Журнал «Безнең мирас»

Асрама

Җан асрау, диләр...

Димәк, дөньяда бар Асрамага калган җаннар да...

– Асрамага бала бирәм! –

...Шул чордагы

Бу татарны ничек аңларга?

 

Уйлап баксаң, ничек исән соң без? –

Гомер ышанычлы, юк ваем! –

Асрамага калган татар җанын

Асрамага алды... Тукае!

 

Әгәр безне Тукай якламаса,

Таянырга ул да булмаса,

«Татар» сүзе бер сүгенү сүзе

Булып кала иде ләбаса!

 

Яуга ул калкансыз барып керде

Һәм – кылычка кылыч һаман да –

Бәхетсез дә, тәхетсез дә килеш

Без адашып калган заманда.

 

Утызга да җитә алмаган бер

Үсмердән гел дога көтәбез.

Җирне дер селкеткән зур халыкның

Үги улы түгел микән без?

 

Гомере – күз ачып йомган ара...

Ялгыз очкан саксыз бер мәләк!

Юк, мондыйлар үлә алмый, үлми...

Мондыйлар бит була гел һәлак!

 

Син нишләрсең, татар, үз-үзеңне

Жуеп барган сәер хәлләрдә:

– Асрамага халык бирәм! – диеп,

Тукай рухы иңсә әгәр дә?!

 

Язмыш микән, әллә каргыш микән

Безнең бу татарга үч итә?

– Тукайларны нишләп үлем көтсен?

– Андыйларны һәлакәт көтә! 

 

...Кот алынып, өнсез калмабызмы,

Үзебезне беркөн танып без?

Тукай кадәр Тукайны да хәтта

Һәлак иткән сәер халык без...

 

27.04.2003

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру