Үткәннән хат
Саҗидә!
Мин Сезне, Аксәет мәктәбенең беренче сыйныфында укып йөргән нәни биюче кызны, бик ачык хәтерлим…
14 августта, ахры, Куедага кайтып төштем. Әти каршы алды һәм шул ук поезд белән сезнең китеп баруыгызны хәбәр итте. Берничә көннән соң Тәтешледә булдым, урамда әтиегезне очраттым, сөйләшеп тордык. Менә шунда инде адресыгызны язып алдым.
Димәк, Уфа пединститутын тәмамлагансыз икән, эшли дә башлагансыз, уңышлар телим!
Мин әле студент булып йөрим. Быел I курста. Безнең уку йорты «Язучылар союзы каршындагы Әдәбият институты» дип атала. Укулар болай уңышлы бара. Ара-тирә әдәби әсәрләр язгалыйм. Институт безнең зур түгел. Барлыгы – 150 студент. Шунысы характерлы: алар 42 төрле милләт вәкилләреннән тора. Биредә үзбәк, поляк, грузин, татар, румын, кытай, болгар һ.б. милләт егетләрен дә очратасың. Укырга кергәнче, өч ел элек, Татарстан радиокомитетында (Казан) редактор булып эшләдем. Ул вакытта Рәмзи белән Марс та минем янда иде. Ә хәзер икесе дә армиядә хезмәт итә. Саҗидә, сез бу вакытлар эчендә, әлбәттә, нык үзгәргәнсездер, очрашканда, бәлки, бер-беребезне танымас та идек. Тормышыгызда нинди яңалыклар бар? Эшкә күнегеп буламы? Җәйге каникул көннәре ничек үтте? Һ.б. Барын да әйтеп хат язуыгызны үтенәм. Борчыганым өчен гафу итегез.
Сәлам белән, Әдип. 11/IХ–50.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала