27 август 2025 яңалыклары
-
Туфан Миңнуллин: БАЛАЧАК ХАТИРӘЛӘРЕ
Авылыбызның аскы ягында Күпер ермагы дигән ермак бар. Тирән ермак. Ярлары текә. Яз көне таулардан шуып төшкән кар суы ермакны тутырып ага. Җәй көне ермак кибә. Ләкин бер чоңгыллы урында су җыелып кала. Без шунда чупырдашабыз. Йөзгәндәй итәбез, хәтта биек ярдан шуңа сикерәбез дә. Кайвакытта баш су төбендәге ләмгә (бездә ләмне душкын диләр) кадала. Көлешәбез. Кайберләребез сикергәндә суга корсагы белән төшә. Аңардан мыскыллап көләбез. -
«Күзлек» хикмәтләре
Казан мэриясенең «Апуш» татар балалар театр студиясе турында ишетмәгән кеше сирәктер.
