Журнал «Безнең мирас»

ДӨНЬЯДА СҮЗЕМ КАЛЫР...

ӘБРАР КӘРИМУЛЛИН

(29.05.1925-18.09.2000) 

 

Милли исем ул – халыкның рухи байлыгы. Тел белән шаяру ул – халыкның язмышы белән уйнау. Манкортлык, милләтнең юкка чыга башлавы милли исемнән ваз кичүдән башлана. Мондый кешеләрнең күпчелеге – милләтара никах резервлары.

 

***

Театр ул – халыкны массовый рәвештә, эмоцияләр аркылы турыдан-туры тәрбияләүче идеология коралы. Урыс шовинистлары, коммунистик идеология ялчылары булган татар манкортлары театр, сәхнә, эстрада һәм массакүләм информация чараларын әнә шуннан чыгып, татарны урыслаштыру өчен киң файдаланалар.

 

***

Милләтне урыслаштыруның нигезе халыкны үз милли гореф-гадәтләреннән аеруга да бәйләнгән. Татарлар арасында җилдән бала табу, фахишәлек кылу революциягә хәтле сирәк күренеш булган. Бу татар халкы этнографиясен өйрәнгән урыс этнографлары тарафыннан да искә алына.

 

***

Бездә эчүчелек тә сирәк күренеш булган. Хәзер бу яктан татарлар урысларны да узып киттеләр.

 

***

Татар милләтен торгызуны мин милли телдә укытудан, милли гореф-гадәтләребезне кайтарудан, милли тәрбиядән, дәүләт теле татар теле булудан башка, ислам диненнән башка күз алдына да китерә алмыйм. Милләтара никах мәсьәләсе дә әнә шуңа барып тоташа.

 

Текстны журналга Ләбиб Лерон әзерләде.

"Безнең мирас". – 2024. – №5. – Б.3

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру