Журнал «Безнең мирас»

ГАДЕЛ КУТУЙ (28.11.1903-15.06.1945)

И туган ил, и матур ил,

Калдың бездән еракта,

Калсаң да бездән еракта,

Күңелдә син һәрчакта.

 

***

 

Татар язучысы, гомумән, әле кирәкле әһәмиятне казана алганы юк. Тукай кебек шагыйрьләр үлгәчтен генә тәкъдир ителә башлыйлар. Тукайга памятник кую мәсьәләсе шуны күрсәтә.

 

***

 

Ана мәхәббәтенең зурлыгын, тирәнлеген, җылылыгын аңлатырга көч җитми. Бу мәхәббәт шигърияттән дә өстенрәк.

 

***

 

Мәхәббәт кешене матур итә.

 

***

 

Бөек иҗат һичкайчан югалмый.

 

***

 

Нурда, саф һавада коенам мин, Җиңел булсын, диеп, юлларым.

 

***

 

Һәр көн сәламәт уяну, һәр яңа көнне исән каршылау – никадәр бәхет! 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру