Зөлфәт автор яңалыклары
- 
    
        Зөлфәт «Әгәр» Минме кичермәдем хыянәтне? Тукта, ичмасам, дип, йөрәгем, Тын Иделнең таң йокысын бозып, Япа-ялгыз минме йөрмәдем? Минме сыенмадым ялгыз талга, «Бу ни булды инде?» – дигәндәй. И балкыды гашыйк, ялгызак ай, Өлешенә көмеш тигәндәй! Минме кичермәдем хыянәтне? Тукта, ичмасам, дип, йөрәгем, Тын Иделнең таң йокысын бозып, Япа-ялгыз минме йөрмәдем? Минме сыенмадым ялгыз талга, «Бу ни булды инде?» – дигәндәй. И балкыды гашыйк, ялгызак ай, Өлешенә көмеш тигәндәй!
- 
    
        Асрама Җан асрау, диләр... Димәк, дөньяда бар Асрамага калган җаннар да... – Асрамага бала бирәм! – ...Шул чордагы Бу татарны ничек аңларга? Җан асрау, диләр... Димәк, дөньяда бар Асрамага калган җаннар да... – Асрамага бала бирәм! – ...Шул чордагы Бу татарны ничек аңларга?
- 
    
        Зөлфәт. Көлү-елау Күп көлгәнгә, ахры, күп еладым, Күз яшьләрен йотып эчемә... Салкын ташка ятып еладым мин, Чык сарыган үлән өстендә. Күп көлгәнгә, ахры, күп еладым, Күз яшьләрен йотып эчемә... Салкын ташка ятып еладым мин, Чык сарыган үлән өстендә.
 
             
     
                                                     
                                        
                     
                                        
                     
                                        
                     
                                        
                     
                                                        