Журнал «Безнең мирас»

Җырчы Эмиль Җәләлетдиновның тууына 90 ел

🏷 Admin

Күренекле җырчы (лирик-драматик баритон), Татарстан АССРның халык (1973) һәм РСФСРның атказанган (1982) артисты Эмиль Усман улы Җәләлетдинов 1933 елның 2 июлендә Үзбәкстан ССРның Сәмәрканд шәһәрендә туа. Анда музыка мәктәбен тәмамлагач, ул Ташкент консерваториясенә укырга керә. 

 

Студент елларында ук татар халык җырларын һәм Җ.Фәйзи, З.Хәбибуллин, Ә.Бакиров әсәрләрен башкара. 

 

1962 елда Эмиль Җәләлетдинов Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә җырчы-солист булып эшли башлый. Р.Яхинның романсларын, А.Монасыйповның «Тукай аһәңнәре» исемле циклын симфоник оркестрга кушылып җырлый. Аның репертуарында рус һәм итальян халык җырлары, чит ил һәм рус классик композиторларының романслары шулай ук әһәмиятле урын тота. 

 

Эмиль Җәләлетдинов 2023 елның 19 мартында Казанда вафат булды. 

 

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру