«Күзлек» хикмәтләре
Казан мэриясенең «Апуш» татар балалар театр студиясе турында ишетмәгән кеше сирәктер.
Моннан өч ел элек театр җене кагылган балалар өчен беренче тапкыр лагерь оештырылган иде. Былтыр исә тәүге мәртәбә «Күзлек» театр лабораториясе үтте. Быел ике куянның койрыгын бергә тотып, лагерь белән «Күзлек»не берләштерергә булганнар, ягъни җәйге ял театраль лаборатория форматында үтте һәм танылган драматургыбыз Туфан Миңнуллинның 90 еллыгына багышланды.
Ни өчен «Күзлек» дип атаганнар соң аны? Чөнки күзлек кечкенәне зурайта, еракны якынайта, тоныкны ачыграк күрсәтә. Һәр кешенең дөньяны күрер өчен үз күзлеге булырга тиеш.
Быел «Күзлек» «Апуш» балалар театр студиясе тарафыннан ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халык вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырылды. Казан балалары театр сәнгате белән җенләнгән кебек, республика районнарында яшәүче сабыйларны да театрга тарту иде быелгы лабораториянең максаты. Шулай итеп, «Күзлек»тә 7дән алып 17 яшькәчә 117 бала катнашкан булса, шуның 50се Әлмәт, Чаллы, Минзәлә, Саба, Балтач, Апас, Арча һәм Әтнә районнарыннан иде.
Балалар ике атна дәвамында Әтнә районы Олы Мәнгәр авыр җирлеге, Каенсар урманында яшәп, бер-берсе белән дуслашты, җырлады, биеде һәм Туфан Миңнуллин әсәрләре буенча эскизлар иҗат итте. Башта аларны лагерьда ата-аналар һәм иҗат әһелләренә тәкъдим иттеләр. Аннары исә Г.Камал театрында лабораторияне йомгаклау тантанасы узды.
Тантананы карарга әти-әниләр, әби-бабайлар зал тутырып килгән. Аларны һәм сабыйларны ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм, әлбәттә инде, «Апуш»ның әнкәсе, Казан мэрының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сәламләде. Гүзәл ханым проектны хуплаган өчен Рәисебезгә, оештырырга ярдәм иткәне өчен Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтовка, лагерьны үзенә сыендырган Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Хисамиевкә олы рәхмәтен җиткерде.
Сабыйлар исә җитәкчеләре – яшь, талантлы артистлар Резеда Сәлахова, Алмаз Сабирҗанов, Алия Фәйзрахманова, Нурбәк Батулла, режиссер Резеда Гарипова белән берлектә иҗат иткән эскизларын күрсәтте. Кич буе аларга музыкаль бизәлешне «Мозаффаров band» оештырды. Җитәкчесе – Ильяс Фәйзрахманов.
Ә иң кызыгы шул – эскизлар арасында балалар үзләре иҗат иткәннәре дә бар иде. Драматург Туфан Миңнуллинның тынгысыз рухына шулкадәр туры килә иде алар, бүген залда башбирмәс язучыбыз үзе утырса, һичшиксез, балаларга «5»ле билгесен куяр иде. Тантанада исә әтисе урынына рәхмәт сүзен аның кызы Әлфия ханым Миңнуллина-Юнысова әйтте.
Сезнең исә дөньяга карый торган күзлегегез нинди? Акмы, карамы? Ә бәлки яшелдер? Иң мөһиме, булсын ул. «Күзлек» хыялланырга, мөстәкыйль булырга, үз фикереңне булдырып, иреккә ирешергә әйди…
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА