Габдулла Тукайның тууына – 140 ел
Габдулла Тукай иң әүвәл үз халкының тугры улы булса да, дөньякүләм хәлләрдән дә читтә тормый, башка ил халыклары турында да уйлый, алар кичергән афәтләргә борчыла. Тукай чит илләрдәге хәлләргә игътибар итә, сугышларга карата үз фикерен белдерә, башка дәүләтләрдә яшәгән гади халыкның хокук hәм мәнфәгатьләрен яклап чыга.
Шагыйрь иҗатында япон темасы, япон мотивлары шактый киң урын алып тора. Моңа, әлбәттә, 1904-1905 елда Россия белән Япония арасында булган сугыш көчле тәэсир итә. Сугышта Япония җиңә, әмма Портмундта имзаланган солых килешүе нигезендә бернинди түләү дә ала алмый. Җиңәр өчен Япония бик күп кешесен, корал, финансларын әрәм итә. Сугыш беткәндә ил икътисады бик тә авыр хәлдә була. Япон халкы алҗый, хәерчеләнә, илдә бунтлар күтәрелә. Бу дулкынланулар Япония хөкүмәтенең отставкасына китерә. Илдә эшчепролетариат хәрәкәте көчәя, социализм идеяләре тарала. Шул ук хәлләр Россиядә дә бара. Менә бу очракта инде ике ил халкында уртак омтылышлар, бертөрле теләкләр барлыкка килә. Россия hәм Япониянең гади халкына сугыш бары тик бәла-кайгы гына китерә, hәм уртак хәсрәт ике ил халкын үзара якынайта. Габдулла Тукай рус-япон сугышының бәла-казаларын йөрәгенә якын ала, аңа каршы чыга. Бу уңайдан укучыларның игътибарын «Мөхәрәбә вә Государственная Дума» дигән әсәренә юнәлтәсе килә. Ул 1906 елда (апрель-май) «Әлгасрелҗәдит» журналында Г.Тукаев исеме белән бастырылган. Мәкалә 1904-1905 елгы рус-япон сугышының сәбәпләрен hәм нәтиҗәләрен ачыклауга багышланган. Бу – 1905 елда Санкт-Петербургта Л.Памирцев авторлыгында (күрәсең, псевдонимдыр) чыккан «Война и Дума» дип аталган брошюраның тәрҗемәсе. Брошюраны патша дәүләте шунда ук конфискацияли. Аны социал-демократлар, большевиклар ил буенча яшерен тарата. Үз заманасында әлеге брошюра тыелган сәяси әдәбиятның иң көчле әсәрләреннән берсе санала. Тыелган булгач, тәрҗемә иткәндә Л.Памирцевның авторлыгы күрсәтелми. Моннан тыш, Г.Тукай тәрҗемәсе авторның оригиналь текстыннан бераз аерыла, әсәрне журналда чыгармаслар дип, ул патшага, хөкүмәткә, Думага кагылган кайбер бик шелтәле сүзләрне төшереп калдыра. Әсәргә кайбер төзәтүләр, өстәмәләр, үзгәртүләр дә кертә, текстны матурлый, фикерләрне үткенләтә. Гомумән алганда, Тукай тәрҗемәне бик тырышып, җентекләп эшли. Ул текстны татар стиленә китерә, мөселманнарга аңлаешлы итеп эшкәртә. Шунлыктан текст татар-мөселман кешесе язган дигән фикер тудыра. Шактый төгәл фаразлап була: Л.Памирцев китабын Г.Тукай социал-демократ эшчеләр партиясе соравы буенча тәрҗемә иткәндер. Азакта «Беренче кисәк тәмам» дигән искәрмә бар. Тукай брошюраның чама белән яртысын тәрҗемә итә. Күрәмсең, планда икенче кисәген дә тәрҗемә итеп бастыру була. Әмма икенче кисәкнең язмышы билгесез, ул чыкмаган. Брошюрада язылганча, 20 ай сугыш дәверендә Маньчжурия тимер юлы буенча көн саен 6,8,10 поезд китеп тора, бу поездлар «корбан булачак hәм киселәчәк куйлар белән тулы иделәр». Сугышта чама белән 400 мең кеше сафтан чыга. 15 көн буена дәвам иткән Мукден сугышында 200 мең кеше үлә hәм яралана. Тәрҗемә әче сарказм белән йомгаклана: «Һәлак булган солдатларга дәүләтнең карашы: «Әфәнделәр, каберләрегездә рәхәт ятыгыз, инде сездән сугыш өчен тотылган акчалар алынмас»... Рус-япон сугышы тәмамланып, солых игълан ителгәч: «Миллионнарча күкрәкләрдән кинәт берьюлы чыккан рәхәт сулыш туптуры күкләргә күтәрелде», диелгән. Бүген дә сугыш бара. Без барыбыз бергә дә hәм hәркем аерым да бу сугышның бетүен телибез hәм тилмереп көтәбез. Тынычлык урнашса, бүген дә миллион күкрәктән берьюлы рәхәт сулыш чыгачак…
Тулы язманы «Мәдәни җомга» газетасының 34 нче саныннан (4 сентябрь, 2026 ел) укый аласыз.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала