левитан, Куинджи, Репин хезмәтләре белән илһамланам. Соңгы вакытта Билибин картиналарына игътибар итә башладым. Татар рәссамнарына килгәндә, Бакый Урманче, якташым Әхсән Фәтхетдинов иҗатларына ихтирам белән карыйм. Билгеле, данлыклы рәссамнарның сурәтләре иҗатка тәэсир итмичә кала алмый, ләкин турыдан-туры күчермә (копия) ясаудан сакланырга кирәк. Иҗат һәм техника алымнарын өйрәнеп, үзенчә эшләү ягын карау мөһим.

– Фәйзелхак әфәнде, хәзерге вакытта Сез Чирмешәндә яшисез. Бу яклар рәссам күңелен кайсы ягы белән җәлеп итә? Җәен биредә аеруча матурдыр?

– Чирмешән – зур булмаган район үзәге, соңгы дистә елларда гына төзелә, үзгәрә башлаган авыл. Бала вакыттан әлеге җирләр тездән саз ерып йөргән рус авылы булып истә калган. Хәзер инде төп халкы булып татарлар санала. Шулай ук биредә чуашлар, мукшылар, руслар да яши. Чирмешән көннән-көн яңара, матурлана бара, һәм моңа куанмый мөмкин түгел. Биредә рус дәүләтенең «Засечная линия» дигән дивары да сакланып калган. Искиткеч табигате, киң болыннары, үзәнлекләре, кечкенә генә елгасы... Бу күренешкә көн дә шаһит мин. Безнең яклар җәен дә, кышын да үзенчә гүзәл! Чәчәкле майларын да, буранлы кышларын да яратам. Ләкин артык озакка киткән салкын һәм яңгырлы көзен өнәп бетермим. Андый вакытта табигать үлә сыман...

– Иҗатыгызга пейзаж, портрет, натюрморт һәм сюжетлы картиналар хас. Сезгә сәнгатьнең кайсы жанры якынрак һәм ни өчен?

– Портретларны бик аз ясадым, бик нык сорасалар гына. Натюрмортларга килгәндә, аларның барысында да чәчәк бәйләмнәре сурәтләнгән. Пейзажлар исә шактый. Ләкин ниндидер юнәлешне аерым искәртеп, иң яратканы дип әйтә алмыйм. Хәзерге вакытта күбрәк тематик картиналарга тартыла башладым, тарихны, татар мифологиясен чагылдырган эшләрне үз иттем.

– Әйе, татар мифологиясе һәм әкиятләре белән бәйле проектны башлап җибәргәнсез икән. Бу тема белән кайчан кызыксына башладыгыз?

Әйткәнемчә, хәзер күбрәк милли темаларга, татар мифологиясен, әкиятләрен чагылдырган картиналар иҗат итәсем килә. Чын дөресен әйткәндә, мин ул юнәлешне күптәннән үз итәм, ләкин, миңа мәгълүм булмаган сәбәпләр аркасында, бу эш туктап торды. Бәлкем белем җитмәгәндер, үзем дә әзер булмаганмындыр... Татар мифологиясе, әкиятләре – аерым бер дөнья, чиге булмаган дәрья. Аларның байлыгына төшенер өчен, күп укырга,  фәнни хезмәтләрне өйрәнергә кирәк. Кызганыч ки, хәзер күп нәрсә югалып, онытылып бара. Татар риваятьләрен өйрәнгән вакытта әби-бабайларымның сүзләре, әкиятләре, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре искә төшә. Ул чорларда милләтебезнең борынгы йолалары яшәп килгән әле. Мәсәлән, табигатькә һәм суга ихтирам, яңгырга, җилгә, яшенгә аерым караш һ.б. Барысын да санап бетереп булмый. Әби-бабамнар, диндә булсалар да, мәҗүсилектән калган борынгы ышанулардан баш тартмаган, чөнки алар татар халкының тормышында зур урын алып торган. Шул тарихны өйрәнгәндә тагы бер проблемага – тел югалып баруга да төшендем. Хәзерге балалар, татар телен белмәсәләр, борынгы риваятьләрне, китапларны, әкиятләрне укый алырлармы?!

– Картиналарыгызның әлеге сериясендә гарәп каллиграфиясенә охшатып ясалган сызымнар һәм ачык төсләр кулланганлыгыгыз ачык күренә. Моңа ничек килдегез, аларда тирән мәгънә бармы әллә?

– Гарәп каллиграфиясе татар дөньясында зур урын алып тора. Татар йортын шамаилсез  күз алдына китерүе дә авыр. Ул язуларның, сызымнарның нәфис бормалары кечкенәдән үк  сокландырды мине. Яшь чакта аларны күчереп ясап карадым, ләкин, гарәп язуын белмәү сәбәпле, бу эшне туктаттым. Мондый изге эштә хата ясыйсым килмәде. Әмма каллиграфия алымнарын хәзер «әкияти» картиналарымда кулланам һәм аның белән тагын да бизәп җибәрәм. Төсләргә килгәндә, ачык буяу куллану ничектер үзеннән-үзе килеп чыга. Әйтерсең лә, һәр эш яки образ үзенең төсен «сорый». Татарның бит үз төсләре, дөньяга үзенчәлекле карашы бар, ул каныбызга сеңгән. 

– Фәйзелхак әфәнде, Сез рәссам гына түгел, остаз, сәнгать укытучысы да. Бу авыр һөнәрне ничек сайладыгыз?

Училищеда белем алгач, нефть чыгару өлкәсендә дә эшләп алдым, армия сафларында хезмәт иттем. Бәхет эзләп, хәтта Себергә кадәр барып җиттем. Берничә елдан соң, туган ягыма – Чирмешән районына кайттым. Барлыгы 100дән артык картина иҗат иттем, ләкин актив рәвештә соңгы 20 елда сәнгать мәктәбе кысаларында эшләдем. Сизелмичә дә үтеп киткән еллар... Сәнгать мәктәбенең хәзерге бинасы Минтимер Шәймиев күрсәтмәсе белән төзелеп, 2005 елда ачылган иде. Биредә укытучыларга эшләр, балаларга белем алу өчен бөтен шартлар да тудырылган. Бина төзелгәч үк, мине бирегә укытырга чакырдылар. Каршы килмәдем һәм шулай итеп балалар белән рәсем сәнгатендә кайный башладым. Авыр чаклар була, ләкин баланы алдау мөмкин түгел, алар сине күңелеңне биреп эшләсәң генә үз итә.

– Хәзерге заман балаларына сәнгать нечкәлекләрен өйрәтүдә кыенлыклар бармы?

Балалар хәзер үзләрен бер яктан җиңел тота, чөнки бөтенесе дә бар: буяулар, ак кәгазь – ниндиен телисең! Ләкин гомуми белем бирү мәктәпләрендә дә аларга йөкләмә нык артты. Шулай булса да балалар сәнгатькә тартыла, тырыша, төрле рәсем бәйгеләрендә катнашып, призлы урыннар яулый. Бер яктан бәла дә, икенче яктан уңайлык та – ул Интернет. Аның аркасында балалар уйларга, дөньяны үзләренчә күзалларга теләми. Барысын да эшләп бирә бит, нигә баш ватарга?! Рәсем сәнгатенә өйрәткәндә бу бик комачаулый. Балаларны фантазия дигән нәрсә акрын гына читләп үтә башлады.  

– Баларга сәнгать серләрен өйрәтүегезнең  максаты нинди?

Максатым барысыннан да рәссам ясау түгел, әлбәттә. Иң мөһиме – матурлыкны күрә белү, табигатьне һәм дөньяны ярату. Шуның өстенә, бала төсләрне аера белсә, нинди төсләр бер-берсе белән тәңгәл яки капма-каршы килгәнлеген күрсә, сынлы сәнгать тарихын азмы-күпме үзләштерсә, бу аның шәхес буларак формалашуына уңай йогынты ясаячак. Сәнгать мәктәбен тәмамлап, бу юнәлешне сайлаучы укучыларым да шактый. Бу – минем дөрес юлда икәнлегемә тагы бер дәлил.

– Фәйзелхак әфәнде, хәзерге вакытта нинди планнар белән янасыз?

Чирмешән районында галерея оештыру турында хыялланам. Киләчәктә бу теләгем чынга ашар дип өметләнәм. Әхсән Фәтхетдиновтан кала, якташларыбыз арасында танылган һәм талантлы рәссамнар бар, аларның картиналары белән күбебез таныш. Бу әсәрләрне бер урында туплаган галерея район горурлыгы булыр иде. Татар риваятьләре һәм әкиятләре белән бәйле картиналар сериясен тәмамлап, зур коллекция туплауны максат итеп куйдым. Кыскасы, алда әле зур эшләр көтә...

– Сезгә җылы әңгәмә өчен зур рәхмәт!

Әңгәмәне Айзилә Сабирова алып барды.

 

 

 

Рәсемнәр:

  1. «Көнбагыш». Фәйзелхак Вилданов. 1998 ел.
  2. «Әни. Зур кизләү». Фәйзелхак Вилданов. 2002 ел.
  3. «Дөбер». Фәйзелхак Вилданов. 2024 ел.
  4. «Җылы яңгыр». Фәйзелхак Вилданов. 2024 ел.
  5. «Җыр». Фәйзелхак Вилданов. 2024 ел.
  6. «Таң җиле». Фәйзелхак Вилданов. 2024 ел.
  7. «Айсылу». Фәйзелхак Вилданов. 2023 ел.
  8. «Пионнар». Фәйзелхак Вилданов. 2005 ел.
  9. «Яз». Фәйзелхак Вилданов. 2024 ел.
  10. «Төнге әкият». Фәйзелхак Вилданов. 2024 ел.
  11. «Чирмешән кирмәне». Фәйзелхак Вилданов. 2025 ел.
  12. «Туган киңлекләр». Фәйзелхак Вилданов. 2023 ел.
  13. «Җәй». Фәйзелхак Вилданов. 2016 ел.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру