Республикада Уку өчен 1 минут

Белем чишмәсенә юл

Беренче кыңгырау – Белем бәйрәме! Урамнарны иңләп, мәктәп балалары килә. Араларында беренче тапкыр беренче сыйныфка баручылары – яңа гына канат чыккан кош балалары сыман.

Беренче кыңгырау – Белем бәйрәме!
Беренче кыңгырау – Белем бәйрәме! 

Өсләрендә мәктәп формасы, кызларның чәченә ак күбәләкләрдәй ак бантиклар кунган. Малайлар муенындагы галстуклар аларны инде үскән, укучыга әйләнгән «егет» иткән. Кулларында – чәчәк бәйләме. Күзләрендә – сөенеч. Һич аерырлык түгел: бүген кайсы матуррак? Зәңгәр күктәге кояшмы, балалармы, әллә кулларындагы чәчәк бәйләмеме? Әллә бизәнеп, чибәрләнеп килгән укытучы апаларымы?

Аркаларындагы мәктәп сумкасы эчендә әлифба, пенал, дәфтәр, каләм. Бетергеч. Кирәге еш чыга: каләм тотып өйрәнмәгән куллар ялгыш сыза. Син, укучы бала, курыкмыйча яз. Бүгенге бер ялгышың – киләчәктәге 2-3 ялгыш өстеннән чыгу өчен күпер. Хата ясамаган укучыларны дөньядагы белем бирү тарихы хәтерләми әле.

Мәктәп... Тормыш юлларының башы – шушында. Балаларны киң, якты тәрәзәләр елмаеп каршы ала. Рәт-рәт тезелеп киткән өстәл, уңайлы урындыклар. Каршы як диварда такта. Әнә шул тактага нур өстәп, мөгаллим басып тора. Йомшак сүзле, бик белемле, искиткеч сөйкемле укытучылар, балаларга белем чишмәсенең суларын эчертеп, бәхет, могҗизалар иленә җитәкләп алып китәргә әзер…

Республикабызда быел 183 мең бала беренче сыйныфка укырга бара, шуларның 16 меңгә якыны - Казанда. Мин аларның барысына да уңышлар, мәктәптә чын дус булырдай иптәшләр табуларын, ә иң мөһиме – балаларны чын күңелдән яраткан, аңлый белгән, акыллы, белемле, сабыйда шәхесне күргән укытучыларга тап булуларын телим. Аңласагыз иде: уку – зур хезмәт ул, балаларыбызның киләчәге! Тормыш диңгезе, урман-басулар, очлары ак болытларга тигән таулар өстеннән дә югарырак күтәрергә сәләтле канатларны бары тик мәктәп кенә куя. Биредә шул эшнең осталары эшли. Монда безнең дәвамчыларыбыз, киләчәк көнгә булган өметебез, иң кадерле, иң сөйкемлеләребез - балаларыбыз белем диңгезенең суына кармак сала. Кемгә – икеле, кемгәдер – өчле, кайсыберләренә бишле билгесе эләгә. Әмма белегез: сәләтсез балалар юк. Бәлки, сәләтсез укытучылар бардыр. Әнә шундыйларның берсе беренче сентябрьдә, мәктәптәге беренче көнемдә, миңа зур итеп кыпкызыл икеле куйды. Авыш сызыклы дәфтәр битенә таякчыкларны туп-туры итеп сызганмын икән. Минем сабый күзләрем тормышны, аның юлларын, үскән агачларын, хәтта капка баганаларының туры утырганын күргән, аларның шулай булырга тиешлегенә ышанган иде. Йа Хода, Син ни өчен мине якламадың? Шул икеле йөрәгемдә иң беренче, иң тирән буразнасын калдырды. Шул көннән соң бала 10 ел буена кул күтәреп җавап бирмәде... Шуңа күрә балаларның юка пыяладан да нечкәрәк хисләрен, киләчәккә булган өметләрен ватудан сак булырга кирәк. Сабыйны кыерсытырга күп кирәкми: ямьсез күз карашы, дорфа сүз, сыйныф каршында оялту - болар барысы да баланың хәтерен калдыра. Сәләтсез бала юк ул. Кемдер математикага тартыла, кемнәрдер физиканы ярата, биология, география фәннәренә гашыйклар, тарихны яратучылар бар. Укытучы - балалардагы әнә шул сәләтләрне ачып, аларны үстерергә ярдәм итүче. Илебездәге тормышның яхшыруы, фәннең үсеше, прогрессның алга баруы иң беренче чиратта башлангыч сыйныф укытучысының хезмәтеннән башлана. Әмма Дәүләт Думасындагы депутатлар алай уйламый кебек. Уйласалар, бер депутатның айлык хезмәт хакы укытучыныкына караганда 10 тапкырга күбрәк булмас иде…

  • Тулы язманы «Мәдәни җомга» газетасының 34 нче саныннан (4 сентябрь, 2026 ел) укый аласыз. 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи