Дөньяда сүзем калыр... Уку өчен 4 минут

Дөньяда сүзем калыр (Дәрдемәнд)

Дөньяда сүзем калыр (Дәрдемәнд)

Гәрчә күрсәң ата-анаңдан җәфалар күп заман, Син җәфа итмә аларга, бәлки – хөрмәт, и угълан! Син нидер иттең исә атаң өчен, анаң өчен, Син дә угълыңнан алырсың аны, әлбәт, и угълан!

Дәрдемәнднең (Закир Рәмиевнең) тууына 165 ел

 

Дәрдемәнд[1]

(23.11.1859-09.10.1921)  

 

Гәрчә күрсәң ата-анаңдан җәфалар күп заман,

Син җәфа итмә аларга, бәлки – хөрмәт, и угълан!

Син нидер иттең исә атаң өчен, анаң өчен,

Син дә угълыңнан алырсың аны, әлбәт, и угълан!

 

***

Җитәкләргә тырыш дөньяи дүнәнне[2],
Икенең бересе: йә сине җитәкләр,
Алып барыр үзеңне бер чокырга,
Барырсың – бардырыр, төртәр, этәкләр.

Мона ни ул усал карчыкның име:
Ку артыннан ярыймы-юкмы дими!
Җитеп тә, бер сикертеп типсәң артын,
Дәни[3] бит ул – үзен тигәнгә тими!

 

***

Кил, өйрән, и туган, бер башка телне,

Бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер.

Катыштырма вәләкин телгә телне,

Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер.

 

[1] Шагыйрь, алтын приискалары хуҗасы, иганәче, мәктәп-мәдрәсәләр ачучы, нашир, Беренче Дәүләт Думасы депутаты (1905) Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев 1859 елның 23 ноябрендә Оренбург губернасындагы Эстәрлетамак өязенең (хәзерге Башкортстандагы Мәләвез районы) Җиргән авылында туган. 1921 елның 9 октябрендә Орск шәһәрендә вафат булды.

 

[2] Дөньяи дүнәнне  – дөнья дигән атны.

[3] 2Дәни – мәкерле.

 

«Безнең мирас». – 2024. – №11. – Б.3.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи